Идел буе федераль округында без беренче. Ясалма урман тергезү буенча Башкортстан Идел буе федераль округында беренче урында тора. Бу хакта 28 сентябрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров уздырган атналык оператив киңәшмәдә республика урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов хәбәр итте. Урман хуҗалыкларында эшләүчеләр урман тергезү эшләрен башкардылар. Сезон ахырына бу күрсәткеч 14,2 мең гектарга җитәчәк. Урманнарны кисү һәм яңадан җитештерү балансы 101,5 процент тәшкил итәчәк, бу узган елгы һәм планлы күрсәткечләрдән югарырак. Шулай итеп, республикада урманнарны кисүгә караганда күбрәк утырталар. Урман янгыннарыннан зыян 6,5 миллион сум тәшкил иткән, бу 2019 елга караганда 2,2 тапкыр кимрәк. Урман тергезү һәм махсус техника сатып алу өчен федераль бюджеттан 211,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчалар орлыклар запасын формалаштырырга, урман тергезү чараларын финансларга, 23 берәмлек янгын сүндерү һәм махсуслаштырылган техника, җиһазлар сатып алырга мөмкинлек биргән. Фото:vestiufa.ru