19 ноябрьдән халык тавыш бирүе башланды, аның барышында Русиядә яшәүче һәр кеше яраткан продуктына һәм үз төбәгенә ярдәм итә алачак.
"Русия тәмнәре" төбәк азык-төлек брендларының беренче милли конкурсы Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылды. Ярыш фермер продукциясенә ярдәм итү буенча тулы бер комплекс чараларының беренче этабы булачак.
«Русия тәмнәре» төбәк брендлары федераль конкурсында катнашучы Башкортстанның барлык 26 бренды да халык тавыш бирүенә кертелгән. Теләгән һәр кеше үзенең яраткан продукты өчен тавыш бирә ала. Шуңа күрә халык тавыш бирүендә Башкортстанның яраткан брендын хупларга кирәк.
Тавышны конкурсның рәсми сайтында бирергә кирәк:
https://russiantastes.ru/.
- Республикабыз һәм илнең башка төбәкләре халкын үз тавышы белән Башкортстанның иң яхшы азык-төлек брендларын хупларга чакырам, - ди вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Фото: Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан.