Авыл хуҗалыгы техникасын яңартуга республикада зур игътибар бирелә.
Башкортстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре быел 8,2 миллиард сумлык техника сатып алган. Бу - рекордлы сан, ул үткән елның гыйнвар-октябрь күрсәткечләреннән 2,7 миллиард сумга артыграк (5,5 млрд. сум), дип хәбәр иттеләр республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында. Ел башыннан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 470 трактор, 300 ашлык җыю комбайны, 600 берәмлектән артык туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатлары һәм башка техника сатып алган.
"Росагролизинг"ның ташламалы программасы авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуда сизелерлек ярдәм булды. Дәүләт компаниясе аша төзелгән килешүләр күләме агымдагы елда 2 миллиард сум тәшкил итә - узган елдагыга караганда өч мәртәбә күбрәк. Әлеге вакытка 1,6 миллиард сумлык техника килгән.
Лизинг сатып алулары күләме буенча Башкортстан илдә 39нчы урыннан 2нчегә күтәрелде. Бу - төбәк җитәкчелеге белән дәүләт компаниясенең уңышлы килешүләре нәтиҗәсе, дип саныйлар Авыл хуҗалыгы министрлыгында. Агымдагы елда Радий Хәбиров һәм Павел Косов ике тапкыр очраштылар, бу авыл хуҗалыгын техник модернизацияләүнең кискен активлашуына ярдәм итте.