+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
5 октябрь 2020, 13:45

Тиздән урып-җыю кампаниясе тәмамланачак

Уңыш былтыргыдан күпкә югары булды.

Уңыш былтыргыдан күпкә югары булды.
5 октябрьгә Башкортстанда 1,744 миллион гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынды, бу планның 98 процентын тәшкил итә. Бу хакта төбәк Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сөйләде.
Игенчеләр 3,9 миллион тоннадан артык ашлык суктырган. Уртача уңыш узган елның шул ук күрсәткечләреннән 10 процентка артык һәм бер гектардан 22,4 центнер тәшкил итә. Башка авыл хуҗалыгы культураларына килгәндә, майлы культуралар 50 процент мәйданда җыелган, ә шикәр чөгендере 56 процент тәшкил итә. Монда уңыш шулай ук узган елгы күрсәткечләрдән арта.
Авыл хуҗалыгы министры хәбәр иткәнчә, республикада көзге чәчү тулысынча төгәлләнгән. Язгы чәчүгә орлык 91 процентка әзерләнгән. Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, көзге кампания якындагы берничә көндә тәмамланачак.
- Мин югары уңышка ирешкән аграрийларыбыз өчен шат, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. - Уйларга кирәк, мондый уңыш нормаль тәҗрибә булсын һәм бу дәрәҗәдә тотрыклы эшләсен өчен әлеге планканы ничек саклап калырга. Төбәк җитәкчесе республикада алма җитештерүне үстерүче эшкуарларга ярдәм итү мәсьәләләренә аерым тукталды.
- Күпсанлы балалар учреждениеләре менюында алма каралган булса, бу үзебезнең продукт, тәмле, сыйфатлы һәм файдалы булырга тиеш, - диде Радий Хәбиров.
Фото:glavarb.ru
Читайте нас