+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
10 ноябрь 2020, 07:40

Без булдырдык!

Авыл хуҗалыгындагы казанышлар имин тормышны тәэмин итә.

Авыл хуҗалыгындагы казанышлар имин тормышны тәэмин итә. Русия төбәкләрендә урып-җыю эшләре соңгы гектарларда бара. Әлбәттә, бу ел аграрийлар өчен аеруча катлаулы, оешканлыкка, бердәмлеккә һәм максатка ирешүдә зур сынау елы булды. Дөнья күләмендәге коронавирус һәм глобаль икътисади проблемалар илләрнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүенә дә җитди йогынты ясады. Русиянең үз тарихында игенчелектә яңа рекордка ирешүе дә безнең дөньяда куәтле аграр держава булуыбызны тагын бер тапкыр раслады. Яңа ил тарихында тармакта иң зур күрсәткеч 2017 елда яуланган иде һәм ашлыкның тулай җыемы 135,5 миллион тонна тәшкил итте. Статистика мәгълүматларына караганда, 4 ноябрьгә әлеге рекордны быел узып киттек. Илнең аерым төбәкләрендә урак эшләренең дәвам итүен исәпкә алганда, әлбәттә, күрсәткеч тагын да югарырак булачак. Башкортстан авыл эшчәннәренең дә өлеше тоемлы. Республика аграрийлары да, ашлыкның тулай җыемын 4 миллион тоннадан арттырып, рекордлы җиңү яулады. Гомумән, республика илдә аграр сәясәтне тотрыклы тормышка ашыручы һәм җитеш-терүне елдан-ел үстерә баручы тө-бәкләрнең берсе булып кала. Соңгы ике елда республиканың авыл хуҗалыгы секторында җитештерүне арттыруда һәм тоташ тармакны үзгәртеп коруда зур адымнар ясалды. Әйтергә кирәк, икътисадның мөһим юнәлеше буларак, агросәнәгать тармагы бүген республиканың куәтен үстерүдә мөһим урын тота. Елның тугыз ае йомгаклары буенча, мәсәлән, тулай авыл хуҗалыгы җитештерүе күләме 134 миллиард сумнан артты. Узган елгы бәяләр белән чагыштырганда, үсеш 3,8 процентка югарырак. Башкортстан икътисадында мөһим урын тоткан һәм республикада яшәүчеләрне азык-төлек белән ышанычлы тәэмин итүче аграрийлар көчен бүген 800гә якын авыл хуҗалыгы предприятиесе, җиде меңгә якын крестьян-фермер хуҗалыгы һәм җиде йөз мең чамасы шәхси хуҗалык билгели. Соңгы елларда төрле юнәлеш-ләрдәге рейтинг буенча Башкортстан ил кү-ләмендә эре аграр чимал җитеште-рүчеләр исемлегендә алдынгы урында булды. Башкортстан, шулай ук, сыер малы ите, бал, кымыз, сөт, ябык грунтта яшелчә үстерүдә, карабодай, бәрәңге һәм көнбагыш җитештерүдә лидерлык позициясен югалтмады. Берничә көн элек Башкортстанның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен тантана итте. Бәйрәм уңаен-нан республика Башлыгы Радий Хәби-ров үткәргән онлайн-киңәшмәдә тармак эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм алда торган бурычлар билгеләнде. — Республика аграрийлары елның тугыз аенда, пандемиягә һәм икътисади катлаулы хәлгә карамастан, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме үсешен 4 процентка арттыруга иреште. Бүген төбәктәге тулай җитештерүдә тармак өлеше 7 проценттан арта. Авылда бик тыйнак кешеләр эшли, әмма алар — чын геройлар. Авыл эшчәннәре алдында бераз бурычыбыз да бар. Ашлама һәм җиһазлар сатып алуны компен-сацияләүгә республика тиеш булган акчаларны, һичшиксез, түләячәкбез, — диде әлеге чарада Радий Хәбиров. Онлайн-киңәшмәдә республика Башлыгы агросәнәгать комплексы алдында торган бурычлар турында сөйләде. Техника паркын модернизацияләү, авылда торак төзү һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эш-кәртүне нәтиҗәлерәк оештыру буенча тәгаен бурычлар куйды. Авыл эшчәннәрен һөнәри бәйрәм-нәре белән республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров та котлады. Республика йортында ул “Уңыш-2020” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде. Премьер-министр быел соңгы 10 елда иң мул уңыш җыелуын һәм үсемлекчелек тармагының 6 процентка кадәр үсеш ясавын билгеләде. Әлбәттә, быел авыл хуҗалыгы тармагы көтелмәгән сынауларга дучар булды. Коронавирустан тыш, иртә яздан башланган табигать көйсезлекләре дә алдагы уңыш язмышын куркыныч астына куйды. Рәсми мәгълүматларга караганда, мәсәлән, республиканың 17 районында, корылык белән бәйле сәбәпләр аркасында, гадәттән тыш хәл игълан ителгән иде. Чәчүлекләрнең байтак өлеше юкка чыкты. Белгечләр мондый хәлнең тоташ аграр җитештерүгә дә зур йогынты ясау куркынычын фаразлаган иде. Әмма табигатьнең игенче хезмәтенә мәрхәмәтлелек күрсәтүе дә эзсез калмады: аграрийлар җыеп алган ашлыкның тулай күләме 4 миллион тоннадан артып китте. Бу — узган елдагы дәрәҗәдән 703 мең тоннага күбрәк, дигән сүз. Һәр гектардан җыеп алынган уңыш 23 центнер, ягъни былтыргыдан 2,3 центнерга артыграк тәшкил итте. Урак кампаниясе йомгаклары буенча иң яхшы күрсәткеч Стәрлетамак (230 мең тонна), Чакмагыш (213,8 мең тонна), Илеш (202 мең тонна) районнарында. Гомум хезмәт җиңүендә, шулай ук, Мәләвез, Дәүләкән, Чишмә, Кырмыскалы, Авыргазы, Бүздәк һәм Благовар районнары эшчәннәренең дә өлеше тоемлы. Белешмә. Һәр гектардан җыеп алынган иң югары уңыш Чакмагыш районында — 47 центнерга якын. Чишмәдә ул — 32,4, Кырмыскалыда — 31,2, Илештә — 29,9, Бүздәктә һәм Дәүләкәндә — 29,3, Стәрлетамак районында 29,1 центнер тәшкил итте. Майлы культуралар да быел куандыра. Аларның тулай җыемы — 399 мең тонна, шул исәптән көнбагыш 309 мең тонна тәшкил итте. Мәгълүм булуынча, майлы культуралар республиканың аграр экспортында төп урын алып тора. “Татлы тамыр”ның һәр гектарыннан 402 центнер чимал җыеп, гомум күрсәткечне дә 1 миллион 160 мең центнерга җиткерү республика чөгендерчеләре өчен зур казаныш булды. Әлбәттә, уңыш былтыргыдан шактый югары. Республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, ирешел-гән уңышлар тармактагы барлык һөнәр ияләренең тырышлыгы һәм федераль, республика казнасыннан бүленгән дәүләт ярдәме белән бәйле. Быел, мәсәлән, бу сумма 6,5 миллиард сумнан артты. Рәсми белешмәләрдән күренүенчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ташламалы кредитлау программасы буенча гомум суммасы 13,2 миллиард сумлык кыска вакытта түләү шарты белән бирелгән 495 кредит булса, 227се — ташламалы инвестиция кредитлары. — Без авыл хуҗалыгын модернизацияләүдә зур юл башында торабыз. Куәтле эшкәртү базасын формалаштыру, яңа технологияләр кертү бурычы куела. Эш барышында безгә күп нәрсәне яңартырга туры киләчәк. Республиканың ресурс потенциалын, кешеләребезнең тәҗрибәсен һәм хезмәт яратуын исәпкә алганда, бу мәсьәләне хәл итүнең перспективалары бар дип исәплим, — дигән иде җәй аенда “Авыл сәгате” форматында үткә-релгән онлайн-киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Республиканың аграр сәясәтендәге “яңа сулыш”, әлбәттә, беренче чиратта тармакны модернизацияләү юнәлешендә ачык күренә. Гомумән, республика Башлыгы Радий Хәбировның икътисадның һәр тармагын инновацион үсеш юлына бастыру бурычын куюы, аның чит илләрдәге яңа тәҗ-рибә үрнәкләре белән күбрәк танышу һәм аларны үзебездә куллану мәсьәләләренә игътибарны арттыруы соңгы ике елда аграр тармактагы матур