+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
29 сентябрь 2020, 06:25

Аграр калейдоскоп

Дөнья буйланп.

АКШ безнең базарны өйрәнә АКШның Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре отчетында бәян ителүенчә, әгәр Русия бу илнең агросәнәгать продукциясе экспортын арттырса, океан арты фермерларының табышы тагын да күбрәк булыр иде. Соңгы елларда АКШның аграр экспертлары Русиядә азык сәнәгате һәм ваклап сату базарларында сәүдәнең җанлануына игътибар иткән. Америкалыларны, шулай ук, 2019 елда Русиядә ваклап сату тармагында сәүдә әйләнешенең 33,5 триллион сумга җитүе дә уйланырга мәҗбүр иткән. “Росстат” мәгълүматларына караганда, әлеге күрсәткеч 2018 елдагы дәрәҗәдән 1,6 процентка күбрәк, ә тәгаен азык-төлек сәүдәсендә шул сумманың 16,1 триллион сумын тәшкил итә. Ведомство отчетында АКШ белгечләре Русия сәүдә нокталарында тәкъдим ителгән туклану продуктларының 80 проценты илебездә җитештерелүенә дә басым ясый. Шул ук вакытта, 2014 елга кадәр сәүдәдә үзебез җитештергән аграр продукция өлеше 60 проценттан артмый иде. Күренүенчә, Русиянең эчке сәүдә базарында үзебезнең җитештерүчеләр продукциясе өстенлек алуы АКШ белгечләрен битараф калдырмый. Океан артындагы дуслар санкцияләрне йомшартуны теләми микән? Апельсиннан — биогаз Испаниянең Сельвия шәһәрендә куллануга яраксыз 30 тонна апельсинны биогаз алу максатында эшкәртергә карар иткәннәр. Шәһәр властьларының мондый адымы электр энергиясе алуга тотынылган чыгымнарны киметүгә һәм бозылган җимешләрне дә файдалы максатта кулланырга теләве белән аңлатыла. Испаниядә апельсин зур мәйданнар били һәм яхшы уңыш бирә. Әмма арада сорау аз булган әче сортлары да аз түгел. Быел яз шәһәр янәшәсендәге чистарту корылмасында урнаштырылган станцияне электр энергиясе белән тәэмин итүдә ...апельсин файдалы чимал булуын күрсәткән. Әйткәндәй, биогаз алуга куллана башлаганчы, апельсинның әче сортлары нигездә чүплекләргә ташланган булган. Һәр тонна апельсиннан 500 литр чамасы сок һәм шулкадәр үк килограмм авырлыкта апельсин кабыгы алына. Әлеге проект авторлары 5 тонна җимештән 1500 квт/сәгать энергия алырга ниятли. Сок һәм кабыкны аеру җай-ланмасы чистарту корылмасына урнаштырылган. Арытаба сыек масса газ җитештерү корылмасына озатыла. Органик калдыклар авыл хуҗалыгы культураларына яхшы ашлама булып тора. Шоколадны сыерлар да ярата Көньяк Голландиянең Бодегравендагы гаилә фермерлары савым сыерларын... шоколад белән сыйлый башлаган. Сөтлебикәләр мондый игътибарга җавапсыз калмаган. Фермер хуҗалыгында 130 савым сыеры асрала. Аларның хуҗалары ирле-хатынлы Оостдамнар малларга иң яхшы яшәү шартлары тудырырга тырышкан. Кояш нуры төшкән иркен һәм җылы биналарда асрала терлекләр. Савым сыерлары иртә яздан көтүлекләргә таратыла. — Безнең сыерлар Нидерландтагы терлекләрдән уртача бер елга күбрәк яши, — дип горурлана фермерлар. — Без сыерларның гомере озын булсын һәм авырмасын өчен бөтен шартларны тудырырга тырышабыз. Терлекләрне сөт бирүдән азат итеп, “лаеклы ялга” җибәргәнче, алар 43 мең килограмм сөт биргән була. Гомумән, сөтлебикәләребез үз