Бакалы районының “Якты чишмә” кооперативында көзге эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкардылар. Бу авыл хуҗалыгы кооперативы соңгы елларда күр-сәткечләрне яхшыртты. Биредә эшне барлык мөмкинлекләрне файдаланып оештыралар. Әлбәттә, барысы да ал да гөл генә була алмый. Проблемаларның хуҗалык үз көче белән генә хәл итә алмый торганнары да бар. Шуңа карамастан, көнне төнгә ялгап эшләп, бу кооператив эшчәннәре елына күрә матур уңыш үстерделәр, киләсе ел уңышына нигез салып, кышлатуга ныклы әзерлек белән керәләр. Август ахыры һәм сентябрь башы коры, кояшлы көннәре белән сөендерде һәм игенчеләргә бик яхшы мөмкинлек бирде. “Якты чишмә” хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу мөмкин-лектән оста файдаландылар һәм бөртекле һәм техник культураларны җыюны, көзге чәчүне вакытында төгәлләделәр. Барысы да бердәм тырышты: комбайнчылар Виктор Орехов, Дамир Фәтхуллин һәм Радик Исавлин, механизаторлар Валерий Евлампиев, Василий Федоров, Игорь Такашов, Павел Дойников көнне төнгә ялгап эшләделәр. Барлыгы 27800 центнер бөртеклеләр уңышын җыеп алдылар. Ындыр табагында ашлыкны вакытында эшкәрттеләр, киптерделәр һәм орлыкка салдылар. Ындыр табагы мөдире Земфира Фәтхуллина, ашлык чистарту машинасы операторы Владимир Кириллов, машина йөртүче Александр Сафронов, төрле эштә эшләүче Лариса Халикова кичкә кадәр хезмәт куйды. Уңышның бер өлешен амбарларга туплап, бер өлешен Бакалы ашлык кабул итү пунктына сакларга җибәрделәр. Урып-җыю белән бер үк вакытта “Якты чишмә”леләр туңга сөрүне дә нәтиҗәле итеп оештырды. Туфракны көзге эшкәртү — уңышка сизелерлек йогынты ясый торган мәҗбүри агроалым-нарның берсе булганлыктан, аңа монда зур игътибар бирә-ләр. — Быел начар эшләмәдек. Үсемлекчелектә нәтиҗәле технологияләр, заманча техника куллану, шулай ук һәр игенченең үз эшенә намуслы каравы нә-тиҗәсендә яхшы күрсәткечләргә ирешелде. Уртак тырышлык белән урып-җыю эшләре вакытында тәмамланды. Район җи-тәкчеләре тарафыннан эшебезне хуплау, гомумән, үзара аңлашу бар. Шуңа күрә районда беренчеләрдән булып көзге чәчүне тө-гәлләргә мөмкин булды, — ди хуҗалык җитәкчесе Вячеслав Геннадиевич Филиппов. Уҗым арышының (барлыгы 500 гектар) ачык яшел төстәге тигез уҗымнары күзләрне иркәли. “Якты чишмә”дә меңгә якын мөгезле эре терлек, җитмештән артык ат асрыйлар. Биредә һәр баш малга 40 центнерга якын азык берәмлеге хәзерләнгән. Сыйфатлы печән тупланган. Вячеслав Филиппов сүзләренә караганда, кышкылыкка мал азыгы җитәрлек күләмдә, хәтта зур запас белән дә хәзерләнгән. Хәзер Николай Архипов җитәкчелегендәге терлекчеләр кышлатуны уңышлы үткәрү өчен көч сала. Хуҗалыкта мең башка якын эре мөгезле терлек, сиксәннән артык ат асрыйлар. “Якты чишмә” кооперативы рәисе әйтүенчә, терлекчелек тармагында аеруча мал караучылар Петр Чернов, Сергей һәм Александр Жадовлар, Артур Сәми-гуллин, ат караучы Дмитрий Максимов, бозау караучы Мария Сәмигуллина, савучылар Зания Кириллова, Ольга Батыркаева, Людмила Исаева, Алевтина Агапова үз эшләрен намус белән башкаралар. Идрис СӘЕТГАЛИЕВ. Бакалы районы.