Быел республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме 2019 елдагыдан 25 процентка артыр дип көтелә.
“АПК продукциясе экспорты” гомумдәүләт проекты илебездә агросәнәгать тармагын үстерүгә генә түгел, авыл тормышын яхшыртуга һәм шулай ук, җитештерү-челәрнең дөнья сәүдә базарына чыгуына да зур этәргеч бирде. Проектның төп максаты — 2024 елга кадәр агро-сәнәгать продукциясе экспортын 45 миллиард долларга җиткерү.
Федераль тармак министрлыгы мәгълүматларына караганда, Русия соңгы 10 айда продукция экспортлау күләмен, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 14 процентка арттырып, 23,067 миллиард долларга җиткерде. “Агроэкспорт” федераль үзәге белгечләре әзерләгән белешмәдән күренүенчә, шушы вакыт эчендә чит илләргә ашлык поставкалау күләме 14 процентка арткан, май-жир, азык һәм эшкәртү сәнәгате продукцияләре 17шәр процентка күбрәк озатылган. Ит һәм сөт продукцияләре экспорты күләме, елның 10 аенда 43 процентка артып, 917 миллион доллар тәшкил иткән. Бер үк вакытта, балык һәм диңгез продуктлары экспортының бер ел эчендә 4 процентка кимүе күзәтелә.
Шул ук рәсми чыганаклардан күренүенчә, Русия продукциясен импортлаучы илләр арасында Кытай Республикасы лидер булып кала. Елның 10 аенда бу илгә Русиядән 3,2 миллиард доллар күләмендә аграр продукция озатылган. Үсеш — 244 процент. Шушы чорда Евросоюз илләренә экспорт 11 процентка үскән. Ә Төркия белән уңышлы хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, әлеге күләм, 20 процентка артып, 2,5 миллиард долларга җиткән.
Гомумдәүләт проектында билгеләнгән бурычлар Башкортстанда ничек үтәлә һәм республикабызның кайсы илләр белән экспорт хезмәттәшлеген арттыру мөмкинлекләре бар?
Русиянең азык-төлек экспорты белән бөтендөнья сәүдә базарына чыгуы чит илләр белән хезмәттәшлекне үстерүгә дә, үзебездә агросәнәгать тармагын модернизацияләүгә дә зур мөмкинлекләр ачты. Әле берничә ел элек кенә сәүдә мәйданында башкаларны “үз көенә биеткән” АКШ моңа кадәр Русияне азык-төлек поставкалаучы ил буларак кына таныса, соңгы елларда ул безнең илне иң төп көндәше итеп кабул итә башлады. Русиядә соңгы елларда аграр сәясәтнең либераль юнәлешләрдән читкә китүе авыл хуҗалыгын яңача шартларда үзгәртеп корырга, җитештерүчеләргә дәүләт ярдәмен арттырырга мөмкинлек тудырды.
Илебезнең аграр продукциясен әлегә кадәр күпләп алучы илләр исемлеге Кытай, Төркия, Корея, Казахстан һәм Мисыр белән чикләнә иде.
Күптән түгел Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев ил башлыгы Владимир Путин катнашкан Хөкүмәт утырышындагы чыгышында быел аграр җитештерүчеләрнең тагын 14 ил базарына керергә рөхсәт алуы турында хәбәр итте. Гому-мән, Русия авыл хуҗалыгы продукциясе әлеге вакытта 160 илгә озатыла. Якын Көнчыгыш, Көн-чыгыш һәм Көньяк Азия, Африка, Евросоюз һәм БДБның күпчелек илләре белән ике яклы хезмәт-тәшлек җепләре елдан-ел ныгый.
Аграр эскпортта кайсы продукциягә сорау зур дигәндә, әл-бәттә, кереме буенча, шикәр комына өстенлек бирелә. Елның сигез аенда, мәсәлән, ул 359 миллион долларлык озатылган. Үсеш — 318 процент. Шушы вакыт эчендә 1,69 миллиард доллар күләмендә көнбагыш мае экспортланган, аның үсеше — 38 процент. Сыйфатлы бодайдан башка, чит илләргә озатылган төп 10 аграр продукция исемлегендә, шулай ук, кош ите, кузаклылар, кукуруз, дуңгыз ите, соя мае һәм арпа зур урын алып тора. Әйткәндәй, узган елның гыйнвар-июль айларындагы экспорт күләме белән чагыштырганда, кош итен озату — ике тапкыр, дуңгыз ите 2,8 тапкыр арткан. Мониторинглау нәтиҗәләренә караганда, авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау буенча Русиядә икенче урында — Идел буе федераль округы — 45 процент.
Дөнья базарында нинди продукциягә ихтыяҗ бар һәм Русия аграр җитештерүчеләре “сәүдә уены”нда ни дәрәҗәдә үз йөзен саклап кала ала? Тәүге сорауга берникадәр җавап табылды булса кирәк. Ә “уенга” килгәндә, монысы инде күптән куәтле илләрнең сәяси көндәшлегенә бәйле түгел. Русиянең аграр экспортында иң зур урынны Кытай Республикасы алып торуы да дәлилли моны. Тоташ экспорт күләмендә аграр өлеше 14 проценттан арта. Елның 10 аенда бу илгә Русия 3,7 миллион тонна продукция озатты. Экспертлар фикеренчә, Кытай Русиядән дуңгыз ите сатып алу күләмен арттырырга тели. Кош һәм терлек итенә дә ихтыяҗлары зур. Русиянең Кытай базарын шикәр комы, кондитер эшләнмәләре, бөртекле һәм кузаклы культуралар, ярма продукциясе белән тагын да тулыландыру мөмкинлеге бар.
