+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
30 октябрь 2020, 07:35

Каз өмәләре якынлаша

Авыл ихаталарында көзге муллык бәйрәме дә якынлаша. Тиздән каз өмәләре башланачак. Янә крестьян ихаталары милли йолаларга тугры калып, көтеп алынган шатлыгын башкалар белән бергә уртаклашырга ашыгачак. Әмма каз чалуның да төгәл тәртибе бар. Әйдәгез, шуларны тагын бер тапкыр искә төшереп үтик.

Авыл ихаталарында көзге муллык бәйрәме дә якынлаша. Тиздән каз өмәләре башланачак. Янә крестьян ихаталары милли йолаларга тугры калып, көтеп алынган шатлыгын башкалар белән бергә уртаклашырга ашыгачак. Әмма каз чалуның да төгәл тәртибе бар. Әйдәгез, шуларны тагын бер тапкыр искә төшереп үтик. Чалыр алдыннан казларның бүксәсе һәм эчәкләре азыктан арындырылырга тиеш. Аларны соңгы тапкыр чалырга 18-24 сәгать кала ашатырга кирәк. Ашатканда аларга чиста, бераз тозлы су бирү яхшы булыр. Казларны бераз вакыт ач тоту аларның ите сыйфатлы саклануны тәэмин итә. Йоннары, тәпиләре пычранмасын өчен аларны идәне коры урында асрыйлар. Чалу белән үк казның йонын йолка башларга ярамый. Түшкә 2-3 сәгать дәвамында суынырга тиеш. Бу вакытка казның тире астындагы мае туңа һәм йолыкканда тире азрак зыян күрәчәк. Суелган казны суыну өчен чиста салам яки такта өстенә куялар. Йолкырга тотынганда иң тәүдә канат һәм койрык тирәсендәге эре канатлардан башлыйлар, аннары күкрәк, бот һәм муенга чират җитә. Йон һәм канатларны алар үскән юнәлештә йолкырга кирәклеген истән чыгармагыз. Каршы якка тартканда тире зыян күрәчәк, йон пычраначак. Пычранган йонны аерым җыегыз. Эш беткәч түшкәне яхшылап юыгыз. Каз итен шунда ук пешереп ашарга телисез икән, башта түшкәне утта бераз өтәргә кирәк, аннары кисәкләргә бүләргә дә була. Суелган казларны, гадәттә, туңдырырга куялар. Кыш көне аны 6-8 көн туңдырмыйча да саклап була. Әмма моның өчен түшкәне махсус эретмә белән эшкәртү таләп ителә. Бер литр суга 300-400 грамм тоз салып, эретмәне кайнатып алалар һәм аны бүлмә температурасына кадәр суытып, түшкә эченә коялар. Олег Төхвәтуллин әзерләде.
Читайте нас