"Стәрлебаш районының Түбән Аллагуват авылында барлыгы 110 ишегалды бар, аларда 1050 баш кош-корт асрала. Казлар үлү факты буенча ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать булды, аннары патологик материал алынды һәм “Башкортстан фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясе”нең Стәрлетамак филиалына җибәрелде.
Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, 12 октябрьдә китерелгән пробаларда колибактериоз һәм аспергиллез – эчәк һәм гөмбәчек инфекцияләре булуы ачыкланды.
Түбән Аллагуват авылында тавыклар үлү факты буенча Стерлебаш районы дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгатьләр булмады. Дүшәмбе, 7 декабрьдә, ветеринарлар урынга чыгып, кош-кортны карап чыктылар, фермерлар белән аралаштылар. Авыру билгеләре табылмады", — дип хәбәр итә Башкортстан Ветеринария идарәсенең рәсми вәкиле Рәзинә Шәрипова.
Исегезгә төшерәбез: ноябрь урталарында Башкортстан чигенә якын Татарстанда, Бакалы районыннан биш чакрым ераклыкта, кош гриппы белән авыру чыганагы турында хәбәр ителгән иде.
Фото:pikist.com