Фермер туган төбәге өчен чын мәгънәсендә җан ата.
Роберт Гыйлемшинның крестьян-фермер хуҗалыгы үз басуларыннан бөртекле культуралар уңышын Дүртөйле районында беренчеләрдән булып җыеп алды. Бер гектардан уртача уңыш 28-30 центнер тәшкил итә. Нәтиҗәдән фермер канәгать.
Үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын Роберт Риф улы ике ел элек булдырган. Аңа кадәр күмәк хуҗалыкта водитель булып эшләгән, аннары күпмедер вакыт гаилә күчмә сәүдә белән шөгыльләнгән. Ә инде үзенең эшен ачарга ниятләгәч, Гыйлемшин сыер абзарлары, ашлык склады сатып алган, арендага 130 гектар җир рәсмиләштергән. Җиң сызганып тотынгач, барысы да уйлаганча килеп чыккан, бүген ул аягында ныклы басып торучы фермерлар сафында. Хәзер ул тагын 100 гектар җир алырга ниятли. Кыскасы, акрынлап аның хуҗалыгы үсә бара.
Бөртекле культуралардан фермер арпа, бодай, карабодай үстерә. Без бирегә килгән көнне уҗым бодаен чәчү бара иде. Аңа 50 гектар мәйдан бүленгән.
Басуларда эшләү өчен кызу чәчү һәм урак чорында Роберт Риф улы вакытлы эшчеләр: комбайнчылар, тракторчылар, водительләр ала, чөнки сезон көтеп тормый: һәр эшне үз вакытында башкарып чыгу кирәк, ә фермер барысына да берүзе өлгерә алмый.
Агробизнес белән шө-гыльләнү, бәлки, кемгәдер гади эш кебек тоеладыр. Әмма авыл хуҗалыгын яхшы белүчеләр крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, эшләрне җайга салуның никадәр көч, ныкышмалылык таләп итүен яхшы аңлый. Чыгымнар күп, техника кыйммәт. Барысы да фермерның үз эшенә мөкиббән булуыннан тора дияргә мөмкин.
Фермер үз хуҗалыгы турында сөйләгәндә аны алып баруның җиңелдән булмавын яшерми. Иртәнге алтыдан ул инде аяк өс-тендә, һәркайда өлгерергә кирәк. Тик ул үзенең шө-гыле хакында яратып бәян итә. Төрле авырлыклар алдында каушап кала торган кеше түгеллеге күренеп тора.
Хатыны Ирина Фәрит кызы ире турында мактау сүзләре генә әйтә, бөтен эшләремдә булыша, гаилә-без өчен өзелеп тора, ди.
Гыйлемшиннар гаилә-сендә өч бала тәрбиялән-гән. Өлкән кызлары гаилә-ле, кечкенә сабыен үстерә, уртанчы уллары — Уфа дәүләт авиация техник университеты студенты, кече уллары — җиденче сыйныфта укый һәм хәзер ул — әтисенең төп ярдәмчесе, хәтта трактор йөртергә дә өйрәнгән. Студент уллары да укудан буш вакытта һәрвакыт әтисенә ярдәмгә ашыга.
Әйткәндәй, Роберт Риф улы үзе дә кечкенәдән әтисенә һәрчак булышкан, үсә төшкәч, комбайн штурвалы артына утырган. Кү-рәсең, эш сөючәнлек, тырышлык Гыйлемшиннар-ның каныннан килә.
Урманасты авылы фермерының эш-мәшәкатьләре күп булса да, ул авылдашларына һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләргә дә файда китерергә тырыша. Яше-карты аңа еш кына кирәкле азык-төлек кайтару гозере белән дә мөрәҗәгать итә. Роберт Риф улы бер-кемнең дә үтенечен кире какмый, әлбәттә. Ул — туган авылының киләчәге өчен ихлас борчылучы, авыл йортларында тормыш сүн-мәсен дип янып йөрүче шәхес. Ә без, Роберт Гыйлемшин кебек кешеләр булганда, авыл яшәячәк, дип ышанабыз.
Виолетта Хөснуллина.
Дүртөйле районы.