-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 декабрь 2020, 12:50

Печән базарына кем хуҗа?

Башкортстанда бу төр мал азыгын экспортлау мөмкинлеге бармы?

Башкортстанда бу төр мал азыгын экспортлау мөмкинлеге бармы? Русия экспортында соңгы елларга кадәр нефть һәм газ өстенлек итте. Әмма дөнья күләмендә дәвам иткән сәяси һәм икътисади “уен”нар илнең экспорт мөмкинлекләрен чикләү куркынычын тудырды. Дөнья базарында Русиянең аграр экспортына ихтыяҗ үсүнең дәвам итүе, ихтимал, киләчәктә планета халкын азык-төлек белән тәэмин итүдәге ролебезне дә арттырыр дигән ышаныч бар. Монысы инде үзебезнең илдә агросәнәгать тармагындагы җитештерүгә этәргеч бирәчәк.
Ниһаять, аграр хуҗалыкларга да экспорт капкалары киңрәк ачыла башлавы күзәтелә. Әлегә кадәр ашлык, ит-сөт, бал, үсемлек мае кебек продукция күбрәк озатылса, быел илнең кайбер төбәкләрендә печән экспорты җанланып китте. Европа илләре быел корылыкка дучар булды. Ашатырга кимегәч, мал саны азая башлады. Һәм шушы хәлдән Русия үзенә яңа сәүдә мәйданчыгы тапты шикелле. Гомумән, сыер малы азыгына ихтыяҗ соңгы елларда дөнья күләмендә арта. Экспертлар фикеренчә, узган ун елда, мәсәлән, дөнья базарында еллык ихтыяҗ, 30 процентка артып, 10 миллион тоннадан күбрәккә үсте. Сүз, билгеле, нигездә, печән турында бара. Елның сигез аенда, рәсми мәгълүматларга караганда, Русиянең печән экспорты күләме, 16 тапкыр артып, 60 мең тоннага җиткән. Ел ахырына кадәр бу күрсәткечнең 70 мең тоннага җитүе фаразлана. Монысы Русия өчен абсолют рекорд булачак. Узган елларда еллык печән экспорты 7 мең тоннадан узмаган. Чит илгә печән сату перспективалары нәрсәгә бәйле? Башкортстан бу мөмкинлекләрдән файдалана аламы һәм печән экспортын җайга салу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Русиянең аграр базарлары турындагы “Совэкон” онлайн-басмасы мәгълүматларына караганда, илебезнең кара туфраклы үзәк һәм көньяктагы аерым төбәкләрне исәпкә алмаганда да, чит илгә печән сатуны арттыру өчен җирләребез һәм су ресурслары җитәрлек. Әмма шифалы үлән ризыкларын күбрәк сатарга тырышу үзмаксат булырга тиеш түгел. Чөнки иле-бездә, алдагы берничә елда ит һәм сөт җитештерү күләмен арттырып, эчке базардагы бу төр импортны кысрыклау бурычы куелды.
Дәүләт программалары кысаларында салынган мегакомплекслардагы малларга да печән мул кирәк булачак. Әмма печән экспортын, киләчәктәге ихтыяҗны күз уңында тотып, кулдан ычкындырырга ярамый. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсенә караганда, Русиядә хәзерләнгән барлык печән күләменең өчтән бер өлеше чамасы Башкортстан, Татарстан, Алтай, Дагстан һәм Новосибирск өлкәләренә туры килә. Аның 30 процентына якынын фермер хуҗалыклары хәзерли. Экспортка килгәндә, мал азыгы культуралары, нигездә, Үзәк федераль округтан гына озатыла. Әйтик, чит илгә озатылган печән күләменең яртысы Воронеж һәм Орлов өлкәләренә туры килгән. Елның тәүге яртысына булган статистика буенча, Русия печәнен иң күп сатып алучы — Латвия, экспортта аның өлеше 80 процентка җитә. Нидерландлыларга 11 процент туры килә.
Белешмә. Чит ил базарында печәнне сатып алучыга илтеп тапшыру бәясе белән исәпләгәндә, бер тоннасы 450 доллар тора. Дөнья күләмендә печән белән сәүдә итүдә акча әйләнеше елына 3 миллиард доллардан арта. Русия дөньядагы ихтыяҗны канәгатьләндерергә сә-ләтлеме? Шифалы үлән азыгына дөнья күләмендәге ихтыяҗ 10 миллион тоннадан артмый. Әлегә печән экспортында АКШ беренче урында тора — 5 миллион тонна чамасы саталар. Икенче урында — 1,3 миллион тонна белән Испания. Әлеге төп мал азыгын күпләп алучы илләр арасында Япония, Кытай, Корея, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, шулай ук Европа илләре бар. Шунысы да мәгълүм булсын, телгә алынган илләрнең күбесе белән Русиянең сәүдә хезмәт-тәшлеге яхшы. Нигездә, ашлык экспортына ышанычлы юл салынган. Димәк, сәүдә мәйданында печәнгә дә урын табылыр дигән өмет бар. — Илебездә печән экспорты белән кызыксынган һәм бу юнәлештә уңышлы гына эшли башлаган эре предприятиеләр аз түгел, — ди Русиянең Печән һәм мал азыгы җитештерүчеләре һәм экспортлаучылары ассоциациясе җитәкчесе Сергей Панчук.
