+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
30 октябрь 2020, 07:05

Үтәкүренмәле, нәтиҗәле булачак!

Кичә үткән пленар утырышта депутатлар җир белән эш итүнең яңа кагыйдәләре турында закон кабул итте. Дәүләт җыелышы-Корылтайның кичә үткән егерме җиденче утырышында кырыктан артык мәсьәлә каралды. Аның эшендә республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Кичә үткән пленар утырышта депутатлар җир белән эш итүнең яңа кагыйдәләре турында закон кабул итте. Дәүләт җыелышы-Корылтайның кичә үткән егерме җиденче утырышында кырыктан артык мәсьәлә каралды. Аның эшендә республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.
Депутатлар утырышта халык исәбен алуга әзерлек, кыйммәтле ташлар белән эш итү, адреслы социаль ярдәм, милеккә салым, аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану, кайбер закон проектларына үзгәрешләр кертү турында законнарны карады. Уты-рышта кабул ителгән иң мөһим ка-рарларның берсе Башкортстанда җир мөнәсәбәтләрен көйләүгә кагылды. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев әлеге утырыш барлык эпидемиологик хәл-шартларны исәпкә алып оештырылуын белдерде һәм һәркемнең битлектә булырга тиешлеген ассызыклады. Әйткәндәй, утырышта катнашу өчен 100 депутат тер-кәлде.
Утырыш күңелсез хәбәрдән башланды: Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Умартачылык һәм апитерапия буенча фәнни-тикшеренү үзәге директоры, биология фәннәре докторы, профессор Әмир Ишемгулов вафат булган. Депутатлар аны бер минут тын торып искә алды.
Парламент Рәисе Константин Толкачев билгеләвенчә, Башкортстанда җир белән эш итүнең яңа кагыйдәләре турында закон җен-текле тикшерелгән һәм үзгәрешләр, беренче чиратта, аның белән идарә итү нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән. Аның юридик яклары да тулысынча игътибарга алынган.
— Халыктан килгән сорауларның күбесе көтүлек һәм печәнлекләр белән бәйле булды. Кабатлап әйтәбез: бу мәйданнар ничек булган, шулай калачак. Әйе хәзер милек хокукы чикләнмәгән җирләр белән идарә итү вәкаләтләре муниципаль дәрәҗәдән алынып, республика дәрәҗәсенә бирелә. Бу алар белән эш итүдә коррупцион схемаларга чик кую, мондый җирләрне файдалану нәтиҗәлелеген арттыру максатында эшләнә. Әйткәндәй, аларны файдаланудан, сатудан, арендага бирүдән кергән һәр сум тулысынча урындагы бюджетларны тулыландырачак. Шул ук вакытта, аларда ниндидер төзелеш җәелдерү мотлак муниципалитет башлыклары белән килешеп эшләнәчәк. Монда халык фикерен тыңлау да элеккечә башкарылачак. Әгәр муниципалитет башлыгы төзелешләргә, ниндидер проектларны җәелдерүгә риза түгел икән, аның фикеренә таянып эш итәчәк-ләр, — дип билгеләнде утырышта. Яңа закон бу өлкәдәге коррупцияне бетерүгә булышлык итәчәк, җир участокларын файдаланганда бердәм кагыйдәләр булдырылачак. Константин Толкачев белдерүенчә, муниципалитетлар бу башлангычны тулысынча хуплаган. Утырышта катнашучы депутатларның күпче-леге дә бу законны кабул итү яклы булды.
Шамил ВӘЛИЕВ, Бөтенрусия халык фронтының Башкортстандагы төбәк штабы рәистәше: “Сер түгел – җирнең бәясе югары булган урыннарда, бигрәк тә зур шәһәрләрдә һәм аларга якын районнарда, хакимият башлыклары, аларның урынбасарлары аша төзелешкә дип җир участокларын бик арзанга сатып алучылар бар иде. Яңа закон кабул итү белән моны эшләп булмаячак. Бу әлеге схема буенча җир белән намуссыз эш итәргә күнеккән төзүчеләргә, аңлашыла, бер дә ошамый, чөнки алар арадашчы булу мөмкинлеген югалта. Шул рәвешле хәзер җир белән бәйле барлык эш-гамәлләр дә үтәкүренмәле, нәтиҗәле булачак”.
Гөлия Гәрәева.
Читайте нас