Башкортстанда 10 айда “Росагролизинг” аша 2,3 миллиард сумлык техника сатып алынган.
Республика аграрийлары елның узган 10 аенда гомум бәясе 8,2 миллиард сумнан арткан 2806 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алды. Бу күрсәткеч, гомумән, аграр тармак тарихында рекордлы сан булып тора. Әйткәндәй, узган елның шушы чорындагы суммадан ул 2,7 миллиард сумга артыграк. Авыл хуҗалыгын куәтле техника белән тәэмин итүдә “Росагролизинг” белән хезмәттәшлек яхшы нәтиҗә бирә. Быел 10 айда 2,3 миллиард сумлык техника нәкъ “Росагролизинг” аша сатып алынган.
Республика җитәкчелеге аграр сәясәтне тормышка ашыруда комплекслы чаралар куллана. Һәм тармакны модернизацияләү, техник яктан коралландыруны яңа биеклеккә күтәрү мәсьәләләренең алгы планга чыгарылуы үзен аклады. Әмма мондый мөмкинлектән барлык районнар да файдаланамы соң?
Соңгы елларда табигать көйсезлеге белән ешрак сыный башлады. Һава шартларының тотрыксызлыгы бигрәк тә язгы һәм җәйге басу эшләрендә чагылыш таба. Җитәрлек күләмдә заманча техника булмау сәбәпле, әлегә кадәр кыр эшләрендә өзеклекләргә дә юл куела иде. 2020 елны исә республика аграрийларының куәтле техника белән тамырдан кораллану елы буларак та билгеләргә кирәк.
“Росагролизинг” компаниясе белән республиканың яңа дәрәҗәдә хезмәттәшлеккә нигезләнгән дуслыгы быел март аенда узган “Агрокомплекс” халыкара махсуслашкан күргәзмәсендә башланды. Биредә республика аграр җитештерүчеләренең ташламалы федераль программада катнашу мөмкинлекләре, перспективалары каралды. Ә инде сентябрь аенда әлеге компаниянең генеральный директоры Павел Косовның Башкортстанга килеп, Республика Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашуы әлеге хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен яңа биеклеккә күтәрергә этәргеч бирде. Мәскәү кунагының Башкортстан Башлыгы белән очрашуы, һәм әлеге чарада республикада техника җиһазларын сервислы хезмәтләндерү буенча дилер үзәкләре челтәрен оештыру, заманча сөтчелек фермалары төзүне һәм проектлауны финанслау мәсьәләләре каралу — боларның һәммәсен дә Башкортстан җитәкчелегенең дөрес аграр сәясәт алып бару нәтиҗәсе дип кабул итәргә кирәк.
“Росагролизинг” линиясе аша Башкортстанга кайтарылган техника күләме берлектәге хезмәттәшлегебезнең нәтиҗәле булуы турында сөйли. Быел без төбәккә ташламалы шартларда рекордлы суммада техника бирдек... Башкортстанның авыл хуҗалыгы үсешенә бәя биргәндә, сез һәрвакыт алдынгылар, үрнәклеләр исемлегендә булдыгыз. Агросәнәгать тармагына инвестицияләр кертүдә дә, тармакка дәүләт ярдәме күрсәтү буенча да Башкортстан Русиядә алдынгы төбәкләрнең берсе”, — диде Павел Косов Башкортстанга эш сәфәре барышында.
Әйтергә кирәк, программа шартлары бик зур кызыксыну тудыра. Техника хакын бер елга кадәр соңрак түләү шарты белән бирелә һәм ул 7 елга бүленә. Кыйммәтләнү ставкасы — 3 процент. Бу Үзәк банкның төп ставкасыннан түбәнрәк.
Республика аграрийлары шушы мөмкинлектән ничек файдалана? Илдә ташламалы бәя белән техника тәкъдим итүче билгеле компания белән урнаштырылган хезмәттәшлекне алар аклыймы?
Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә сүз шул хакта барды. “Росагролизинг” компаниясе белән иң күп килешү төзелгән районнар арасында Чишмә, Благовар, Бәләбәй, Илеш һәм Стәрлетамак районнары уңай яктан телгә алынды.
Ведомство башлыгы Илшат Фазрахманов чыгышыннан күренүенчә, Архангель, Белорет, Бөрҗән, Зилаер һәм Калтасы районнары әлегә кадәр бер генә лизинг килешүе дә төземәгән.
— Минем авыл районнары башлыкларына сорауларым күп. Ни өчен күпчелек районнарда инвестиция үсеше дәвам итә, ә аларның күршеләрендә — юк? Ни өчен берәүләр техниканы күпләп сатып ала һәм басу эшләре кампаниясенә җитди әзерләнә, ә икенчеләре — хәлсезләнгән хәлдә? — дигән җитди сораулар куйды Хөкүмәт киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Аерым район җитәкчеләренең алга карап фикер йөртә белмәве һәм аграр тармакка битарафлыгы сәбәпләре нидә? Әлбәттә, бу сорауларга тәнкыйть “уты”на эләгүче җитәкчеләргә барыбер дә җавап табарга туры киләчәк. Чөнки Радий Хәбиров якын көннәрдә 2021 елга язгы чәчү кампаниясенә әзерлек мәсьәләләре буенча Уфада җитди киңәшмә үтәчәге турында хәбәр итте. Әлбәттә, алдагы уңыш язмышы белән бәйле очрашуда югарыда күтәрелгән мәсьәләләр дә игътибардан читтә калмас.