+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
24 ноябрь 2020, 07:25

Югалтуларны страховка каплаячак

Соңгы елларда республиканың авыл хуҗалыгы аномаль һава шартларында шактый югалтуларга дучар булды. Дуңгызларда һәм кош-кортларда йогышлы чирләр табылганда тармакта хәлнең тагын да катлаулануы ихтимал. Мондый очракта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең югалтуларын киметүдә агростраховкалау мөһим роль уйный. Бу турыда республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерде.

Мәгълүм булуынча, дәүләт ярдәме каралган страховкалау буенча килешүдә аграр җитештерүче страховка премиясенең 50 процентын гына түли, калган өлеше федераль һәм республика бюджетларыннан страховкалау оешмасының исәп счетына субсидияләрне күчерү юлы белән каплатыла. Быел әлеге юнәлеш буенча күчерелгән субсидияләр күләме 78 миллион сумга җиткән. Мәсәлән, страховкаланган авыл хуҗалыгы культуралары мәйданы 68 мең гектар тәшкил итә.

Терлекчелек өлкәсендә шундый биш килешү төзелгән. Аның гомум суммасы - 32 миллион сум. Килешүдә 320 мең баш дуңгызны һәм 6,5 миллион баштан артык кош-кортның страховкалануы каралган.

Уҗым культураларын страховкалау буенча да эш уңышлы башланган. Әлегә мондый мәйданнар 15,4 мең гектар.
Илшат Фазрахманов, район хакимияте башлыкларына мөрәҗәгать итеп, аграр страховкалауга җитди игътибар бирүләрен сорады. Әйтергә кирәк, 2021 елда республикада аграр страховкалауны субсидияләүгә дәүләт ярдәме, ике ярым тапкыр күбрәк тәшкил итеп, 183 миллион сумга җитәчәк, шул исәптән 161 миллионы - федераль казнадан.

Киңәшмәдә Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан федераль законга үзгәрешләр кертүгә әзерлек баруы һәм яңа документның, төбәкләрдә гадәттән тыш хәл кертелгән очракта, дәүләт ярдәме белән бәйле агростраховка килешүенең мөһим роль уйнаячагы ассызыкланды. Мәсәлән, законга үзгәрешләр кертелгән очракта, теге яки бу тәбәктә гадәттән тыш хәл игълан ителү стаховкада каралган шартларга тиң булачак.

Олег Төхвәтуллин.

Фото: pixabai.com
Читайте нас