+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
20 октябрь 2020, 08:25

Шикәргә кытлык булмас

"Башкирагроинвест” җәмгыятенең Благовар бүлегендә быел татлы тамыр 3285 гектарда үстерелгән.

"Башкирагроинвест” җәмгыятенең Благовар бүлегендә быел татлы тамыр 3285 гектарда үстерелгән. Республиканың 4 районында шикәр чөгендере уңышын җыеп алу тәмамланды. Алар арасында Благовар районы да бар. Биредә “татлы тамыр” игү белән “Башкирагроинвест” җәмгыяте генә шөгыльләнә. Аның Благовар бүлегендә шикәр чөгендере быел 3285 гектарда үстерелгән. Предприятиенең әйдәүче агрономы Александр Александров белдерүенчә, плантацияләрдә уңыш җыюга сентябрь башында керешкәннәр. “Татлы тамыр” казып алуга 4 комбайн җәлеп ителгән. Һава шартлары уңайлы булу хезмәт җитештерүчәнлегендә дә чагылыш таба – аерым көннәрдә предприятие буенча уңыш 100 гектарга якын мәйданда җыеп алына. Эшне ике сменада оештыру да нәтиҗәсен бирә. Техниканың тоткарлыксыз эшләве инженер хезмәте тарафыннан күрелгән чараларга да бәйле. Атап әйткәндә, техник хезмәтләндерү звеносы эш барышында басуда дежур тора, ремонт таләп ителсә, ярдәмгә ашыга. “Татлы тамыр” урагының көйле үтүенә бай тәҗрибәле механи-заторларның тырышлыгы да зур йогынты ясаган. Аталы-уллы Айдар һәм Рөстәм Исхаковлар, Денис Будко, Рамил Ганиев, Дмитрий Яловой чөгендер уңышын җыюда даими катнашып килә һәм бу өлкәдә сыналган механизаторлар санала. Дмитрий Шевченко турында исә сүз аерым. Ул чөгендер чәчүдә, үсентеләрне тәрбияләүдә дә актив катнаша. Шуңа да быел уңышның мул булуында аның да хезмәт өлеше зур. Моңа өстәп, тәҗрибәле комбайнчы эш барышында югалтуларны булдырмау өчен дә барлык көчен сала. Уңыш җыеп алынгач, хезмәт нәтиҗәләрен барларга да форсат бар. Әйтергә кирәк, алар көтелгәннән дә куанычлы. Якынча исәпләүләрдән күренүенчә, гектардан уңыш 350 центнер тәшкил итә. Белгечләр әйтүенчә, бу үткән елгы чордан байтакка күбрәк. Уңыш муллыгына заманча технологияләрнең төгәл үтәлүе, минераль ашламаларның күпләп кертелүе дә уңай тәэсир иткән. Әйткәндәй, алар җитештерелгән чөгендернең сыйфат күрсәткечләрендә дә чагылыш таба. Быел, мәсәлән, “татлы тамыр”ның шикәрлелек дәрәҗәсе югары, ул уртача 17-18 процент тәшкил итә. “Башкирагроинвест” җәмгыяте хезмәткәрләре алдына хәзерге чорда куелган төп бурыч булып тупланган чималны Чишмә шикәр заводына озату тора. Благовар бүлегендә бу эш җитез темплар белән бара. Чөгендер ташуга утыздан артык автомашина җәлеп ителгән. Куәтле автоколонна, нигездә, күп йөк алучы техникадан тора. Тәүлегенә басулардан 1200 тонна чимал чыгарыла. Айсылу Хәсәнова. Благовар районы.
Читайте нас