-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 декабрь 2020, 11:55

Биек Усакта кияүдән уңдылар!

Пенсиягә чыгып, авылда нигез яңарткан Рәфыйк Фәхретдинов тырышлыгы белән юл мәсьәләсе нәтиҗәле чишелешен тапты.

Таралуга баручы бәләкәй авыллар мәсьәләсе тоташ Русиядә генә түгел, безнең Башкортстан өчен дә көнүзәк. Социологик тикшеренүләр күрсәтүенчә, республикада, мәсәлән, 2030 елга кадәр үк меңләп бәләкәй авылда бер-ике генә йорт калырга мөмкин.

Ямакай авыл биләмәсенә караган Биек Усак авылы Благовар районында “бәләкәй” статусына керү белән бергә, иң төпкелдәге торак пункты да санала. Хәзерге чорда 27 йорттан торган Биек Усак тормыш-көнкүреш өчен мөһим бул­ган социаль объектлардан тулысы белән мәхрүм – биредә медицина пункты, почта, клуб, мәктәп, кибет-нең бул­ганы да юк.
Әмма моңа карап кына авылда тормыш тукталмый. Быел көз Биек Усакта шуның якты балкышы төс­мер­ләнде: авылны Ямакай белән тоташтыручы юл ремонтланды.
Әйткәндәй, авыл тормышында зур урын тотучы бу гамәл күптән башланган иде. Биек Усакта яшәү-челәр арасында элек тә активистлар табылып, алар юлны тәр­типкә китерү хәстәре белән авыл биләмәсенә, район хакимиятенә байтак йөрде, әлбәттә. Ә менә хәзерге староста Рәфыйк Фәхрет-динов максатына иреште.
Шунысы үзенчәлекле, ул бу тарафларга күченеп килгән кеше. Җәмәгате тумышы белән Биек Усактан булгач, Рәфыйк Әнвәр улы да бу якларны үз итә. Ун ел­лап элек нигез яңарта гаилә бу төбәктә.
Менә шул чордан бирле юл мәшәкате белән йөри ул. Әйтергә кирәк, халык мәнфәгатьләрендә булгач, ару-талуны белми. Район үзәге Языковога еш бара, юлны ремонтлауны хәстәрләп, хат аша республика җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать итә. Тамчы тама, ташны да яра, диләрме әле? Ниһаять, 2019 елда комташ юлның зур гына өлеше файдалануга тапшырыла.
Авыл юлын яңартуны районның юл ремонтлау-төзү идарәсе башкарып чыкты. Биек Усак-Ямакай юлының икенче чираты төзелеше исә быел тәмамланды. Өч чакрымга якын озынлыктагы юлга ремонт Уфаның “Башполимер-Трейдинг” җәмгыяте көче белән ясалды. Әйтергә кирәк, Виктор Школа җитәкчелегендәге подрядчы оешма юл эшләрен тиз арада һәм, иң мөһиме, сыйфатлы башкарды.
Юл төзелеше эшләре тәмам­лану вакыйгасына бәйле, Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов подрядчы компания хез­мәткәрләрен һәм авыл старостасы Рәфыйк Фәхретдиновны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Сүз дә юк, авыл активисты моңа лаек. Әйткәндәй, юл тәртипкә китерел­гәч, Биек Усак кияве Рә­фыйк Фәхретдиновның абруе тагын да артты.
Юллар салуга махсуслашкан “Башполимер-Трейдинг” компаниясе Благовар районында эшчән-леген ныклап җәелдерә. Моңарчы юл төзүчеләр Таң-Агарды юлында күләмле эш башкарган иде. Узыбаш авылы янында юлны төзек-ләндерү буенча шулай ук зур тырышлык салынды. Компания килә­се елгы эш планына Благовар районындагы берничә объектны кертән. Район юлларын төзеклән­дерү буенча максатлы эш дәвам итә, димәк.

Эльвира Хәсәнова.
Благовар районы.
Читайте нас: