"Раевка” җәмгыятенең Уразмәт фермасында кышлату чорының уңышлы узуын биш ир узаманы билгели.
Әлшәй районында җитештерелгән тулай авыл хуҗалыгы продукциясе күләмендә терлекчелек тармагының өлеше электән зур булды. Моңа хуҗалыкларда фермаларны саклап калу, югары продуктлы маллар санын арттыру, заманча технологияләр куллану да булышлык итә. Җитәрлек күләмдә һәм сыйфатлы мал азыгы туплау исә тармакта ит һәм сөт җитештерүне арттыруга яңа мөмкинлекләр ача.
Хәзерге чорда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 6650 баш сыер малы, 2500 ат, өч меңгә якын дуңгыз, мең баштан артык сарык һәм кәҗә асрала. Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, кышлату чорына 14 мең тоннага якын печән, 19 мең тонна салам хәзерләнгән, 21 мең тонна сенаж салынган, фураж 7,5 мең тонна тупланган. Терлекчелек нык үсешкән хуҗалыклар силоска кукурузны да күпләп игә, 13 мең тоннага якын силос салынган.
— Мал азыгы туплау мәсьәләсен без уңышлы хәл итә алдык, — ди районның баш зоотехнигы Флүр Солтанов. — Гомумән, мал азыгы хәзерләү, шулай ук урак чоры быел бик тә уңайлы килде, көннәр коры торды. Ә бу инде тупланган мал азыгының сыйфатына да зур йогынты ясады. Мәсәлән, печән һәм саламның сыйфаты аеруча яхшы, бу сенажга да кагыла. Былтыргы белән чагыштырганда, мал азыгы байтакка күбрәк хәзерләнде. Район буенча кышлату чорына һәр баш малга 34,2 центнер азык берәм-леге тупладык. Үткән елда әлеге күр-сәткеч 30га да җитмәгән иде. Димәк, алдагы кышлату чорында тармакта продукция дә күбрәк җитештереләчәк. Хәзерге вакытта күпчелек хуҗа-лыкларда маллар җәйләүләрдән фермаларга кайтарылды. “Раевка” җәмгыятендә дә кышлату чоры уңышлы башланды дип әйтергә мөмкин. Ху-җалыкның Уразмәт фермасы мөдире Флүр Нурмөхәммәтов моны мисаллар белән раслады:
— Барлык терлекчелек биналары да яхшылап ремонтланды, сөтүткәргечләр, башка механизмнар көйләнде, — ди ул. — Гомумән, безнең предприятие үсемлекчелеккә махсуслашса да, хуҗалыкта терлекчелеккә дә игътибар зур. Атап әйткәндә, югары токымлы маллар кайтарыла, аларның һәрберсе ныклы исәпкә алынган, савым көтүе малларына күзәтчелек компьютер аша алып барыла.
Хәзерге вакытта фермада 220 баш савым сыеры һәм 130 баш яшь мал асрала. Быел маллардан яхшы үрчем алынды. Шуңа бәйле, мал азыгы да мул хәзерләнде, ул кышлатуга җитәрлек. Маллар рационын төрләндерү буенча да чаралар күрелеп, сусыл азык күпләп тупланды. Кыскасы, маллар кышлатуны нәтиҗәле үткәрербез, дип ышанам. Ферма мөдиренең тармакта тәҗрибәле белгеч икәнлеге хезмәтне оештыруда, кул астында эшләүчеләргә таләпчәнлегеннән дә күренеп тора. Авыл хуҗалыгы ветераны өчен быелгы маллар кышлату чоры истәлекле вакыйга белән дә билгеләнмәкче – Флүр Тәлгать улының тармакта эшли башлавына 30 ел тула. Эшчәнлегендәге гомерлек һөнәр аңа әтисе – шулай ук ферма мөдире булган Тәлгать Биктимер улыннан күчкән. Флүр хезмәт юлын Стәрлетамак совхоз-техникумын тәмамлагач, колхозда ветеринар булып башлый. Яшь белгечнең оештыру сәләтен күреп, җитәкчелек аңа ферма мөдире эшен тәкъдим итә. Әйтергә кирәк, ышаныч аклана. Уразмәт сөтчелек фермасы электән терлекчелек коллективлары арасында районда алдынгылар сафында йөрде, Флүр Нур-мәхәммәтов тырышлыгы белән бу бүген дә дәвам иттерелә. Ә бу эштә аңа тәҗрибәле терлекчеләр Ришат Нигъмәтуллин, Илмир Гыймалетдинов, Алик Хөснетдинов һәм Рим Вәлиуллин ярдәм итә.
Фәнүр Гыйльманов, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.