Гафури районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов ярдәме белән булдыклы фермер Рөстәм Юмагуловның эшләре һәр җәһәттән көйле бара.
Әйе, Гафури районындагы данлыклы Җилем-Каран авылының беренче фермеры ул. Ул гына да түгел, Рөстәм эшкә керешкән 2013 елда әлеге авыл Советына караучы 12 авылда бер фермер да булмаган. Рөстәмнең кул арты җиңел булып чыккан: бүген инде биләмәдә 7 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә.
Рөстәм Юмагуловка 37 яшь. Мәктәп тәмамлаганнан соң Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында агроном һөнәренә укыган, аннары Башкорт дәүләт аграр институтында белем алган.
Авылга кайтып төпләнергә карар иткәч, Рөстәм Мәҗит Гафури колхозында бер ел эшли, аннары “Башкирия” машина-трактор станциясе генеральный директоры тырыш, булдыклы егетне Кырмыскалыга эшкә чакыра. Ул анда комбайнчы да, инженер да булып, ун ел хезмәт сала.
Ләкин Рөстәмне туган авылы тарта, анда үз эшен башлап җибәрәсе килә. МТСта эшләгән елларында бик күп төбәкләргә командировкаларга йөреп, бик күп кешеләр белән очрашып, ул авыл хуҗалыгының бөтен нечкәлекләренә төшенә. Тә-вәккәлләп, 2012 елның 30 декабрендә егет МТСтан эштән китә. һәм авылда, маллар алып, терлекчелек эшчәнлеген җәелдерә.
— Шул чакта миңа бер акыллы кеше, әгәр дә бу тармак белән җитди рәвештә шөгыльләнәсең килсә, федераль грант алырга тырыш, диде. Конкурс бик зур. Ярты ел Интернеттан бу мәсьәләне җентекле өйрәндем һәм, “Юмагулов Р. Р.” крестьян-фермер хуҗалыгын оештырып, документлар җыя башладым. Тырышлык бушка китмәде, 2014 елда грант оттым, күләме — 1 миллион 485 мең сум, — дип елмая Рөстәм.
Бу акчага “МТЗ-82” тракторы, башка техника, 12 баш мал сатып алына. Алга җир, көтүлек проблемалары килеп баса. Ләкин бүгенгә бу мәсьәлә дә хәл ителгән. Рөстәм Раил улы элекке Мәҗит Гафури колхозы фермасының буш торган ике бинасын сатып алган. Без килгән көннәрдә анда кызу ремонт бара иде.
— 2014 елдан әллә ни хәрәкәт булмады. Ләкин хакимият башлыгы булып Фәнзил Чыңгызов эшли башлагач, эшләр гөрләп алга китте. Мин аңа һәм аның командасына зур рәхмәтлемен. Вазыйфасына керешү белән безнең авылга килде. Очрашкач та беренче соравы: “Нинди ярдәм кирәк?” булды. Шушы биналарны сатып алырга теләвемне әйттем. Шунда ук мәсьәлә хәл ителде, — ди Рөстәм.
Әле Юмагуловта 100 баш сыер исәпләнә, шуларның 44е — савым сыерлары. Сөтен Архангель районына саталар. Берникадәресе эшкәртелә. Монда Рөстәмнең әнисе Зөлфия ханым белән хатыны Айгөлнең тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Сыерларны саву, сөт эшкәртү алар өстендә. Рөстәмнең ике улы да үсеп килә, алар да киләчәктә ме-нә дигән ярдәмче булачак.
Гомумән, бу ачык йөзле, зирәк акыллы егетнең әти-әнисе турында да берничә сүз әйтмәсәк, дөрес булмас. Сөйләшкән вакытта Рөстәм үзе: “Әти-әнием — ике канатым, бөтен уңышларыма алар ярдәме белән ирешелде, аларга рәхмәтләрем чиксез”, – дип берничә тапкыр кабатлады. Гаиләдә алар энесе белән икәү үскәннәр. Әтиләре Раил Рәис улы — Җилем-Каран мәктәбенең абруйлы укытучысы. Гомерендә тәмәке тартмаган, эчмәгән, спортны яраткан кеше улларына менә дигән тәрбия биргән.
Әниләре Зөлфия тумышы белән Кушнаренко районыннан. Булачак ире белән Башкорт дәүләт университетында танышып, аның туган төбәгенә эшкә килгән. Авылда – китапханәче, авыл Советында эшләр идарәчесе булып эшләгән. Әле хаклы ялда, ләкин бер генә минут та тик утырмый. Сыерларны саву, продукция эшкәртү кебек авыр эшләрдән соң күңел таләбе булган иҗатына тотына: күз явын алырлык япмалар бәйли, чигә. Тагы да бер кызыклы һөнәре: эреле-ваклы ташларга рәсем ясап, аларны төрле хайваннар рәвешенә кертә. Кыскасы, бик иҗади шәхес. Ә менә гаилә әгъзаларының барысының да төп киңәшчесе, әлбәттә, 85 яшьлек Фәния апа. Ул – бу йортның нуры да, яме дә.
Юмагуловлар Җилем-Каранда шуның белән дә билгеле: алар ел саен авылда Мәҗит Гафури кубогына “Гаилә волейболы” турниры оештыра, анда бөтен гаиләләре белән катнашалар, авыл халкын да җәлеп итәләр. Җиң сызганып эшләү, спорт ярату, иҗат белән шөгыльләнү, бер-береңне хөрмәт итү һәм өлкән-нәрнең сүзен олылау — Юмагуловлар өчен бәхетле тормыш нигезе шушылар.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Гафури районы.