+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
30 октябрь 2020, 07:40

“Яшел калкан” — үзебезнең кулда

“Урманнарны саклау” проекты кысаларында быел Башкортстанга тармакны үстерү өчен 200 миллион сумнан артык акча бүленде.

"Урманнарны саклау” проекты кысаларында быел Башкортстанга тармакны үстерү өчен 200 миллион сумнан артык акча бүленде. Урманнар — республикабызда иң зур табигый байлыкларның берсе. Аның гомум мәйданы ел башына 6,308 миллион гектар тәшкил итте, ягъни Башкортстан җирләренең өчтән бер өлеше дигән сүз. Бу тоташ Швейцария мәйданыннан да зуррак. Гомум җир фондының 5,748 миллион гектары республика Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагында. Гомум агач запасы 785 миллион кубометрдан арта. Экспертлар исәпләвенчә, әлеге табигый байлыкны уртача исәп белән акчага әйләндерсәк, ул 616 миллиард сум тәшкил итә. Әлбәттә, урманнарыбыз даими игътибарга, тергезүгә, экологик чисталыкны тәэмин итүгә мохтаҗ. Соңгы елларда аны нәтиҗәле һәм сакчыл файдалану дәүләт контроленә алынды. Ә инде Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указлары арасында тармактагы проблемалар һәм бурычлар “Экология” гомумдәүләт проектында бәян ителде. Аның кысаларында “Урманнарны саклау” федераль проекты кабул ителде. Башкортстанда, шулай ук, шундый ук проект тормышка ашырыла. Русия федераль проекты максатлы унбер юнәлешне берләштерә. Аларда экология, чиста һава, сыйфатлы су, күл-ләрне саклау, яңа технологияләрне куллану буенча һәм башка комплекслы программалар карала. “Экология” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру өчен ил буенча 4 триллион 41 миллиард сум акча тотыну планлаштырыла, шул исәптән федераль казнадан — 701,2 миллиард, төбәкләр бюджетыннан — 133,8 миллиард сум һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 3 триллион 206,1 миллиард сум җәлеп итү карала. “Урманнарны саклау” төбәк проектын тормышка ашыру буенча Башкортстанда колачлы эш җәелдерелде. Аның төп максаты — 2024 елга кадәр һәр елны киселгән һәм утыртылган агач балансы 100 процент тәшкил итәргә тиеш. Җитештерү максатында киселгән яисә төрле сәбәпләр белән юкка чыккан урман участоклары дәүләт контроленә алынып, тергезү чаралары күреләчәк. Тармак министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 2024 елга кадәр билгеләнгән проектны тормышка ашыру өчен Башкортстанга 2,2 миллиард сум акча бүлү планлаштырыла, шул исәптән 900 миллион сумы — федераль казнадан. Махсус техника һәм җиһазлар, шул исәптән янгын сүндерү техникасы сатып алуга каралганы 421 миллион сум тәшкил итә. — Телгә алынган төбәк проектын тормышка ашыру максатында 2020 елда 211 миллион сум бүленде, — диде журналистлар белән очрашуда республиканың урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов. — Елның тәүге яртысында ук 72 миллион сумнан артык бәягә техникалар, ми-нистрлык буйсынуындагы уч-реждениеләрнең матди-техник базасын яңарту өчен төрле җиһазлар сатып алынды. Шул рәвешле, ике дистәдән артык яңа техника һәм 50 берәм-лектән күбрәк төрле урман җиһазлары матди-техник базаны тулыландырды. Министр билгеләвенчә, “Экология” гомумдәүләт проектының урманнарны саклау белән бәйле программасында каралган бурычлар коронавирус пандемиясе шартларында да үзгәрешсез калачак. “Узган ел урманнарны тергезүдә билгеләнгән максат тулысынча үтәлде, ягъни киселгән һәм яңа утыртылган агач мәйданнары нисбәте якынайды, план буенча киселгән участокларда яңа агач утырту 93 процент тәшкил итәргә тиеш иде һәм ул 100,3 процентка үтәлде. Быел бу күрсәткечне 97,3 процентка җит-керү бурычын куйдык. Минем-чә, федераль проектта билгеләнгән максатлы күрсәт-кечләрне үтәргә