+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
13 ноябрь 2020, 08:20

“Эш һәм акча үзебездә дә бар!”

Стәрлебаш районының Ленин исемендәге хуҗалыгы уңганнары шулай ди.

Стәрлебаш районының Ленин исемендәге хуҗалыгы уңганнары шулай ди.
Ленин исеме һаман үз бәясен төшерми, популярлыгын югалтмый. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы күп еллар дәвамында Стәрлебаш районында алдынгы булып кала. Кооперативның “юлбашчысы”-җитәкчесе дә гәзит укучыларга күптән таныш – шул ук уңган, булдыклы, тик тагы да тәҗрибәлерәк Юрис Синагулов. Хуҗалык биләмәләре Куганакбаш, Йомагуҗа һәм Иске Калкаш җирләрендә урнашкан. Ит-сөт җитештерүдә, үсемлекчелектә шушы авыллар халкы (эшләрнең аеруча кызу чорында 150дән артык кеше) көч сала.
Агымдагы ел бигрәк тә уңышлы булган. Дөрес, бөтен дөньяга ябырылган коронавирус афәте бу хуҗалыкны да читләтеп үтмәгән. Ике-өч кеше гаиләсе белән чирләп терел-гән, әлегә хәлләр тотрыклы, авыручылар юк. Вирус таралуны кисәтү өчен барлык шартлар тудырылган, битлек-ләр, дезинфекция чаралары җитәрлек булдырылган. Быел ленинлылар барлык тармактагы эшчәнлек нәтиҗә-ләреннән дә канәгать. 1 ноябрьгә бөртеклеләрнең тулай җыемы — 85 870, көнба-гышныкы 11 823 центнер тәш-кил итә иде. Хуҗалыкта бөр-теклеләр өчен 3 500 гектар мәйдан бүленгән. Көнбагышның гектар көче 20 центнердан арткан. Бер мең гектарда чәчелгән уҗым культуралары бигрәк тә куандырган. Көзге бодайның гектар куәте 42-43, арышныкы 30-32 центнер чамасы тәшкил иткән.
Җәен бодай өлгереп кенә килгәндә ике-өч атна көннәр нык кызу торып, бу бераз югалтуларга китергән. Әмма шуннан соңгы яңгырлар барысын да тәртипкә салган. Калган еллардан аермалы буларак, быел шикәр чөген-дере чәчмәгәннәр. Сәбәбе — Мәләвез шикәр заводының ябылуы. Аның урынына карабодай чәчкәннәр һәм бодай мәйданын арттырганнар. Әле барлык уңыш амбарларда саклана, ягулык-майлау материалларына, салым һәм хезмәт хакы түләргә аны кирәгенчә генә тотынганнар. Алган табышны ничек тә нәтиҗә-лерәк файдалану хакында уйлыйлар. Быел 1,3 миллион сумга дисклы тырма, һәрберсе 1,1 миллион сумлык ике печән-салам пресслагыч, 1,2 миллион сумга басуда төрелгән массаны ташу техникасы сатып алганнар. Фермада сөтүт-кәргечне яңартканнар. Аңа бер миллион сумнан артык акча тотынылган. Ленинлылар, нигездә, үз көчләренә таянып яши, эшли. Хезмәт хакы вакытында түләнә. Сәүдә хезмәт-тәшлеге өчен дә бурычлары юк.
— Барысы да әлегә үзебез теләгәнчә бара, — ди хуҗалык җитәкчесе Юрис Юнир улы. — Иген үстерүдә дә, мал санын арттыруда да, сөт һәм ит тапшыру буенча да хәл тотрыклы. Сөт хакы түбән булуы гына бераз күңелне төшерә. Өстә-мә хак салымы белән килограммы 23 сум 10 тиенгә озатыла. Бүген хуҗалыкта 1260 баш сыер малы асрала, шу-ның 380е — савым сыеры. Тулай савым — 17 357 центнер, бу күрсәткеч былтыргыдан 218 центнерга артыграк. Җитәкче хуҗалыкның алдынгы комбайнчыларын мактап телгә алды. Айнур Юнысов барлыгы 22 758 центнер ашлык суктырган. Ядкарь Чербаевның күрсәткече — 22 522, ә Рәфис Яминовныкы — 20 343 центнер. — Эшләгән кешегә кайда да эш бар, — ди Ядкарь Марат улы. — Бигрәк тә хәзерге заманда. Техника яхшы, уңай-лыклар булдырылган, рәхәт-ләнеп эшлә генә! Өлкән остазларының сүзенә яшьләр дә кушыла. Айнур — шушы авыл егете. Техниканы биш бармагы кебек белә, комбайнчы булып кына да 10 еллап эшли. Чәчкечтә, К-700 тракторында эшләү тәҗрибәсе бар. Нинди техникага утыра, шунда уңыш казана, чөнки – уңган. Рәфискә 25 яшь тула. Машинага бәләкәйдән мөкиббән. Өч яшьлек чагында ук КамАЗда йөргән әтисе артыннан елап калган булган. Аннары әтисе аны кабинага алган. Баскан килеш йөк машинасы тәрәзә-сеннән башы гына күренеп торган малайның. Шул вакыттан егет техникадан төшми дә. Автомеханикка, заправкалау станциясе операторына, водительгә укый һәм әле дә җаны-тәне белән техникага береккән. Эшләвенә күрә – акчасы да. Быел комбайнда эшләп, урак чорында 80 мең сум хезмәт хакы алган, аннары көнбагыш урагына кушылган. Хуҗалыкның киләчәге нәкъ менә шундый яшьләр кулында. Эш һәм акча эзләп әллә кая китәселәре юк!
Айгөл Юлъякшина.
Стәрлебаш районы.
Читайте нас