Республикада “икенче икмәк”не ихтыяҗдан артык үстерү үзен аклыймы?
Европа илләрендә бәрәңгене 400 ел чамасы элек кенә игә башлаганнар. Ил хакимнәре халыкка моңа кадәр билгеле булмаган җир азыгын мәҗбүри иктергән. Әмма кешеләр аны кабул итмәгән, утыртырга теләмәгән. Бәрәңге үстерүдән баш тартучыларга карата иң рәхимсез патша Пруссия корольләре Бөек Фридрих һәм Бөек Фридрих Беренче булган. Русиядә дә “икенче икмәк”не авырлык белән кабул итәләр. Әйткәндәй, быел бәрәңгенең безнең илгә кертелүенә 320 ел тулды. 1700 елда, Русия патшасы Петр I Голландиягә баргач, бер капчык бәрәңгене граф Шереметьевка күчтәнәч итеп җибәрә һәм ил төбәкләрендә чәчүне оештырырга әмер бирә. Әмма ят ризыкны юньләп тамак туйдыра алмаган крестьяннар да кабул итми.
Тарихи мәгълүматларга караганда, бары тик 1765 елда гына, Хөкүмәт бәрәңгенең кешегә туклану өчен кирәкле булуы хакында махсус карар кабул иткәч кенә авылларда “икенче икмәк”не курыкмыйча үстерә башлыйлар.
Дөньяда бәрәңгенең дүрт меңнән артык төре бар, диләр. Әлбәттә, аларның күбесе, нигездә, табигый климатик шартларны, төбәкнең географик үзенчәлекләрен исәпкә алып уйлап табылгандыр. Соңгы ике дистә ел эчендә русиялеләр дә аз авыз итмәде чит ил бәрәңгесен. Әйтергә кирәк, Беларусь, Әзербайҗаннан китерелгәне белән бергә Израиль, Мисыр бәрәңгесен дә күрдек сәүдәдә. Гәрчә, соңгысында бәрәңге үстерү өчен уңайлы, уңдырышлы туфрак та юк. Кызганычка каршы, Русия соңгы вакытка кадәр аны чит илләрдән сатып алырга мәҗбүр булды. Әйткәндәй, 2019 ел йомгаклары буенча, үзебезнең бәрәңге белән халыкны тәэмин итү күрсәткече 95 процент тәшкил итте. Быелгы статистика мәгълүматлары әлегә билгесез, әмма быел да аның шушы саннан югарырак булуы шик астында. Бәрәңгене күпләп игүче төбәкләрдәге корылык һәм эчке базарда ихтыяҗның кимүе аркасында аның мәйданнары кыскару йогынты ясады бу хәлгә. Әмма бәрәңге темасына тотынуның башка сәбәбе бар.
Башкортстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре сентябрь-ноябрь айларында экспортка 3 мең тонна бәрәңге озатты, шуның бер мең тоннасын БДБ илләре алды. Узган гасырлардагы хәлләрдән аермалы буларак, бүген русиялеләрнең туклану кәрзи-нен бәрәңгедән башка күз алдына китереп булмый. Заманында СССР аны үстерү һәм куллану буенча дөнья күләмендә беренче иде, ә алга киткән илләрне 2-3 тапкыр узып китте. Дөресен әйтергә кирәк, мондый рекордлар беренче чиратта, туклану рационының ярлы булуында һәм шул ук вакытта, аның сәнәгать җитештерүендә күп кулланылуы белән аңлатыла. СССР таркалыр алдыннан — 1990 елда РСФСРда бәрәңгенең тулай җыемы 30,8 миллион тонна тәшкил итте. “Икенче икмәк”не иң күп игүче өч төбәктә — Брянск өлкәсендә, Башкортстанда һәм Татарстанда тулай җыем берәр миллион тоннадан артты. Ил күләмендәге күрсәткечтә бу 5 процент дигән сүз. Чагыштыру өчен: 2019 елда илебездә бәрәңгенең тулай җыемы 22,1 миллион тонна булды, ягъни, 1990 елгы дәрәҗәдән 28 процентка кимрәк. Югарыда телгә алынган лидер төбәкләрдәге үзгәрешләрне карасак, 1990 елгы күрсәткечтән кимү дәрәҗәсе Татарстанда — 8, Брянск өлкәсендә — 45 һәм Башкортстанда 38 процент тәшкил итә. Белешмә. Рәсми чыганакларга караганда, Русия “икенче икмәк” җитештерү буенча, Кытай һәм Һиндстаннан кала, дөньяда өченче урында. Әмма гектар куәте буенча алга киткән илләрдән калыша, хәтта бүген беренче “утыз”лык исемлегенә дә керми. Русиядә бәрәңгенең һәр гектарыннан уртача 17 тонна уңыш алынса, АКШта бу күрсәткеч — 49, Германиядә 44 тонна тәшкил итә. Русиянең эчке базарында бәрәңгегә ихтыяҗ артмый диярлек. Күп җитештерү дә файдалы түгел, дигән фикер белдерүче галимнәр дә бар. Мәйданны арттырмыйча, аның уңдырышлылыгын күтәрүче, чирләргә бирешмичә, яхшы сакланыштагы сортлар булдыру өстендә эшләргә һәм бәрәңгенең экспорт мөмкинлекләрен күтәрү турында уйларга кирәк, ди экспертлар.
