Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров авыл хуҗалыгы культураларының перспектив сортларын селекцияләү мәсьәләләре буенча «Авыл сәгате» форматындагы чираттагы тематик киңәшмә үткәрде. Фикер алышуда аграр хуҗалык җитәкчеләре, галимнәр, Русиянең алдынгы селекция үзәкләре вәкилләре катнашты.
Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, Русиядә кулланыла торган орлыкларның ил селекциясе өлеше 63 процент чамасы тәшкил итә. Башкортстанда бу күрсәткеч яхшырак.
– Русиянең азык-төлек куркынычсызлыгы доктринасы илебез орлыкларының кимендә 75 процентка җитүен максат итеп куя, - дип ачыклык кертте вице-премьер. – Республика аграрийларының орлыкларга ихтыяҗы 450 мең тоннага якын бөртекле һәм кузаклы культуралар тәшкил итә.
Башкортстанда 60тан артык махсуслаштырылган орлыкчылык хуҗалыгы бөртекле һәм техник культураларның перспективалы һәм климат шартларына чыдам сортларын камилләштерү буенча эшли.
Аграрийларга һәм селекционерларга «Фән» гомумдәүләт проекты кысаларында илдә төзелә торган яңа орлыкчылык үзәкләре зур ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта Русия Фән һәм югары белем бирү министрлыгының Авыл хуҗалыгы фәннәре өлкәсендә оешмалар эшчәнлеген координацияләү департаменты директоры Вугар Багиров сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 35 яңа үзәкнең берсе, ким дигәндә, Башкортстанда барлыкка килергә тиеш.
- Башкортстан аграр комплексының хезмәт ресурслары һәм климат шартлары белән потенциалы тиешенчә ачылмаган, - диде Радий Хәбиров. - Нәкъ менә шуңа күрә без башка төбәкләрнең тәҗрибәсен бөртекләп җыябыз, үзебездә иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнәбез һәм гамәлгә кертәбез. Без бергәләп уртак эш башкарабыз.
Фото: "Глава РБ"