аяк чалучы сәбәпләр юк”, — диде Марат Шәрәфетдинов. Белешмә. Октябрь башына булган мәгълүматлар буенча, республикада урманнарны тергезү эше 10,2 мең гектарда башкарылган, ягъни планга карата 73 процент мәйданда. Сезон ахырына ка-дәр күрсәткечне 14,2 мең гектарга җиткерү бурычы куелган. Агачны кисү һәм яңасын утырту балансы 101,5 процентка җиткән. Бу элекке еллардагы һәм максатлы күрсәткечтән югарырак. Димәк, республикада агач кисүгә караганда күбрәк утыртыла. Урманнарны ясалма тергезү, ягъни яңа агач утырту исәбенә мәйданнарны арттыру күләме буенча Башкортстан Идел буе федераль округында беренче урында тора. Бу турыда ведомство җитәкчесе Марат Шәрәфетдинов Хөкүмәттә 28 сентябрьдә узган оператив киңәшмәдә белдерде. Әлбәттә, урман мәйданнары кимү сәнәгать җитештерүе үсүгә генә бәйле түгел. Законсыз агач кисү очраклары һәм табигый бәла-каза, атап әйткәндә, төрле сәбәпләр белән барлыкка килгән янгыннар да, “яшел калкан”ыбызга зур зыян сала. Гомумдәүләт проектында әлеге проблемаларны хәл итү, аларны булдырмау белән бәйле мәсьәләләргә дә зур урын бирелә. Һәм нәтиҗәле чаралар шуны дәлилли. Елның сигез аенда, мәсәлән, республика урманнарында законсыз рәвештә агач кисеп хәзерләү күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга кимегән. Шуңа карамастан, бу зур сан — 4,4 мең кубометр! Рөхсәтсез урман кисү очраклары бигрәк тә Белорет (670,5 кубометр), Бөрҗән (413 кубометр) һәм Уфа урманчылыгында (406,4 кубометр) теркәлгән. Гомумән, елның тәүге яртысында республика буенча урман үсентеләрен законсыз кисүнең 128 очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта. Башкортстан экологлар берлеге рәисе республикада урманнарны тергезүдә тагын да нәтиҗә-лерәк чаралар кулланырга кирәк, дигән фикердә. Аның сүзләренә караганда, утыртылган яшь үсентеләрне тәрбияләүгә дә игътибарны арттырасы бар. Агачларны халык яшәгән торак пунктларга якынрак мәйданнарда да күбрәк утыртырга кирәк, дип исәпли ул. Авыл янәшәсендәге урманнарда халык бигрәк тә утын өчен корыган яисә авыру агачларны түгел, ә сыйфатлы һәм яшь каен, юкә һәм имәннәрне кисүчән. Әлбәттә, эколог фикерендә дөреслек бар. Әмма һәр урман җиренә министрлык хезмәткәрен беркетеп тә, бигрәк тә авыл янәшәсендәге вак урманнарны контрольдә тотып бетереп тә булмый. Монысы урындагы халыкның экологик мәдәнияте һәм аларның үзләре яшәгән мохиткә булган мөнәсәбәте белән бәйле. Шуңа да “Урманнарны саклау” го-мумдәүләт проекты урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең эше белән генә түгел, ә һәр башкортстанлыда үзе яшәгән мохиткә сакчыл караш тәрбияләү һәм аның яшелләндерү акцияләрендә актив катнашуы белән дә бәйле булырга тиеш. Әйткәндәй, октябрь башына булган мәгълүматлар буенча, республика урманнарына янгыннар китергән зыян күләме 6,5 миллион сум тәшкил итә. Бу 2019 елгы шул чор күрсәткече белән чагыштырганда 2,2 тапкырга кимрәк. Гомумдәүләт проекты кысаларыннан тыш та республикада урманнарга сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын тергезүгә бәйле байтак чаралар тормышка ашырыла. Урман хуҗалыгы министрлыгы “Яшел Русия”, “Урманнарны саклыйбыз” Бөтенрусия акцияләренә кушылып, Бөек Җиңү-нең 75 еллыгы уңаеннан “Җиңү урманы” акциясе игълан иткән иде. Әлеге чара 26 сентябрьдә узды. Акциядә ирек-мәннәр, хезмәт коллективлары, дистәләрчә җәмәгать оешмалары катнашты. Белешмә. “Җиңү урманы” акциясе кысаларында фәкать бу көнне генә дә республикада 155 гектарда 610 мең төп агач утыртылды. Урман фонды җир-ләрендә генә дә 22 меңнән күбрәк кеше катнашты. Ә республика шәһәр һәм районнарында акциядә катнашучылар саны 100 мең кешедән артты. Олег Төхвәтуллин.
Читайте нас