+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 декабрь 2020, 16:05

Авылны сатарга куйганнар

Яңа Зеландиянең Көньяк утравында Вайтаки су электр станциясе янәшәсендәге авылны сатарга әзерлиләр. Әмма аны сатып алучы табылуы шикле.

Яңа Зеландиянең Көньяк утравында Вайтаки су электр станциясе янәшәсендәге авылны сатарга әзерлиләр. Әмма аны сатып алучы табылуы шикле.
Авылга елгада плотина күтәрүче төзүчеләр һәм аларның гаиләләре өчен 1930 елда нигез салына. 1980 еллар ахырында плотина белән идарә итү һәм аны хезмәтләндерү автоматлаштырыла һәм, биредә эшләүчеләр артык булу сәбәпле, вазыйфаларыннан бушатыла. Электр станциясе персоналы гына түгел, авылда яшәүчеләрнең барысы да шәһәргә күченеп китәргә мәҗбүр була.
Бушап калган авылны һич тә өрәкләр дөньясы белән чагыштырып булмый. Ныклы нигездә утырган дистәдән артык йорт, ресторан, бильярд залы һәм ашханәсе булган ял итү урыны, гаражлар һәм башка төр биналар әле дә хуҗалары “кунактан кайтканны” көткәндәй төзек. Әлеге авылны 2,8 миллион долларга сатарга уйлыйлар.
Яңа Зеландия гражданы булмаган кеше аңа өмет итә алмый. Эш шунда: илдәге власть күчемсез милекне чит ил гражданнарына сатуны тыю турында закон кабул иткән. Әйткәндәй, соңгы елларда чит ил кеше-ләренең Яңа Зеландиядән торак сатып алу күрсәткече елдан-ел арту күзәтелә иде. Шунлыктан, биредә торак хакы көтелмәгән дә-рәҗәдә күтәрелде. Кызганычка каршы, торак бәяләре шулай үсү Яңа Зеландиялеләрне үз илендәге йортларны элекке кебек арзанга сатып алудан мәхрүм иткән.
Олег Төхвәтуллин.
Читайте нас: