+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
17 ноябрь 2020, 06:40

Авылга кемнәр кирәк?

Бирегә эшкә кайтучы яшь белгечләргә “подъемный” күләмен 750 мең сумга җиткерү бурычы куела.

Бирегә эшкә кайтучы яшь белгечләргә “подъемный” күләмен 750 мең сумга җиткерү бурычы куела.
Илебездә аграр юнәлештә югары белем бирүче 54 уку йорты бар һәм аларда 314 меңнән күбрәк кеше белем ала. Экспертлар фикеренчә, югары белемле яшь белгечләрнең барысы да авыл хуҗалыгына эшкә кайткан булса, бәлки, бу кадәрле үк университет та кирәкмәс иде. Шул ук вакытта рәсми мәгълүматларга караганда, әлеге вакытта агросәнәгать тармагында эшләүче хезмәткәрләрнең 42 процентының һөнәри квалификациясе юк. Югары уку йортларының ел саен кимендә 35 мең аграр белгеч укытып чыгаруын исәпкә алганда, авыл хуҗалыгы махсус белемле һөнәр ияләренә ихтыяҗ кичерергә тиеш түгел дә кебек. Билгеле, җәмгыятьтә авыл хуҗалыгы, аграр җитештерү — заманнан артта калган техника кулланылган авыр хезмәт, иске технологияләр дигән караш һаман да саклана. Шунлыктан, ил күләмендә аграр уку йортларына укырга керүчеләр генә түгел, диплом алучы яшь белгечләр арасында да авылга эшкә кайтырга теләк белдерүчеләр елдан-ел кими. Сәбәп нәрсәдә? Моңа җавап та заманалар үзгәргән саен үзгәреп торды.
Узган гасырның 70-80 елларында, әйтик, яшьләрнең авылда эшкә калырга теләмәвенең сәбәбен социаль мәсьәләләргә — урамнарда асфальт түшәлмәүгә, яшьләр өчен клублар җитешмәүгә, йортларның үзәкләштерелгән газ-су линияләренә тоташтырылмавына бәйләсәләр, хәзер алар башкада, билгеле. Башкортстанда да агросәнәгать тармагын кадрлар белән тәэмин итү кискен тора. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикада агросәнәгать комплексында кадрлар кытлыгы ел саен уртача 3,5 мең кешегә җитә. Монда, билгеле, сүз югары белемгә ия белгечләр турында гына бармый. Шушы ук чыганакка караганда, тармакта эшләүчеләр саны ел саен 4-5 процентка кими бара. Мәсәлән, республиканың аграр тармагында хезмәт салучылар саны әлеге көндә 2017 ел белән чагыштырганда 6 процентка кимрәк. Чагыштыру өчен: 2009 елда аграр секторда — 100,4 мең, 2006 елда 136 мең кеше эшләгән булса, узган ел ул 59 мең кешедән артык кына булган. Яшь белгечләрне авылга ничек җәлеп итәргә? Кадрлар белән тәэмин итүне яхшыртуда нинди чаралар күрергә кирәк? Дәүләт җыелышы-Корылтайда узган парламент тыңлауларында катнашучылар шушы сорауларга җавап эзләде, төрле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре үз фикерләре белән уртаклашты. Авыл хуҗалыгы тармагының эшче көчләргә мохтаҗлык кичермәгән чагы булды микән? Узган гасыр ахырында аграр реформалар, соңгы унъеллыкларда модернизацияләү сәясәте һәммәсе дә шушы мохтаҗлыкны, авыллардагы эшсезлекне тагын да көчәйтеп кенә җибәрде. Ничек кенә мактансак та, чит ил техникалары аграр җитештерүдә кеше көчен алыштыра алмый. Ихтимал, ил күләмендә бәләкәй хуҗалыкларны бетереп, эре холдингларны үстерүгә юнәлеш алынуы да бу проблемаларны тагын да катлауландырып җибәргәндер.
Әлеге парламент тыңлауларында мине Дәүләт җыелышы-Корылтайның комитет рәисе Раил Әсәдуллин чыгышында яңгыраган мәгълүмат уйландырды. Гомумән, республиканың төрле югары уку йортларында әлеге вакытта 63 мең 654 студент укый һәм аларның нибары 20 проценты гына авылга эшкә кайтырга планлаштыра икән. Студентларның 49,9 проценты — авыл балалары. Комитет рәисе белдерүенчә, диплом алган яшь белгечләрнең 15 меңнән күбрәгенең, гомумән, эшкә урнаша алмау куркынычы да бар.
— Әлбәттә, мин аграр университет белемен алучылар турында гына әйтмим, гомум белем бирү мәктәпләре укучылары һәм югары уку йортлары студентлары арасында үткәрелгән анкета белешмәләреннән күренүенчә, университет тәмамлаганнан соң аларның 21 проценты гына авыл җиренә эшкә кайтырга планлаштыра, калган 79 проценты эш һәм яшәү перспективасын ил һәм республика шәһәрләрендә күрә. Шул ук вакытта, егетләр һәм кызларның авылга эшкә ни өчен кайтырга теләмәвенең сәбәбен 38 проценты “үз-үзен реализацияләү” өчен шартлар булмауда күрә, 30 проценты эш хакының түбән булуын, 19 проценты — инфраструктура һәм 9 проценты торак булмавын атый. Игътибарга лаек фактор: сорау алуда катнашучыларның 4 проценты авылда мәдәнилек дәрәҗәсенең түбән һәм шәһәрдә фатирлары булуын, авылда гомум белем бирүнең түбән булуы аркасында кайтырга теләмәвен күрсәткән, — диде Раил Әсәдуллин.
Эшкә урнашканда кайсы очракларда авылга өстенлек бирер идегез, дигән сорауга да җаваплар бик кызыклы. Әлеге чарада катнашучыларның 32 проценты хезмәт хакына өстәмә түләнелсә, 24 проценты — карьера үсеше мөмкинлеге булса дип белдергән. 16 проценты — торак белән тәэмин ителүгә, 13 проценты — “подъемный” түләнелүгә, 8 проценты социаль-көнкүреш шартларының яхшы оештырылуына һәм 7 проценты үз һөнәре — белгечлеге буенча эшли алуга өстенлек биргән. Күренүенчә, 20 еллар элек яшь белгечләр авылга кайту өчен төп шарт итеп, беренче чиратта, торак, яхшы хезмәт хакы һәм урында мәктәп-балалар бакчалары булуын күрсәтә иде. Ә хәзер шәһәрдә фатирлы булган өчен генә авыл җиренә эшкә кайтырга баш тартучылар да аз түгел. Шул ук вакытта. Рәсми чыганаклар раслаганча, республикада авылда яшәүчеләр саны кимү күзәтелә. 2010 елда, мәсәлән, авыл халкы гомум күрсәткечтә 39,4 процент тәшкил итсә, 2020 елда 37,5 процентка калган. 2000-15 елларда Башкортстанда авыл халкы яшәгән 100дән артык торак пункт юкка чыккан. Югарыда сүз авыл хуҗалыгы өчен генә кирәкле булган белгечләр турында түгел, табиблар, укытучылар һәм башка һөнәр ияләре турында да барды. Аграр тармакны квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү проблемасы тагын да катлаулырак.
Парламент тыңлауларында республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ләлә Дәүләтбаева үз чыгышында аграр тармакта белгечләр җитешмәүгә бәйле кыенлыклар турында гына таныштырмады, ә мәсьәләне хәл итүгә йогынты ясаячак чаралар турында да бәян итте. Белешмә. Министрлык фаразлары буенча, 2021 елга республика хуҗалыкларына 115 агроном, 163 агроинженер, 138 зоотехник, 187 ветеринар, 163 механизатор җитешмәячәк. Диплом алучы яшь белгечләрнең нибары 20-30 процентының гына (800гә якын кеше) авыл җирендә үз һөнәре буенча эшкә урнашуы көтелә. Аларның 30 проценттан аз гына күбрәгенең аграр предприятиеләрдә өч ел дәвамында эшләве фаразлана.
— Республика агросәнәгать комплексында кадрлар проблемасын хәл итү максатында колачлы чаралар күрелә, — диде Ләлә Дәүләтбаева. — Әйтик, авылга эшкә кайтучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү максатында яшь белгечләргә “подъемный”лар бирелү үзен аклады. Аграр хуҗалыкта кимендә алты ай эшләгән очракта аларга республика казнасыннан 500 мең сум акча бирелде. 2009 елдан башлап мондый ярдәмгә 1,5 меңгә якын яшь белгеч ия булды, — диде министр урынбасары. Әйтергә кирәк, әгәр яшь белгеч мохтаҗ дип табылса, авыл җирендә йорт салуга яки аны сатып алуга тотынылган чыгымнарның 70 процентына кадәрен компенсацияләү мөмкинлеге дә йөзләрчә яшь һөнәр иясенә зур ярдәм булды.
Министрлык вәкиле сүзләренә караганда, 2022 елга кадәр бер меңнән артык гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртуга субсидияләр алачак. Быел мондый ярдәм 212 гаиләгә күрсәтелде, авыл ипотекасы буенча да 593 кеше гомум суммасы 1,2 миллиард сумнан арткан дәүләт ярдәме алды. Ләлә Дәүләтбаева сүзләренә караганда, 2020 елдан башлап, Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы буйсынуындагы югары уку йортларында белем алучы студентларның яшәве, производство практикасы үткәрү белән бәйле булган чыгымнарның 30 процентына кадәрен, укучы студент белән килешү төзелгән очракта, аграр җитештерүчеләргә субсидия рәвешендә кайтарып бирү каралды. Быел төзелгән килешүләр буенча 142 предприятие 501 хезмәткәрне, 76 аграр оешма 286 студент-практикантны җәлеп иткәне өчен шундый субсидия алачак. 2021 елдан чыгымнарны каплату ставкасы 90 процентка кадәр күтәреләчәк. Әлбәттә, авылда эшкә калырга теләк белдерүчеләр арасында урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар зур урын ала һәм аларның яртысы диярлек киләчәген авыл тормышы белән бәйли. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы аграр юнәлештәге колледжларда белем алучыларга да дәүләт ярдәме, аларны эшкә урнаштыру, укыту һәм практик күнекмә үткәрү белән бәйле чыгымнарны аграр предприятиеләргә кайтарганда, шартлар югары белемле һөнәр ияләренекенә тиң булырга тиеш, дигән фикердә. Министр урынбасарының мондый тәкъдиме парламентта гына түгел, ә Хөкүмәт дәрәҗәсендә яклау табар, дигән ышаныч бар.
Белешмә. Аграр ведомстводан хәбәр итүләренчә, бүген авыл хуҗалыгында даими эшләүче һөнәр ияләренең 20 проценты чамасының махсус һөнәри белеме юк, 52 проценты башлангыч һөнәри белемгә ия. Җитәкчеләр һәм баш белгечләрнең 14 проценты урта яки югары махсус һөнәри белемсез, шул исәптән урта звено кадрлары буенча әлеге күрсәткеч 44 процент тәшкил итә. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы аграр тармакка эшкә килүче яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне әлеге 500 мең сумнан 750 мең сумга күтәрергә тәкъдим итә. Моның өчен бюджет чыгымнарын арттыру таләп ителми. Ә бары тик ул акчаларны бирү тәртибен үзгәртергә, ягъни, дәүләт ярдәмен салымын кайтарып бирү шарты белән бүленгән аграр предприятиегә түгел, ә турыдан-туры яшь белгечкә бирергә кирәк.
— Авылда төп йөкне тартучы механизаторлар турында да онытырга ярамый, — ди министрлыкның бүлек начальнигы урынбасары Алмаз Галимов. — Тармакта тракторчыларга ихтыяҗ зур. Ваканцияләр исемлегендә гомум исәптән алар 17 процент тәшкил итә. Аннары агрономнар һәм машина белән сыер саву операторлары килә. Тармакка бүгеннән таләп ителгән һөнәр ияләре арасында — 7шәр процент белән зоотехниклар һәм терлекчеләр. “Үзебезнеке. Фермерлык” платформасының махсус эшләнелгән порталында кайда күпме эш көче кирәклеге, торак, хезмәткә түләү мәсьәләләре белән һәркем якыннан таныша ала. Әйтергә кирәк, биредә кызыксындырган һәр оешма белән якыннан танышу, экскурсия ясау, стажировка үтү мәсьәләләрен хәл итү мөмкинлеге бар. Билгеле, бүген аграр җитештерүгә бәйле проблемаларның дөнья күләмендәге яссылыкка чыгарылуы да очраклы түгел. Планетада яшәүчеләр арасында азык-төлеккә кытлык кичерүчеләр артуы, глобаль җылыну, демографик үсеш, табигый катаклизмнар — һәммәсе дә якын киләчәктә кешелек дөньясын җитди сынаулар алдына куюы ихтимал. Димәк, бик тиздән дәүләтләрнең куәте корал белән генә түгел, ә азык-төлек бәйсезлеге белән дә билге-ләнергә мөмкин. Шуңа күрә дә ил башлыгы Владимир Путинның 2024 елга кадәр аграр экспорт күләмен ике тапкырга арттыру турында бурыч куюы, авыл хуҗалыгы үсешенә этәргеч һәм, гомумән, авылда яшәүчеләрнең хезмәтен генә түгел, ә социаль-көнкүреш шартларын яңа биеклеккә күтәрергә тиешле һәртөрле дәүләт программалары да дөнья күләмендәге заман “чакыруына” җавап булып яңгырый.
Русиянең яшәеш тамырлары һәрвакыт авылда булды һәм илебезнең киләчәктә дә дөньяда куәтле аграр держава булып калачагына шик юк. Монысы, әлбәттә, дөрес аграр сәясәткә һәм аны тормышка ашыручы авыл кешеләренең хезмәте, яшәеше белән бәйле. “Кызыл таң” эксперты фикере Рәсүл Госманов, Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы: — Авыл хуҗалыгы эшчәнлеге икътисадта тере организм кебек ул. Аның асылын өч тирән тамыр берләштерә: җир, капитал һәм хезмәт. Минем карашка, әлегә кадәр, гомумән, ил күләмендә шушы өч “тамыр”ның берсен генә — хезмәтне оештыру мәсьәләсендә генә күпмедер алга китеш сизелә. Башкортстан мисалында караганда, хәл болайрак тора. Республикада теркәлгән 800 берәмлек эре авыл хуҗалыгы предприятиесе, бер меңгә якын фермер хуҗалыгы һәм 700 мең тирәсе крестьян ихаталарында без, нигездә, җитештерүне югары технологияләргә бертигез дәрәҗәдә күчерә алмыйбыз. Моны беренче чиратта заманча карашлы, амбициоз фикерле җитәкчеләр һәм белгечләр җитешмәү белән аңлатырга кирәк. Парламент тыңлауларында каралган тәкъдим-фикерләр белән таныштым. Кыю, көн кадагындагы проблемалар. Ләкин шуны да әйтергә телим: авылда аерым категория белгечләргә генә өстенлек бирелергә тиеш түгел. Мин бу проблеманы муниципалитетлар бурычы итеп карыйм. Нинди һөнәр иясе кирәклеген, аларны эшкә алу белән бәйле мәсьәләләрне, торак белән тәэмин итүне аграр хуҗалыклар урындагы власть органнары белән берлектә хәл итәргә тиешләр. Әлбәттә, барысы да икътисадка, җитештерүгә бәйле. Ә анысы, билгеле, кадрлар эшчәнлеген оештыра белүдән, аларның үз урыннарында булуыннан тора. “Подъемный” күләмен 750 мең сумга кадәр күтәрү тәкъдимен хуплыйм. Әмма, аерым районнарда бу акча җир участогы сатып алуга гына җитәчәк бит. Артып калган акча да яхшы йорт салуга җитмәячәк.
Элек мондый проблеманы хәл итү, нигездә, яшь белгечне эшкә кабул итүче аграр хуҗалык җилкәсендә генә иде. Ә дәүләт “арттан этәрлек” кенә ярдәм күрсәтте. Әйтергә кирәк, республика аграр ведомствосының бу тәкъдимен дәүләт кабул итсә, ул авылларны җанландыруда, җитештерүне арттыруда бик зур адым булыр иде. Яшь белгечләрнең авылдагы хезмәт хакын шәһәрдәге белән чагыштырулары һәм аерманың ике тапкырга кимрәк булуы да дөрес. Яхшы хезмәт хакы булмаганда, шәһәр тормышын ташлап кайсы егет-кызның авылга эшкә кайтасы килсен?! Кызганычка каршы, юллама белән үзләре укыткан студентларны диплом алгач кабат эшкә алучы аграр предприятиеләргә “студент чыгымнарын” дәүләт 100 проценты белән субсидияләве дә проблеманы хәл итә алмады. Ни өчендер аграр оешмалар студентларны түләп укытырга да, аннары эшкә алырга да ашыкмады. Минемчә, хәзер “футбол тубы” диплом алучы яшь белгечләр “капкасында”. Аграр хуҗалыклар белән студентларның килешү төзү, аннары анда эшкә кайтып урнашу мөмкинлеге гарантияләнә ала. “Подъемный” күләме дә бәләкәй түгел. Иң мөһиме, бүген тотрыклы югары хезмәт хакы түләгән, вазыйфа буенча үсеш карьерасын тәэмин итәрдәй аграр хуҗалыклар аз түгел. Эшсезлек һәм икътисадның башка тармакларында тотрыксызлык дәвам иткән вакытта, мтнемчә, авыл хуҗалыгы — үзеңне эшең белән күрсәтү өчен иң ышанычлы юнәлеш.
Олег Төхвәтуллин
Читайте нас