гомерендә уртача 32 мең килограмм чимал бирә. Бу бик яхшы күрсәткеч. Сөтлебикәләрнең озын гомерле, сәламәт булуы һәм күп чимал бирүе аларның рационындагы шоколад порошогына бәйле, ди белгечләр. Татлы ризык терлекләргә энергия биреп кенә калмый, сөтен арттыруга да булышлык итә. Әлеге фермерлар продукция җитештерүне арттыруда махсус оешма белгечләре белән берлектә зур эш башкара. Мәсәлән, аларның тәкъдиме белән, терлек рационында 20 ел кулланылган кукуруздан баш тарттылар. Үлән силосы хәзер шикәр чөгендере калдыклары белән бергә эшкәртелеп бирелә. Кешеләр... чәчәк ашый башлаган Дөньяда ашарга яраклы чәчәкләргә сорау үсә башлаган. Көнбатыш Европа илләрендә ул җитди бизнес төренә әверелеп бара. Җитештерүдәге яңа юнәлеш белгечләре фикеренчә, табигатьтә кешегә туклану өчен яраклы һәм дәвалану үзенчәлекләренә ия булган 40тан артык чәчәк төре бар. Моңа кадәр матурлык үрнәге һәм табигать бизәге булган чәчәкләрнең күбесе хәзер сәламәт туклану белән бәйле категориядәге продуктлар исемлегенә кертелгән. Мондый үзенчәлекле бизнес бигрәк тә Франциядә, Украинада һәм Скандинавия илләрендә елдан-ел колач җәя. Франциядә, мәсәлән, исәпләүләр буенча, атна саен 150 мең данәгә якын азык чәчәкләре сатыла. Швециядә һәм Даниядә супермаркетларда төрле чәчәк яфракларыннан әзерләнгән ризыклар зур уңыш казана. Әйтергә кирәк, туклануга тәкъдим ителгән чәчәкләр флористлар сәүдәсендәге бәядән 2,5 тапкыр кыйммәтрәк. Украинада исә туклану өчен генә чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнүче зур предприятие бар. Киев өлкәсендәге “Морква Ферма” гаилә предприятиесе дистәләрчә исем-төрдәге хуш исле табигать бүләген үстереп сәүдә итә. 50 грамм авырлыктагы чәчәк хакы 30-50 гривна тора. Үсемлекләрнең зарарлы химикатлар кулланмыйча үстерелүе ныклы контрольгә алынган. Яңа тренд үрнәгенә илнең Львов һәм Одесса өлкәләре эшкуарлары да актив иярә башлаган. Әлбәттә, Көнбатыш илләрендәге рестораннарда “чәчәкле ризык”лар моңа кадәр дә бар иде. Сыра — энергия чыганагы Коронавирус пандемиясе Австралиядә сыра җитештерүне киметүгә генә түгел, ә аны башка максатларда файдалана башлауга китерде. Пандемия аркасындагы чикләүләр илдә сыра яратучыларга зур кыенлык тудыра. Кибетләрнең күп вакыт ябылып торуы һәм сатып алучыларның кимүе сыра җитештерүчеләргә зур югалту китерде. Соңгы айларда, мәсәлән, куллану вакыты чыккан эчемлекләрдән ничек арыну юлларын эзли башладылар. Әмма беркем дә аны әрәм-шәрәм итәргә, түгәргә теләми. Күптән түгел сыра җитештерүчеләр бердәм карарга килде: куллану вакыты чыккан бу эчемлекләр биогаз алу өчен эшкәртеләчәк. Сыраның бер өлеше шушы максатлар өчен озатылган да инде. Чималдан сыйфатлы биогаз алганнар. Биогаз зур гына шәһәрдәге чистарту корылмасын электр энергиясе белән тәэмин итүдә файдаланыла. Экспертлар сыраның завод реакторлары өчен идеаль энергия чыганагы булуын билгели. 40 мең баллон күбекле алкоголь, мәсәлән, бер айда электр энергиясе җитештерүне 654 МВт/сәгатькә җиткерергә ярдәм иткән. Бу — 1,2 мең йортны энергия белән тәэмин итәрлек куәт дигән сүз. Олег Төхвәтуллин әзерләде.
Читайте нас