үзгәрешләрдә ачык күренә. Саннар телендә Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ел башыннан гомум бәясе 7,7 миллиард сумнан артып киткән 2606 берәмлек яңа техника сатып алды. Бу узган елдагы күрсәткечтән 2,7 миллиард сумга күбрәк. “Росагролизинг” җәмгыяте белән турыдан-туры килешүләр аша 1,7 миллиард сумлык техника алуга килешү төзелгән һәм шуның 1,5 миллиард сумлыгы сатып алынган. “Росагролизинг” җәмгыяте аша техника сатып алу күләме буенча Башкортстан илдә беренче өч төбәк исем-легендә. Аграр җитештерүнең икенче мөһим юнәлеше — терлекчелек тармагы да һөнәри бәйрәмне якты йөз белән каршылады. Мәгълүм булуынча, республикада 2030 елга кадәрге эшчәнлекне күз уңында тоткан ит һәм сөт терлекчелеген үстерү программасы кабул ителгән иде. Анда хуҗалык итүнең барлык категорияләренә караучы хуҗалык-ларда да җитештерүне арттыруга этәргеч бирүче чаралар билгеләнде. Инвестиция проектлары бар. Программа кысаларында тормышка ашырылучы чаралар буенча быел сөт җитештерүне 900 мең тоннага җит-керергә тиеш идек. Ә 2030 елга бурыч — 1,5 миллион тонна. Бу — 2018 елдагы дәрәҗәдән үсеш 2,1 тапкыр, дигән сүз. Аграр ведомстводан хәбәр итүләренчә, узган 9 айда республикада 1,3 миллион тонна сөт җитештерелгән, ел дәвамында үсеш 1 процентка күбрәк. Башкортстан сөт җитештерү күләме буенча илдә икенче урында. Сөт терлекчелегендә ел дәвамында дистәгә якын инвестиция проекты тормышка ашырылды. Шунысы да игътибарга лаек: савым сыерларының продуктлылыгы, узган елның шушы чорындагы белән чагыштырганда, 5 процентка күтәрелүе дә чимал җитештерүнең артуына булышлык итте. Республикада сөт җитештерү күләме буенча Авыргазы районы хуҗалыклары лидер булып тора. Биредә тулай җитештерү 71,6 мең тоннага җиткән. Чакмагыш, Баймак, Әбҗәлил һәм Илеш районнарында бу күрсәткеч 56-45 мең тонна тәшкил итә. Республика Башлыгы Радий Хә-биров катнашлыгында “Инвестиция сәгате” форматында узган киңәшмәләрдә агросәнәгать тармагында гомум бәясе 218,8 миллиард сумлык 95 проект каралган. Проект кысаларында 15,5 мең яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Узган тугыз айда тармакка 10 миллиард сум инвестиция җәлеп ителгән, 250 яңа эш урыны булдырылган. Игенчелектә һәм терлекчелектә 7 проект тормышка ашырылган. Аларның гомум бәясе — 3,4 миллиард сумлык. Билгеле, дөнья күләмендәге икътисади кризис, коронавирус белән бәйле сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрнең сүрелүе авыл хуҗалыгы җи-тештерүенә берникадәр аяк чалды. Шундый шартларда да республика җитәкчелеге Башкортстан аграрийларына гына түгел, ә инвесторлар эшчәнлегенә дә уңайлы мохит тудырып, аларга дәүләт ярдәме күрсәтү юлларын тапты. Чыгымнарның бер өлешен каплау, ташламалы процент ставкалары, һәртөрле субсидияләр аларга Башкортстанда инвестицион мохитнең ышанычлы булуын күрсәтте. Калтасы, Әбҗәлил, Чакмагыш, Стәр-летамак, Зианчура, Яңавыл, Илеш һәм башка районнарда уңышлы тормышка ашырылучы проектлар да моны ачык дәлилли. Аграрийлар һөнәри бәйрәмен билгеләгәндә, әлбәттә, башкортстанлыларда, авыл хуҗалыгы бүгенге дәүләт сәясәтен тормышка ашыруны дәвам иткән хәлдә, Башкортстан ил күләмендә лидерлык дәрәҗәсен саклап калачак, дигән ышаныч тугандыр. Республикада иллегә якын эре инвестиция проекты тормышка ашырылуы да аграр эшчәнлектәге, җитештерүдәге һәм авылларның социаль сәясәтендәге күпкырлы проблемаларны хәл итүне үз эченә ала. Олег Төхвәтуллин.
Читайте нас