Сер түгел, соңгы елларга кадәр бәрәңгенең 90 процентка кадәре шәхси хуҗалыкларда үстерелде. Хәзер авылда да аның мәйданы кимеде. Федераль аграр ведомство белешмәсеннән күренүенчә, соңгы 7-8 елда крестьян ихаталарындагы бәрәңге участоклары ил күләмендә 600 мең гектарга кимегән. Әлбәттә, моңа кадәр бәрәңге авылда крестьян өчен генә түгел, терлек өчен дә азык иде. Табыш чыганагы да булды. Алыпсатарларга түбән бәягә бирү өчен генә үстереп булмый бит инде. Кире кагып булмый, бәрәңге — барыбер үтә күп ашала торган ризык. Берләшкән Милләтләр Оешмасы белешмәсе буенча да иң күп бәрәңге ашаучылар — русиялеләр. Һәр кешегә исәпләгәндә, елына 130 килограмм туры килә. Артыгы белән өч капчык дигән сүз бит бу!
Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсенә караганда, республикада яшәүче һәр кешегә елына якынча 159 килограмм исәбеннән бәрәңге җитештерелә. Илебездә кабул ителгән санитар норма буенча ул 90 килограмм каралган. “Икенче икмәк” белән тәэмин ителеш соңгы елларда якынча 170 процент тәшкил итә. Тармак министры урынбасары Ирек Сураков сүзләренә караганда, бүгенге икътисади базар шартларында бәрәңгене басуны буш калдырмас өчен генә утыртмаска кирәк, тәгаен максат белән игелергә тиеш ул. Министрлыкта күрелгән чаралар арсында, төп игътибар яңа технологияләргә, техника сатып алуга юнәлтелә. “Без бүген басу продукциясен саклау өчен яңа саклагычлар булдыруга, иртә өлгерүче сортларны күбрәк үстерүгә, сәүдә-логистика тәртипләрен өйрәнүгә ышанычлырак һәм җитдирәк тотынырга тиеш”, — ди министр урынбасары. Алда әйтеп үтелүенчә, Совет чорында республикада “икенче икмәк”нең тулай җыемы бер миллион тоннадан артып китә иде. Тармак министрлыгы чыганакларына караганда, берничә ел элек кенә әлеге культура мәйданнары бездә 90-95 мең гектарга җиткән булса, хәзер 50 мең гектардан артмый. Аграр хуҗалыкларда да бәрәңге мәйдан-нарының 7-8 мең гектарга җиткән еллары булды. Янә шул: “Артык үстерү кирәкме соң ул?” — дигән сорау килеп баса. Бәлки, бәрәңге бүген бары тик туклану өчен генә үстерелсә — бу күләмдә игеп җәфаланмаскадыр да? Ихтимал, аны тирәнтен эшкәртүне камилләштерергә, аның нигезендә яңа продукция җитештерүче заводлар төзү турында уйланырга кирәктер. Хәер, монысы акча белән бәйле һәм нигездә федераль дәрәҗәдәге проблема. Чөнки Башкортстанда, мәсәлән, куәтле саклагычлар җитешмәве, аларны төзү мәсьәләсе мин белгәне генә 20 ел дәвамында күтәрелә.
Көнбатыш илләрендә җитештерелгән бәрәңгенең 50 проценттан күбрәге эшкәртелә һәм аның нигезендә яңа продукция җитештерелә, Русиядә бу күрсәткеч, федераль министрлык белешмәсенә караганда, 5 процентка да җитми. Республикада “икенче икмәк” плантацияләре мәйданының кимүе, әлбәттә, беренче чиратта, базар-сәүдә ихтыяҗы, куллану күләме азаю белән бәйле. Элекке кебек, бәрәңгене чимал рәвешендә сатып алучы спирт заводлары да юк. Мал симертү комплекслары өчен дә хәзерләү файдалы түгел. Тагын да аянычлысы, шәхси ихаталарда мал саны кимү дә авылда бәрәңге үстерүчеләр азаюга сәбәпче булды. Чит төбәкләрдән җыеп йөрүче алыпсаталарлар өчен генә үстерәсе килми аны халыкның. Бәлки, куәтле саклагычлар булганда, саклаганда сыйфатын югалтмый торган бәрәңге үстергәндә, мондый хәлгә юл куелмас иде. Быелгы статистика әлегә игълан ителмәде, шунлыктан, узган елгы белешмәне бәян итәргә телим. Узган ел матбугатта бер ел элек бәрәңгенең тулай җыемы, 869,3 мең тоннага җитүе хәбәр ителгән иде, ә республикадагы бәрәңге саклагычларның куәте 48 мең тоннадан узмаган...
Федераль аграр тармак министрлыгы экспертлары фикеренчә, Русия төбәкләрендә чәчелгән бәрәңге орлыгының 80-90 процентын чит илдән кайтарылганы алып тора. Димәк, бәрәңге селекциясе өлкәсендә эшләүче үзебезнең ил галимнәренә дә уйланырга урын бар.
Бәрәңге игү тармагында гомумән, анык дәүләт сәясәте һәм тәгаен бурычлар куелырга тиештер, мөгаен. Әлегә, кызганычка каршы, бу юнәлеш нигездә үзагышка куелган һәм бәрәңге бизнесы үсеше өчен этәргеч бирүче шартлар юк. Әмма Башкортстан, ихтимал, якын киләчәктә “икенче икмәк” игүдә яңа баскычка да күтәрелер, дигән өмет бар. Чөнки, соңгы елларга кадәр бәрәңгене Мисыр, Израиль кебек илләрдән сатып алган республикабыз аны үзе экспортлый башлады. Елның сентябрь-ноябрь айларында чит илгә 2 мең тонна чамасы продукция озатылды. Икенче икмәкне иң күп алаучы илләрдән — Казахстан, Кыргызстан һәм Төрекмәнстан килешүләрне тагын да киңәйтергә ниятли, дип хәбәр иттеләр авыл хуҗалыгы министрлыгыннан. Краснодар крае, Ханты-Манси автономияле округы һәм Татарстан да Башкортстан бәрәңгесенә өстенлек бирә.