Раевка шикәр заводында чимал эшкәртү чоры уңышлы башланды.
Үткән хуҗалык елы республиканың шикәр җитештерү предприятие-ләре өчен җиңелдән булмады. Тоташ ил буенча шикәргә хакларның кискен төшүе эшкәртүче тармакны авыр хәлгә куйды. Моңарчы сорау һәрчак зур булган татлы продукция саклагычларга бикләнде. Вакыт үтте, әмма хаклар тотрыклылану түгел, түбән тәгәрәвен дәвам итте. Ахыр чиктә, җитештерелгән шикәрне сатып алучылар табу да зур проблемага әверелде.
Соңгы елларда “Раевка шикәре” җәмгыяте атамасын алган Раевка шикәр заводы коллективы да дучар булды бу бәлагә. Предприятиенең финанслар буенча директоры Айгөл Белинская әлеге чор тудырган авырлыклар турында менә ничек искә ала:
— Сатып алу хакларының ике тапкыр төшүен күз алдына китерү дә җиңел түгел, — ди ул. — Элек килограммы 36 сум булган шикәргә 18 сум гына бирә башладылар. Заводта күпме эшләп, мондый хәлне күргән юк иде. Нәтиҗәдә, хуҗалык елы зыянга тәмамланды – эшкәртүче тармак предприятиесе тарихында бу беренче тапкыр.
Әйтергә кирәк, заводның икътисади яктан аяныч хәле район үзәге Раевка авылы халкын да борчуга салды, чөнки монда яшәүчеләрнең күпчелеге электән биредә эшли. Әмма мәсьәлә уңай хәл ителде – заводка идарә икенче милекчегә күчте. Предприятиенең финанс активларын “Стар Нафта” җәмгыяте сатып алды. Заводтагы тотрыклылык үзенең нәтиҗәсен бирде: финанслар белән кыенлыкларга карамастан, яңа хуҗалар предприятиене яңа эшкәртү чорына әзерли алды.
Тоташ алганда, заводта 50 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылган, бу әйдәүче цехларда искергән корылмаларны алыштыру, технология чылбырында кирәкле үзгәрешләр ясау мөмкинлеген биргән. Бер сүз белән әйткәндә, чөгендер эшкәртүнең быелгы чорын завод коллективы ныклы әзерлектә каршы алды һәм 16 сентябрьдә шикәр җитештерүне башлап та җибәрде. Биредә тәүлегенә 4500 тонна чимал эшкәртелә. Әлеге куәтләргә 2017 елда ук ирешеп, Раевка шикәр заводы республикада төрдәшләре арасында иң югары җитештерүчәнле предприятие булып танылган иде.
Заводта кадрларны саклап калуга да ирештеләр. Хәзерге вакытта биредә 650 кеше хезмәт сала, алар арасында күпчелекне бай тәҗрибәле белгечләр һәм инженер-техник хезмәткәрләр алып тора. Моңа эш хакларын элекке дәрә-җәдә саклау да булышлык итте. Мәсәлән, агымдагы елның сигез аенда пред-приятиедә уртача айлык хезмәт хакы 32 мең сум тәшкил итте.
Татлы продукциягә хаклар төшү тоташ республикада шикәр чөгендере плантацияләре мәйданнары кимүгә китерде. Шул исәптән, Әлшәй районы чәчүлекләре структурасында да чагылыш тапты. Элек чөгендергә зур гына мәйдан биргән хуҗалыклар аны быел азрак чәчте. Раевка шикәр заводы карамагындагы хуҗалыклар үткән елда чөгендерне 21 мең гектарда үстерсә, быел плантацияләр 14,5 мең гектарга калды. Монысы аңлашыла, чөнки авыл хуҗалыгы пред-приятиеләре хәзерге чордагы табышлы культураларга өстенлек бирде.
Әмма быелгы табигать шартлары шикәр чөгендерен эшкәртүче предприятие файдасына булып чыкты. “Татлы тамыр” нык уңды, якынча исәпләүләр буенча, плантацияләрнең һәр гектары уртача 350 центнер бирә. Әлшәй районының аерым хуҗалыкларында, мәсәлән, “Заря” җәмгыятендә, бу күрсәткеч тагын да югарырак. Моңа өстәп, чималның шикәрлелек дәрәҗәсе дә зур — 17,2 процент тәшкил итә.
Шикәр чөгендере чималын хәзерләү заводта 10 сентябрьдә башланган. Өч тәүлеклек запас туплану белән завод цехлары эшкә кушылды, хәзер технология чылбыры тоткарлыксыз хәрәкәттә. Чимал кабул итү пункты исә тәүлек әйләнәсенә эшли. Һава шартлары тотрыклыланып, чөгендер казып алу җайга салыну белән, чимал тапшыру да артты. Хәзерге чорда тәүлегенә чимал төягән йөздән артык автомашина кабул ителә. Аларны бушатуга 10 берәмлек техника җәлеп ителгән. Чөгендер кагатларга урнаштырыла, шул ук вакытта, завод конвейерына да җибәрелә. Белгечләр исәпләвенчә, быел эшкәртүгә 500 мең тонна чимал туплау күздә тотыла. Заводка чөгендерне республиканың 12 районы хуҗалыклары, Ырынбур өлкәсе, Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре тапшыра. Шунысы игътибарга лаек: партнерлар эшчәнлегендә элекке елларда кулланылган алым быел да саклана — китерелгән продукциянең 60 процентын чимал тапшыручы алса, 40 проценты эшкәртүчегә кала.
Үткәннәрдән сабак алып, “Раевка шикәре” җәмгыяте Русиянең һәм БДБ илләренең шикәр базарында ышанычлы бәйләнешләр булдыру хәстәрен күрә. Әлшәй шикәре Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Казахстанга чыгарыла, ә инде гранулланган чөгендер түбе Эстониягә җибәрелә.
Айгөл Мөхәммәтдинова,
Әлшәй районы.