+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
28 октябрь 2020, 18:25

"Бакчачыларга ярдәм итәргә кирәк!"

Радий Хәбиров бу проблеманы җентекләп өйрәнергә кирәклеген белдерде.

Радий Хәбиров бу проблеманы җентекләп өйрәнергә кирәклеген белдерде.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Авыл сәгате” форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә уздырды. Анда катнашучылар төбәктә бакчачылыкны һәм уңдырышлылыкны үстерү турында фикер алышты.
Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, республикада тармак ассоциациясе - Бакчачылар һәм җиләкчеләр берлеге формалаша башлады, ул җиләк-җимеш продукциясе җитештерүчеләрне һәм эшкәртүчеләрне берләштерә.
- Без беренче чиратта үзебезнең брендларны эчке базарда эшкәртүгә һәм алга җибәрүгә басым ясыйбыз, - дип аңлатты Илшат Фазрахманов.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу юнәлешне үстерүнең төп бурычларын билгеләде.
- Башкортстан Идел буе федераль округының иң эре төбәкләренең берсе булуга карамастан, без авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча алтынчы урында гына торабыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
- Бу проблематиканы эзлекле рәвештә хәл итәргә кирәк. Бурыч - бакчачыларга ярдәм итү, алар өчен эчке базарны ачу һәм продукцияне сату шартларын тәэмин итү.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас