Башкортстан анда бик күп юнәлешләр буенча лидер буларак катнаша.
Бүген «Алтын көз» Русия агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Быел чара онлайн-форматта уза. Анда, гадәттәгечә, Башкортстан Республикасының 3D-павильоны булачак. Республика павильоны концепциясе төбәк агрокомплексы казанышларын чагылдыра һәм тармак принцибы буенча төзелгән.
Аерым стенд республика АПКсын санлаштыру ысулы белән бүленгән. Стенд бу блокта төп 6 юнәлешне үз эченә ала һәм гамәлгә ашырылган проектларның иң ачык мисалларын күрсәтә. «Болар - санлы үсемлекчелек, терлекчелек, ветеринария, авыл хуҗалыгы техникасы эшенә санлы мониторинг, Башкортстан АПКсының мәгълүмат-аналитика системасы һәм фермер продуктларын китерү буенча интернет-платформалар. Сүз уңаеннан, павильонның төп экранында күрсәтелә торган республика АПКсы турында яңа фильм, нигездә, тармакны санлаштыруга багышлана», - дип аңлатты Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алмаз Галимов.
Моннан тыш, теләге булган һәркем «АПК лидерлары» кадрлар проекты, Башкортстан умартачылыгы, төбәк брендлары, авыл хуҗалыгына инвестицияләр, КУЭ, тармакны техник җиһазлау, экспорт мөмкинлекләре белән җентекләп таныша алачак.
Башкортстан күргәзмәнең эшлекле программасында актив катнашачак. Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов төбәк брендларын үстерү һәм аларга ярдәм итү, умартачылыкны үстерү буенча дискуссияле панельләрдә катнашырга планлаштыра.
Елның 8 ае йомгаклары буенча, республикада авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү индексы 106,1 процент тәшкил итте (шул исәптән үсемлекчелек - 114,9 процент, терлекчелек - 102 процент). Әлеге күрсәткеч буенча без уртача Русия темпларын 1,9 процент-пунктка узып китәбез. Башкортстан - сыер ите җитештерү буенча лидер, илдә 1нче урында (191 мең тонна), сөт буенча - 2нче урында (1,6 миллион тонна), бал буенча - 2нче урында (5,5 мең тонна), кымыз буенча- 2нче урында (3,7 мең тонна), атларның баш саны буенча - 2нче урында (119,5 мең баш), эре мөгезле терлекләр саны буенча 2нче урында (978 мең баш). Шулай ук республика бәрәңге җитештерү буенча 4 нче урында тора (852 мең тонна) һәм ябык грунтта яшелчәләр җитештерү буенча 6нчы урынны (68,5 мең тонна) били.