Уфада тармак алдынгыларын хөрмәтләделәр. Күптән түгел көзнең иң матур бәйрәмнәренең берсе — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү тармагы хезмәткәрләре көне үтте. Бу бәйрәмдә ашлык белән тулы амбарларны, ишелеп уңган яшелчә-җимешне дә күреп сөенәбез. Чыннан да, бүген җитеш тормышта яшәвебез дә нәкъ авыл эшчәннәренең уңганлыгына, эш сөюенә турыдан-туры бәйле. Бәйрәм уңаеннан берничә көн элек Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләренә дәүләт бү-ләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасын-да — механизаторлар, хуҗалык һәм предприятие җитәкчеләре, агрономнар, терлекчеләр һәм башкалар. 38 кешегә орден-медальләр, мактаулы исемнәр тапшырылды. Аларны Радий Фәрит улы һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлады. — Кадерле дуслар! Сезне һөнәри бәйрә-мегез — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм! Сезнең хезмәтегез — республикабыз горурлыгы ул. Бүген, бу бәйрәм көнендә, һәркайсыгызга ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Быел сез бөртеклеләрнең рекордлы уңышы белән сөендердегез — 4 миллион тоннадан артык ашлык үстереп җыйдыгыз. Терлекчелек һәм азык-төлек сәнәгате динамик үсештә. Хәтта шундый катлаулы вакытта да безнең аграрийлар темпны киметми. Тугыз айда республикада авыл хуҗалыгы җитештерүе дүрт процентка арткан. Тармак инвесторлар өчен иң отышлы юнәлешләрнең берсенә әверелә. Барлык бу уңышлар — сезнең хезмәт сөючәнлегегез, талантыгыз, заманча инновацияләр кертү нәтиҗәсе. Сез күңелегезне эшкә саласыз, эштә туган җирегезне яратуыгызны күрсәтәсез. Республика Хөкүмәте киләчәктә дә сезгә техника сатып алуда һәм җитештерүгә яңа технологияләр кертүдә ярдәм итәчәк. Алга таба да авылда яшәү өчен уңайлы шартлар тудырачакбыз. Социаль объектлар, торак һәм, әлбәттә, юллар төзүне дәвам итәбез. Газ, су, электр үткәрүгә игътибар кимемәячәк. Авыл халкына сыйфатлы белем алу, медицина хезмәте күрсәтү, ял итү, спорт һәм үзешчән иҗади үсеш белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруга бөтен көчебезне куябыз, — диде республика Башлыгы. Шушы ук көнне Республика йортында “Уңыш-2020” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Иң яхшы механизаторларны һәм машина йөртүчеләрне Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров котлады. “Иң яхшысы” исеменә конкурс 10 номинация буенча үткәрелде. Аларның һәркайсында быелгы урып-җыю эшләре чорында җиңүчеләр билгеләнде. Ашлык һәм чөгендер җыю комбайннарының, үзйөрешле чапкычның иң яхшы операторы, туңга сөрүдә иң яхшы механизатор, ашлык ташуда иң яхшы автомобиль шоферы сайлап алынды. — Конкурста сез һөнәргә чын күңелдән тугры, искиткеч оста булуыгызны күрсәттегез, яшьләр өчен үрнәк булырга хокукыгызны исбатладыгыз, — диде Андрей Назаров. Тулаем алганда, үсемлекчелек тармагы быел зур үсеш күрсәтте — 6 проценттан артык. Бу соңгы елларда республикада техника паркын яңарту буенча актив эш алып баруга да бәйле. Ел саен 300дән артык яңа трактор, 250гә якын ашлык җыю комбайны һәм башка заманча техника сатып алына. Шушы ук көнне Республика йорты алдындагы мәйданда Андрей Назаров “Уңыш-2020” конкурсында җиңүчеләргә “Лада-Нива” автомобильләреннән 20 ачкыч тапшырды. Гөлия Гәрәева.