+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
4 ноябрь 2020, 14:20

Авыл хуҗалыгы югары уңышларга иреште

Әмма республика Башлыгы алар алдына тагын да югарырак бурычлар куйды.

Әмма республика Башлыгы алар алдына тагын да югарырак бурычлар куйды.
Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган онлайн-киңәшмә уздырды. Анда быел республиканың агросәнәгать комплексы эшенә йомгаклар ясалды һәм тармакны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне ачып, Башкортстан Башлыгы авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм югары җитештерү күрсәткечләренә ирешүләре өчен рәхмәт белдерде.
- Елның тугыз аенда аграрийлар, пандемиягә һәм икътисади кыенлыкларга карамастан, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәренең дүрт процентка артуын тәэмин итте. Бүген алар тулай төбәк продуктының җиде проценттан артыгын формалаштыра. Бу сезонда без бөртеклеләрнең рекордлы уңышын 4 миллион тоннадан артык җыеп, чәчү һәм урып-җыю кампаниясен уңышлы уздырдык. Авылда бик тыйнак кешеләр эшли, алар - чын геройлар, - диде Радий Хәбиров. Башкортстан Башлыгы техника паркын модернизацияләүне югары бәяләде. Быел аны 7,8 миллиард сумга сатып алганнар, бу, 2019 елдагыга караганда, 2,9 милиард сумга күбрәк. 2024 елга кадәр тагын 4 мең трактор һәм комбайн сатып алырга кирәк.
Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлаучы предприятиеләр яхшы нәтиҗәләргә иреште. Бу елда экспорт, 40 миллион долларга артып, 113,7 миллионга долларга җиткән. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында быел 300гә якын гаилә торак алды. Торак пунктларда 21 километрдан артык газүткәргеч һәм 19 километрга якын суүткәргеч төзелгән.
- Без авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча зур эш башладык. Бу юнәлештә Башкортстан Идел буе федераль округында алтынчы урында тора. Бу - җитди җитешсезлек, һәм мин республика Хөкүмәтенә эшкәртү сәнәгатен үстерү программасын эшләргә куштым. Бу - икътисадыбызның үсеш нокталарының берсе, - дип белдерде Радий Хәбиров.
Башкортстанның агросәнәгать комплексы эше турында тулырак итеп вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сөйләде. Ул муниципалитетлар буенча нәтиҗә ясады, иң мөһим казанышларны билгеләп үтте.
- Тармакны үстерүдә без тармакка инвестицияләр җәлеп итүгә, кече хуҗалыкларны - фермаларны һәм кооперативларны үстерүгә йөз тотабыз, - дип ассызыклады Илшат Фазрахманов. - Инвестицион комитет утырышларында быел гомум күләме 218 миллиард сумнан арткан 95 проект каралды.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас