+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
1 декабрь 2020, 08:30

Бакчачылыкны үстерүгә – 2 миллиард сум

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” төрендә чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Инвестиция сәгате” төрендә чираттагы тематик онлайн-киңәшмә үткәрде.
Чишмәдә интенсив төрдә бакча үстерү планы турында районның җиләк-җимеш питомнигы директоры Рамил Галиуллин сөйләде. Агымдагы елның июлендә Радий Хәбиров хуҗалыкта булып, аның эшчәнлеге белән танышкан иде. Питомник үсешенең гомум концепциясен “Авыл сәгате”нең күчмә утырышында карадылар. Инвестицияләрнең гомум күләме якынча 2 миллиард сум булган колачлы проект дүрт стадиядән тора. 2022 елга кадәр дәвам итәчәк беренче этапта хуҗалыкта 80 гектардан артык мәйданда интенсив һәм суперинтенсив төрдәге алма бакчаларына нигез салу планлаштырыла. Өстәмә рәвештә җир җиләгенең, кара миләш, карлыганның яңа сортларын үстерә башлаячаклар. Бу 145 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. “ФНБ Инжиниринг” компаниясе генеральный директоры Евгений Саяпин Благовещендагы алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә сыек һәм таралып торучы материаллар белән эш итү өчен сәнәгать насослары һәм җайланмалар җитештерү заводы төзү проектын тәкъдим итте. Проектка салыначак инвестицияләр күләме – 261 миллион сум. Яңа производствода 100дән артык кеше эшләячәк. “Инвестиция сәгате”ндә катнашучылар проектны Благовещен территориясе резидентлары исәбенә кертүне хуплады. Благовещен районы хакимияте Моношәһәрләрне үстерү федераль фондының ташламалы кредитын алуда ярдәм итәчәк. Киңәшмәдә, шулай ук, Инвестицион комитетның элекке утырышларында төбәк Башлыгы йөкләгән бурычларның үтәлеше тикшерелде.
Читайте нас