+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
24 ноябрь 2020, 07:40

Малларга черкиләр явы һөҗүм иткән

АКШның Луизиана штатында гадәттән тыш хәл күзәтелә.

АКШның Луизиана штатында гадәттән тыш хәл күзәтелә.
Шәхси ихата малларына көтмәгәндә москитлар явы һөҗүм иткән һәм бу хәл штатта мал асраучыларны гына түгел, ә ит-сөт белән сәүдә итүче, эшкәртүче предприятиеләр эшчәнлеген дә зур куркыныч астына куя. Черкиләрнең чиге юк. Аның популяциясенә дә галимнәр чик куя алмый әлегә.
Москитлар һөҗүме бигрәк тә бу төбәктә “Лаура” ураганы үткәннән һәм ул алып килгән көчле яңгыр-лардан соң башланган. Аяусыз черкиләр хуҗалыклардагы үгезләрне, сыерларны, бозауларны, атлар һәм боланнарның һәммәсен дә талый. Ветеринарлар штаттагы фермер-ларның көн саен 300-350 башка кадәр төрле терлек югалтуы турында хәбәр итә. Соңгы тапкыр мондый табигать казасы белән бәйле фаҗига 2002 һәм 2005 елларда “Лили” һәм “Рита” давылларыннан соң булган. Әмма быелгысы алардан да куркынычрак. Терлекләр, нигездә, москит тешләвеннән түгел, ә аларның тынгысызлавыннан хәлсезләнеп үлә, дип яза урындагы басма.
Хәлне сентябрь аендагы эсселек тә катлауландырган. Кайбер фермерлар терлекләренә махсус кием дә кидерә башлаган. Тагын да хәвефлесе — усал черкиләр кешеләр сәламәтлегенә дә зур зыян салган. Дәваханәләргә озатылучылар да бар. “Лаура” давылы, АКШка Латин Америкасы ягыннан килеп, штатта зур җимереклекләр калдырган. Табигать казасында 30дан артык кеше үлгән. Давылда җилнең уртача тизлеге сәгатенә 241 километрга җиткән.
Читайте нас