Благовар элеваторында бөртеклеләр тирәнтен эшкәртү үткәч кенә саклагычларга куела.
Благовар районында бөртекле культуралар уңышын җыеп алу тәмамлану алдында. Ашлыкны күпләп җитештерүче предприятиеләрдән “Башкирагроинвест”, “Селекция-гибрид үзәге” җәмгыятьләре һәм “Благовар” токымлы-кошчылык заводы игенчеләре эшне төгәлләде. Әйтергә кирәк, әлеге өч предприятиенең һәркайсының ашлыкны үзендә туплау һәм эшкәртү мөмкинлеге бар. Кошчылык заводының ашлык кабул итү пункты Благовар элеваторында урнашкан.
Районда ашлыкны күпләп җитештерүче куәтле предприятие карамагына күчү белән элеваторда зур гына техник үзгәрешләр булып үтте. Атап әйткәндә, автомашиналардан ашлык бушату корылмалары, транспортерлар яңартылды. Аеруча зур игътибар ашлык киптергечләргә бирелеп, аларның җитештерү куәтләре арттырылды. Бер үк вакытта, ашлык саклагычлар тәртипкә китерелде. Нәтиҗәдә, кошчылык заводы элеваторы, төбәктә иң куәтле ашлык кабул итү пунктларының берсенә әверелеп, республиканың ашлык базарында танылу алды.
Хәзерге вакытта биредә кабул ителгән ашлыкны киптерү, эшкәртү һәм озайлы саклау буенча хезмәтләр күрсәтелә. Әйтергә кирәк, урак чорына элеватор коллективы яхшы әзерләнгән, монысы инде барча җиһазлар һәм корылмаларның тоткарлыксыз эшләвендә дә чагылыш таба.
Бөртеклеләрнең быелгы уңышын элеватор июль азагында ук кабул иткән. Беренче олаулар, әлбәттә, кошчылык заводы басуларыннан китерелә. Конвейер шулай итеп көйләнгән – ашлык ындыр табакларына кертелмичә турыга элеваторга озатыла. Быелгы уракта ашлык ташуга зур йөк сыешлы унлап “КамАЗ” җәлеп ителеп, алар үзләренә йөкләтелгән бурычны тоткарлыксыз үтәүгә ирешкән. Ашлык ташучы шоферлар арасында Рамил Шәрәфетдинов аеруча зур күрсәткечләр белән билгеле: 20 тонналы “КамАЗ”ында ул урак чорында элеваторга 2 мең тоннага якын ашлык китергән.
Быелгы урып-җыю эшләре барышында элеваторда барлыгы 15 мең тонна ашлык кабул ителгән. Аның күпчелеге, әлбәттә, “Благовар” токымлы кошчылык заводыныкы. Моннан тыш, элеваторга ашлыкны Благовар һәм Бүздәк районнарыннан унга якын авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тапшыра. Партнерлар үзара файдалы хезмәттәшлектән канәгать, ни өчен дигәндә, Благовар элеваторында күрсәтелгән хезмәтләр өчен хаклар арзанрак, шул ук вакытта югары сыйфат та тәэмин ителә. Ашлык тапшыручылар өчен тудырылган шартлардан чималны тимер юл белән башка төбәкләргә чыгару мөмкинлеге дә зур әһәмияткә ия. Моннан тыш, ашлыкны тирәнтен эшкәртеп, аның сыйфат күрсәткечләрен күтәрү дә кызыксындыра партнерларны.
Хәзерге чорда элеваторда кызу вакыт, дип әйтергә була, чөнки явым-төшем җыелган ашлыкның дымлылыгына да тискәре йогынты ясады. Шул сәбәпле ашлык җитештерүчеләр продукциясен бирегә урнаштыруны кулай күрә. Ә элеваторда ашлык кадерен беләләр. Ашлык киптерү корылмалары тоткарлыксыз эшли, эшкәртү үткән чимал саклагычларга куела. Әйткәндәй, биредә ашлык кабул итү конвейеры төгәл эшли. Регина Базикәева эшләгән җитештерү-технология лабораториясендә ашлык сыйфат һәм башка күрсәткечләр буенча тикшерү үтә, аннары инде эшкәртүгә җибәрелә.
Элеваторда эшкәртү цехы әйдәүчеләрдән санала. Аппаратчы Раушан Исхаков — биредә иң тәҗрибәле белгечләрнең берсе, аның хезмәт стажы 18 ел. Шуңа да йөкләтелгән бурычларга җаваплы караучы белгечнең тырышлыгы нәтиҗәсендә саклагычларга сыйфатлы чимал гына урнаштырыла.
Элеватор коллективы утыздан артык хезмәткәрдән тора, әмма урып-җыю чорында эшчеләр саны арттырыла. Хәзерге чорда барлык тырышлык бөртеклеләр уңышын тулысынча кабул итеп, ашлыкны амбарларга урнаштыруга юнәлтелгән.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.