Хезмәт алдынгысы белән
очрашканнан соң уйланулар.
Стәрлебаш районындагы Ленин исемендәге хуҗалыкның алдынгы савучысы Эльмира Кинҗәбулатова белән танышып сөйләшкәндә Ренат Харисның шулай дип аталган шигыре күңелгә килде: “Кеше матур шул вакыт — иле өчен, халкы өчен яшәгәндә җан атып...”
Эльмира Таһир кызы Йомагуҗа авылында сыер савучы булып егерме елга якын эшли. Тумышы белән Аскын районыннан ул. Стәрлетамакка пешекчелеккә укырга килгән дә гашыйк булган. Һәм Нәзир исемле шәп егет аны кәләш итеп туган авылы Йомагуҗага алып кайтып киткән. Гаилә учагы коруларына 22 ел узган. Гаиләдә ике бала туган. Хезмәт юлын сыер савучы булып башлаган, һәм бүген дә бу эштә хезмәт сала гына түгел, хуҗалыкның алдынгы савучысы ул.
Әлбәттә, сыер саву хәзер заманча технологияләргә нигезләнә. Быел фермага яңа сөтүткәргеч урнаштырылган. Төп эшне аппарат башкара. Әмма барысын да тәртиптә, чисталыкта тоту, 54 сыерны саву уңганлык һәм чыдамлык таләп итә. Болар икесе дә Эльмира Таһир кызында җитәрлек күләмдә.
Иртән алтынчы яртыда эшкә чыгып китә. Фермада эш беткәч, өйдәге өч сыерны кайтып сава. Ихатада, ул сыерлардан тыш, ат, үгез, сарыклар бар. Зур бакча. Бер-ике ел элек кенә патша сараедай зур өй бетереп кергәннәр. Ул өйдә 85 яшьлек бианасы да балалар тәрбиясе күреп яши. Үз балалары инде үсеп җиткән. Кызлары кияүгә чыккан, уллары яңа гына армия хезмәтен тутырып кайткан.
— Эш авыр булса да, миңа бик ошый. Мал карауны бәләкәйдән яраттым. Әни фермада эшләде, бозау карады, ә мин булыштым, — ди Эльмира Таһир кызы.
Ә мин аны көзге чагу төсләр арасында фотога төшереп алдым. Матур бит!
Айгөл Юлъякшина.
Стәрлебаш районы.