Башкортстан чигенә йогышлы инфекция якынлаша. Аңа каршы ничек көрәшәчәкбез? Русиядә соңгы айларда эпизоотик хәлнең катлаулануы күзәтелә. Урал һәм Идел буе федераль округларында кош гриппы чыганаклары арта. Курган, Саратов һәм Омск өлкәләрендә йогышлы чир таралуына каршы җитди чаралар кулланыла башлады. Соңгы атналарда кош-корт чиренең Чиләбе өлкәсендә һәм Татарстанда “кабынуы” турында хәбәр ителде. Татарстанның Мөслим районындагы чир чыганагының Башкортстан чикләреннән нибары 10 километр ераклыкта булуы республикабызда ветеринария хезмәте эшчәнлеген көчәйтү, махсус органнарның контрольлек итүен арттыру бурычын куя. Берничә көн элек республиканың Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин журналистлар белән очрашуда Башкортстандагы эпизоотик хәлгә бәя бирде һәм кош гриппын булдырмауга бәйле чаралар белән таныштырды. Азат Җиһаншин сүзләренә караганда, эпизоотик хәл ил күләмендә катлаулы. Бигрәк тә көзге айларда – күчмә кошлар җылы якларга киткәндә кош гриппы чыганаклары арта һәм аңа каршы кәрәшү дә катлаулана. – Күчмә кошларның Башкортстан биләмәләре аша очуы һәм аларның безнең сулыкларга туктап алуы да чир таралуга уңай шартлар тудыра, – диде Азат Салават улы. – Бу чирдән авыл ихаталарында асралган барлык су кошларының да – каз-үрдәкләрнең дә, тавыкларның да зыян күрүе бар. Шуңа күрә, бәлагә тарып, хуҗалыкта аларның күпләп үлүе күзәтелә икән, бу турыда ашыгыч рәвештә урындагы ветеринария хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәк. Әлбәттә, чир булуы ачыкланган очракта теге яки бу авылдагы барлык кош-кортны да үтилләштерергә, ягъни юк итәргә кирәк булачак. Идарә начальнигы, берничә көн элек әлеге мәсьәлә буенча онлайн-режимда республика киңәшмәсе үткәрелүен һәм анда махсус органнарга гына түгел, кош-корт үс-терүче предприятие җитәкчеләренә һәм шәхси ихата хуҗаларына да тәгаен бурычлар куелуын белдерде. “Әлегә төп бурыч – республика хуҗалыкларындагы хәл-торышны даими мониторинглау”, – диде Азат Җиһаншин. Кош гриппы икътисадка һәм кешеләр сәламәтлегенә нинди зыян китерә? Кош-кортның чирле булуын белмичә аның ите белән туклану ни дәрәҗәдә зыянлы? Йогышлы инфекциянең авыл җирендә таралуына юл куймас өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Шушы һәм гәзит укучыларны кызыксындырган башка сорауларга җавапны “Кызыл таң”ның киләсе санында республика Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин белән әңгәмәдә табарсыз. Али Сәйфуллин. Әгәр кош-кортларның күпләп авыруы, инфекция таралу шиге күзәтелгән хәлләр шаһиты буласыз икән, ашыгыч рәвештә бу турыда “кайнар телефон” аша хәбәр итәргә кирәк. Шалтырату республикада яшәүчеләр өчен түләүсез кабул ителә. Номеры: 8-800-75-55-828.