+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
1 декабрь 2020, 14:25

Идарә итүдә - кризис

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән “Авыл сәгате” форматындагы онлай-киңәшмәдә республикада кулланучылар кооперациясен үстерү мәсьәләләре каралды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән “Авыл сәгате” форматындагы онлай-киңәшмәдә республикада кулланучылар кооперациясен үстерү мәсьәләләре каралды.Әлеге вакытта Башпотребсоюз системасы 125 кооператив оешманы берләштерә. Аларда 3,3 мең чамасы кеше эшли. Эшчәнлектә сәүдә һәм гомум туклану юнәлешендәге кооперативлар өстенлек итә.Киңәшмәдә Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, Башпотребсоюз системасында хәл “чуар” төс алган. Лидерлар арасында, мәсәлән, Бакалы райпосы кебек оешманың табышы 800 миллион сумга җитә, шул ук вакытта, кулланучылар кооперациясе эшчәнлеген бөтенләй туктатканнар да бар.Гомумән, елның 10 аенда Башпотребсоюзның тармак күрсәткечләре түбәнәюе күзәтелә. Күпләп сатуда, гомум туклану әйләнеше һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу күрсәткече, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ике тапкыр диярлек кимегән.- Кайбер районнарның уңышлары Башпотребсоюздагы кризисның системалы түгел, ә субъектив характерда булуын күрсәтә. Болар барысы да урындагы җитәкчеләрнең һәм аларның командасына бәйле. Бу - Башпотребсоюзда идарә итү кризисы, - диде киңәшмәдә Радий Хәбиров.Илшат Фазрахманов, яхшы эшләүче районнардагы уңай тәҗрибәне өйрәнергә һәм аларны республика күләмендә таратырга тәкъдим итте.Башкортстан Башлыгы Авыл хуҗалыгы, Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыкларына алдагы ике атна эчендә тармактагы проблемаларны хәл итү өчен берлектә тәкъдимнәр һәм кулланучылар кооперациясен үстерү концепциясен әзерләргә кушты.Автор: Олег Төхвәтуллин.Фото: avito.ru
Читайте нас