Ул 26 көн дигәндә төзелде.
Чуракай авылында Корсак елгасы аша салынган күпер нык искереп, транспорт хәрәкәте өчен хәвефлегә әйләнеп бара иде. Ул 1982 елда элекке Куйбышев исемендәге колхоз акчасына төзелгән.
— Хәвефсезлек кагыйдәләренә ярашлы, хәрәкәтне чикләп, күперне ремонтлау мәсьәләсе буенча Әлшәй район хакимиятенә мөрәҗәгать иттек, — ди Чуракай авылы да кергән Шафран авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Руслан Солтанов. — Анда яклау таптык, әлбәттә. Янә дә шунысы игътибарга лаек, урып-җыю эшләре барышын исәпкә алып, төзелешне тизләтү бурычы куелды.
Күпер төзелешен финанслауны район хакимияте үз өстенә ала, подрядчы бурычы исә Әлшәй юл ремонтлау-төзү идарәсенә йөкләтелә. Рафаэль Нуркаев җитәкчелегендәге бу оешма зур гына техник мөмкинлекләргә, махсус төзелеш объектларын күтәрүдә бай тәҗрибәгә ия. Шуңа да төзелеш эшләре кызу бара, ярдәмгә авыл халкы да күтәрелә, биредәге крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фаил Солтанов та ярдәм кулы суза, чөнки кызу урак чорында басулардан ашлык ташуны урау юлдан оештырырга туры килә. Нәтиҗәдә күпер 26 көн дигәндә төзелеп бетә. Аның озынлыгы — 22, ә киңлеге 6 метр тәшкил итә, корылма 20 тонналы транспортны күтәрә алырлык.
Ә бит эш күләме шактый зур килеп чыга, атап әйткәндә, иске күперне сүткәнче, елга аша вакытлыча кичү урыны салына. Яңа күпер төзелешендә исә чыдамлы заманча материаллар кулланыла, объект конструкциясе махсус торбалар ярдәмендә ныгытыла. Шуңа да яңа объектның бөтен техник таләпләргә җавап биреп, сынауларны уңышлы үтүе гаҗәп түгел.
Тормыш-көнкүрештә зур мәшәкатьләр тудырмыйча, күпернең кыска гына вакытта салынып бетүе Чуракай авылы халкында зур канәгатьләнү тудырды. Шуңа да авыл тормышындагы истәлекле вакыйганы зурлап билгеләргә булдылар. Чуракайлыларның шатлыгын уртаклашырга Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, аның төзелеш буенча урынбасары Наил Хәйретдинов, юл ремонлау-төзү идарәсе җитәкчесе Рафаэль Нуркаев килде. Авыл халкы исеменнән район җитәкчелегенә Фаил Солтанов рәхмәт белдерде, яңа күперне саклап тотачакларына ышандырды. Әйтергә кирәк, истәлекле вакыйга уңаеннан халык җыены да узды. Анда көнүзәк мәсьәләләрдән авылда яңа эш урыннары булдыру, шәхси ихаталарда мал-туар асрау, тормышны ямьсезләгән эчкечелек күренешләре тикшерелде. Бу җәһәттән авылдашлар турыдан-туры район җитәкчелегенә сораулар биреп, анык җаваплар алды.
Ә инде яңа күперне рәсми рәвештә ачу хокукы авылның абруйлы кешесе, хезмәт ветераны Роза Арслановага бирелде. Беренче булып күпердән авылның киләчәге – мәктәп укучылары үтте.
Яңа күпердә төзекләндерү эшләре дәвам итә, аның янында асфальт юл түшәләчәк.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Әлшәй районы.