+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
8 декабрь 2020, 10:35

Дәрт иткән – максатына ирешкән

Сөт эшкәртүгә махсуслашкан “Исток” кооперативы хәзер үзе башкаларга үрнәк күрсәтә.

Cөт эшкәртүгә махсуслашкан “Исток” кооперативы хәзер үзе башкаларга үрнәк күрсәтә.
Әлшәй районында аграр тармакта кооперация хәрәкәтенә беренчеләрдән кушылган “Исток” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы 2017 елда оештырыла. Ул төбәктәге хуҗалык итүнең кече формадагы ун предприятиене берләштерү юлы белән төзелгән. Хәзер инде “Исток” җәмгыятенең уңышлы тәҗрибәсен кулланып, аның үрнәгендә төбәктәге фермерлар кооперативлар оештыра башлады.
Төбәктә махсуслашкан беренче кооперативны оештыруга алынган Петр Николаев белгечлеге һәм һөнәре буенча аграр тармак вәкиле түгел. Яшь чагында ук сайлаган һөнәре энергетик, шуңа бәйле, 40 еллап Әлшәй электр челтәрләрендә эшләгән, соңгы вазыйфасы исә — баш инженер.
— Мин бар булмышым белән авыл кешесе, шуңа да авылда яшәүчеләрнең ихтыҗлары, мәшәкатьләре миңа яхшы таныш, — ди Петр Иванович. — Әйтик, хәзерге вакытта күпләр мал асрап көн күрә. Үзләреннән артып калган терлекчелек продукциясен сатуда проблемалар бар, мәсәлән, сөт җыю оештырылмый. Ә бит моны ике як өчен дә файдалы итеп эшләп була.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшчәнлеккә менә шундый уйлардан чыгып тотына Петр Николаев. Сүз дә юк, эшне башлавы җиңел булмый. Әмма табигатендәге оештыру сәләте, аннары, районда аны яхшы белүләре, халык арасында абруе ярдәмгә килә. Әлшәй фермерларының күпчелеге электр челтәрләре баш инженеры белән яхшы таныш була, шуңа да аның эшчәнлекне ышанычлы нигездә алып барачагына шикләнми. Шулай фикердәшләр туплана.
Эшчәнлегенең тәүге мәлләрендә кооператив рәисе “ЕвгИрина” җәмгыяте җитәк-чесе булган улына зур өмет-ләр баглый. Әйтергә кирәк, эшкәртү тармагында берничә ел уңышлы эшләп килгән бу предприятие чыгарган ярымфабрикатлар, балык һәм ит ризыклары азык-төлек базарында ныклы урын алган була инде. Гомумән, “ЕвгИрина” җәмгыяте продукциясе Әлшәйдә генә түгел, күрше төбәкләрдә, шул исәптән Уфада да киң билгелек яулый. 2016 елда предприятие “Башкортстан продукты” билгесе алуга ирешә. Бу яктан караганда, “Исток”ның продукция сатуда проблемалары булмаячагына ихлас ышана Петр Николаев. Һәм шулай килеп чыга да.
Белүебезчә, хәзер авылда күпләр шәхси хуҗалыгы исә-бенә яши. Шунысы гына үкенечле, шәхси ихаталарда җитештерелгән продукциянең хакы түбән булып кала. Шуңа бәйле, хезмәтнең дә бәһасе түбән. Бу хәлдән чыгуның ышанычлы юлы булып шәхси хуҗалыклар, фермерларның кооперативларга берләшүе санала. Ни өчен дигәндә, сәүдәгә чыгарылучы продукциянең гомум күләме арта, ә аны отышлырак шартларда сатарга мөмкин. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бөтен өстенлеге дә шунда. Кооператив гади авыл җитештерүчеләренең күп кенә мәшәкатьләрен үз өстенә ала. Атап әйткәндә, сәүдәгә вакыт сарыф ителми, сатылган продукциягә исәп-хисап килешү буенча соңга калмыйча ясала. Крестьян-фермер хуҗалыклары өчен дә уңайлы бу. Алар өчен иң мөһиме: кооперативка берләшү техника сатып алу өчен мөмкинлекләр ача. Тернәкләнү чорында кулланучылар кооперативының эшчәнлегендә төп юнәлеш булып шәхси ихаталар, фермер хуҗалыкларыннан сөт җыю тора. Шушы максатта матди-техник база туплана, атап әйткәндә, сөт ташу машинасы, ике сөт суыткыч сатып алына, алар өчен мәйданчыклар булдырыла.
2018 елда эшчәнлектә яңа җитди адым ясала – кооператив әгъзалары җыелышында гражданнар башлангычларына нигезләнгән керемле проектларны гамәлгә ашыру программасы буенча грант алуга документлар тапшыру турында карар кабул ителә. Әйткәндәй, Әлшәй авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә олы ышаныч күрсәтелә: “Исток” җәмгыяте сөт эшкәртү буенча технологик җиһазлар сатып алу өчен миллион сумлык грантка ия була. 2019 елда исә “Исток” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын ныгыту юнәлешендә дәүләт ярдәме ала. 10,5 миллион сум күләмендәге акча сөт эшкәртүнең тулы циклы, сөт һәм каймак чыгару җиһазлары сатып алуга юнәлтелә. Хәзерге чорда кооперативта 25 пайчы исәпләнә. Болар – 17 крестьян-фермер һәм 6 шәхси хуҗалык, янә дә җаваплылыгы чикләнгән ике җәмгыять. Машина-трактор паркын ныгытуда саллы гына нәтиҗәләр бар. Мәсәлән, ике сөт ташу машинасы, фермерлар их-тыяҗларына куәтле К-700 тракторы сатып алынган, әзер продукцияне ташу өчен махсус җайланма булдырылган. Быелгы көз шунысы белән дә үзенчәлекле булды: сөт кабул итү, суыту һәм эшкәртү өчен гомум мәйданы 320 квадрат метр тәшкил иткән җитештерү базасы файдалануга тапшырылды һәм эшен башлады. “Исток” кооперативы дистәгә якын төр сөт ризыкларын “Родное село” маркасы астында чыгара. Продукция Әлшәй районында, Уфа, Стәрлетамак һәм Дәүләкән шәһәрләрендә һәм күрше төбәкләрдә сатыла.
Кооператив җитәкчелеге зур планнар белән яши, коллектив алдына сөт эшкәртүне тәүлегенә 5 тоннага җиткерү бурычы куелган. Моңа савым сыерлары сатып алып ирешмәкчеләр. Шулай ук җитештерелгән продукция ассортиментын киңәйтү дә күздә тотыла. “Исток” тәҗрибәсе тоташ район өчен уңышлы саналырга хаклы. Иң беренче чиратта, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары оештыру максатка ярашлы булып чыкты, чөнки аларга авылдагы вак товар җитештерүчеләр берләшә. Райондагы беренче кооператив үрнәгендә төбәкләрдә яңалары да барлыкка килә. Атап әйткәндә, хәзерге вакытта янә өч кооператив төзелгән һәм бу да чик түгел. Гомумән, “Исток” үзенең продукциясе, шулай ук хезмәт казанышлары белән төбәктә генә түгел, тоташ республикада да танылу ала. Авыл хуҗалыгы җитештерүчелә-ренең “Безнең бренд” дип аталган форумында “Исток” җәмгыятенә һөнәри осталык, тәкъдим ителгән экспозициянең көнүзәк булуы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүләге тапшырылды. Әйе, тырышларга уңыш һәрчак юлдаш.
Фәнүзә Суфиянова.
Әлшәй районы.
Читайте нас