Әлбәттә, Русия җитештерүчеләренең дөнья базарындагы ихтыяҗлар белән хәбәрдар булуы аларга аграр бизнесны дөрес оештырырга ярдәм итәчәк. Шушы көннәрдә Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин аграр хуҗалыкларга чит илләр белән хезмәттәшлекне арттырырга булышлык итүче карарга кул куйды. Аңа ярашлы, чит илгә озатылган продукцияне сертификатлау өчен бирелгән субсидиягә дәгъва итүче предприятиеләр саны тагын да артачак. Моңа кадәр тышкы сәүдәгә продукция озатучы үзе генә субсидия алган булса, яңа карарга ярашлы, хәзер аграр продукцияне экспортлаучылар арадашчылар белән эшләгән очракта да дәүләт ярдәмен алачаклар.
Башкортстан аграрийлары да “АПК продукциясе экспорты” гомумдәүләт проекты кысаларында колачлы бурычлар билгеләде һәм алар уңышлы тормышка ашырыла. Шундый ук проектның республика программасы кабул ителде. Билгеле, дөньядагы, илдәге хәлләр аграр тармак эшчәнлегенә тәэсир итмичә калмады. Әмма авыл хуҗалыгын сынаулар сындыра алмады. 2020 елның тугыз ае йомгаклары буенча, республикада тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 4 процентка артты. Тулай төбәк продукты күләмендә аграр тармак өлеше 7 проценттан узды.
Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, җитештергәнен экспортка озату белән шөгыльләнүчеләрнең эш нәтиҗәләре тагын да яхшырак.
Белешмә. Гомумдәү-ләт проекты кысаларында, Башкортстанның аграр экспорты күләме 2024 елга 230 миллион долларга җитәргә тиеш. Якынча исәпләүләргә караганда, елның гыйнвар-сентябрь айларында экспорт күләме узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 40 миллион долларга артып, 113,7 миллион долларга җиткән.
Тармак министрлыгының бүлек начальнигы урынбасары Алмаз Галимов сүзләренә караганда, экспорт структурасында иң зур өлешне — 49,4 процентны май-жир продукциясе ала. Чит илләргә озатылган тулай продукция күләмендә азык һәм эшкәртү сәнәгате продукциясе — 17, орлык мае, спирт, бал һәм башка продуктлар — 17,7 һәм бөртекле культуралар 12,6 процентны алып тора.
Башкортстанда җитештерел-гән экологик чиста үсемлек мае нигездә Кытай Республикасына һәм Төркиягә озатыла. Әйткәндәй, узган ел көнбагыш мае республика ихтыяҗыннан 6 тапкыр күбрәк җитештерелгән иде. Быел да уңыш югары.
Аграр экспортта шикәр комы өлеше дә зур. Узган елда ул республикада 200 мең тонна җи-тештерелгән иде. Монысы да сәүдә ихтыяҗыннан ике тапкыр күбрәк. Соңгы елларда шикәр комын күпләп Казахстан һәм Үзбәкстан республикалары ала.
— Гомумдәүләт проектлары республиканың аграр җитештерүендә булган потенциалны ачарга, аны үстерергә этәргеч бирде, — ди Илшат Фазрахманов. — Соңгы ике елда көн кадагындагы аграр проблемаларның Хөкүмәттә узган “Авыл сәгате”ндә каралуы, республика Башлыгы Радий Хәбировның даими рәвештә аларны хәл итү барышы белән кызыксынып торуы һәм ярдәм итүе эшчәнлектә яңа караш уятты, таләпчәнлегебезне, җаваплылыгыбызны көчәйтте. Боларның һәммәсе дә аграр тармактагы казанышларыбызда чагыла. Кыю рәвештә дөнья базарына чыгабыз. Әлеге вакытта безнең аграрийлар дөньяның 41 иленә үз продукцияләрен озата. Башкортстанда җитештерелгәнне Казахстан, Латвия (Евросоюз илләре өчен транзит ил) ала. Кытай, Таҗикстан, Үзбәкстанга экспорт күләме үсә. Пакистан, Монголия, Литва, Норвегия, Белоруссия һәм башка республикалар белән шулай ук экспорт хезмәттәшлеге елдан-ел яхшыра. Минемчә, экспорт белән шөгыльләнүче хуҗалыкларның арта баруы безнең җи-тештерүдән тыш, базар шартларындагы көндәшлектә үз урыныбызны табуыбыз турында да сөйли.
Аграр экспортта эре хуҗа-лыклар гына катнашмый, әлбәт-тә. Республика Хөкүмәтенең берничә ай элек кенә узган президиум утырышында “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомум-дәүләт проекты кысаларында экспортка продукция (товар) җитештереп озату белән шө-гыльләнүче кече һәм урта малтабарлык субъектларына грантлар бирү мәсьәләсе каралган иде. Хөкүмәт рәисе Андрей Назаров чыгышыннан күренүенчә, грант акчасы экспорт киле-шүе нигезендә кергән сумманың 10 проценты күләмендә булачак. Аның фикеренчә, бу карар республикада экспорт күләмен арттыру һәм гомумдәүләт проектында билгеләнгән бурычларны үтәү өчен яхшы инструмент булачак.
Белешмә. “АПК продукциясе экспорты” гомумдәүләт проекты кысаларында быел “Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү” төбәк проекты кабул ителде. Аның буенча Башкортстанда 2 мең 154 кешене кече һәм урта малтабарлыкка җәлеп итү бурычы тора. Тармак министрлыгы вәкиле сүзләре-нә караганда, шушы максатларга 266 миллион сум акча бүлү карала.
Олег Төхвәтуллин.