+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
27 ноябрь 2020, 08:10

Югалтуларны страховкалау каплаячак

Соңгы елларда республиканың авыл хуҗалыгы аномаль һава шартларында шактый югалтуларга дучар булды. Дуңгызларда һәм кош-кортларда очрый торган йогышлы чирләр табыла калса, тармакта хәлнең тагын да катлаулануы ихтимал. Мондый очракта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең югалтуларын киметүдә агростраховкалау мөһим роль уйный. Бу турыда республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерде.

Мәгълүм булуынча, дәүләт ярдәме каралган страховкалау буенча килешүдә аграр җитеш­терүче страховка премиясенең 50 процентын гына түли, калган өлеше федераль һәм республика бюджетларыннан страховкалау оешмасы исәбенә субсидияләрне күчерү юлы белән каплатыла.
Быел әлеге юнәлеш буенча күчерелгән субсидияләр күләме 78 миллион сумга җиткән. Мәсәлән, страховкаланган авыл хуҗалыгы культуралары мәйданы 68 мең гектар тәшкил итә.
Терлекчелек өлкәсендә шундый биш килешү төзелгән. Аның гомум суммасы — 32 миллион сум. Килешүдә 320 мең баш дуңгызны һәм 6,5 миллион баштан артык кош-кортны страховкалау каралган.
Уҗым культураларын страховкалау буенча да эш уңышлы башланган. Әлегә мондый мәйданнар — 15,4 мең гектар.
Илшат Фазрахманов, районнар хакимияләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, аграр страховкалауга җитди игътибар бирүне сорады. Әйтергә кирәк, 2021 елда республикада аграр страховкалауны субсидияләүгә дәүләт ярдәме 2,5 тапкыр күбрәк тәшкил итеп, 183 миллион сумга җитәчәк, шуның 161 миллион сумы — федераль казнадан.
Киңәшмәдә Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан федераль законга үзгәрешләр кертүгә әзерлек баруы һәм яңа документның төбәкләрдә гадәттән тыш хәл кертелгән очракта, дәүләт ярдәме белән бәйле агростраховка килешүенең мөһим роль уйнаячагы ассызыкланды. Мәсәлән, законга үзгәрешләр кертелгән очракта, теге яки бу төбәктә гадәттән тыш хәл игълан ителү страховкада каралган шартларга тиң булачак.

Читайте нас