— Печән белән Вьетнам, Иран һәм Пакистан кебек илләр дә кызыксына. Монго-лиянең — 13, Гарәп Әмирлеклә-ренең 4 трейдер компаниясе белән килешүләр төзергә әзерлек бара. Күптән түгел Мәскәү өлкәсен-дәге “Раздолье” компаниясе чит илгә беренче тапкыр 7,6 тонна печән озатты. Предприятие җи-тәкчесе Эмилия Зеер, киптерелгән үлән экспорты буенча эшнең ике ел элек үк башлануы турында хәбәр итте. Аның фикеренчә, мондый сәүдә компаниягә “валюта портфелен” калынайтырга ярдәм итәчәк. Әмма бер проблема бар: сыйфатын тәэмин итеп була, ә менә логистика мәсьәләләре белән авыррак. Тимер юл, су транспорты белән озату кыйммәткә төшә, ди җитәкче. Печән экспорты дигәндә, әлбәттә, шифалы үләнне киптереп төргәккә уралганын гына күз уңында тотарга ярамый. Аларны киптереп, гранул рәве-шендә тәкъдим итү керемлерәк. Әмма илебездә мондый куәтле җиһазлар ихтыяҗны канәгатьләндерергә җитми.
Югарыда телгә алган ассоциация 2021 елда печәнне ясалма киптерүче дүрт завод төзергә планлаштыра. Алар тиз арада сафка баса алса, печән экспорты, аны гранул рәвешендә сату күләме дә артачак, ди белгечләр. Белешмә. СССРда ясалма рәвештә киптерелгән үлән гранулы елына уртача 4 миллион тоннадан арткан һәм алар һәр районның эре аграр хуҗалыкларында эшләнә иде. Әлеге вакытта илдә нибары ике дистә генә вак фермер хуҗалыгы бу эш белән шөгыльләнә һәм гомум күләм сезонга 200 тоннадан артмый. Илебездә печән хәзерләү мөмкинлекләре зур булган тө-бәкләр арасында Башкортстан да телгә алынды. Авыл ху-җалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада авыл хуҗалыгы бе-лән бәйле җирләр гомум күрсәт-кечтә 51,3 процент мәйданны били. Шуның 17,4 проценты фәкать печәнлекләргә туры килә. Көтүлекләребезгә 32 процент күләмендә бирелгән. Аграр белгечләр фикеренчә, авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү өчен җир дә, ресурслар да җитә. Соңгы унъеллыкларда тармакта ит-сөт җитештерүне мал санын арттыру исәбенә түгел, ә продуктлылыкны күтәреп ирешү бурычы куелды һәм бу бурыч уңышлы тормышка ашырыла. Әйтергә кирәк, моңа ирешүдә, әлбәттә, токымчылык казанышлары, яңа технологияләр белән беррәттән, сыйфатлы мал азыгы да мөһим роль уйный. Печән — табигый мал азыгы культуралары арасында аерым урын тота. Быел да аны 750-760 мең тонна хәзерләү бурычы куелган иде. Күрсәткеч планлаштырылганнан артыграк булды. Белешмә. Республика районнарында, табигать шартларына карап, 300 килограммлы печән төргәге — 1100-1200 сум, шундый ук авырлыктагы салам 750-850 сум тора. Печән экспортында катнаша алабызмы? Әлегә уңай гына җавап биреп булмый. Һәрхәлдә, төргәкле печәнне чит илгә озату бик кыйммәткә төшәчәк. Ә гранул рәвешендә экспортлау өчен мөмкинлекләр җитешми. Билгеле, аграр предприятиеләр печәнгә мохтаҗлык кичерми, аның каравы, шәхси хуҗалыкларның барысы да җитәрлек күләмдә туплый алмый. Димәк, эчке базарда да ихтыяҗ бар дигән сүз. Шулай да, өзеп кенә әлегә чит илләргә сату турында иртәрәк, дип әйтергә теләүчеләр дә күренми шикелле. Олег Төхвәтуллин. “Кызыл таң” эксперты фикере Рәзит Нурлыгаянов, Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы: — Идея яхшы, әмма бүгенге шартларда республиканың печән экспортлау мөмкинлеге чикле дип уйлыйм. Ул үзебездә җитмәү белән аңлатылмый. Беренчедән, аны киптерелгән үлән хәлендә тәкъдим итүгә әзер түгелбез. Читкә сата башласаң, аның таләпләре күп. Икенчедән, логистика мәсьәләсе катлаулы. Тимер юл белән меңнәрчә чакрымга озату, я булмаса, диңгез портына кадәр ташу, аннан соңгы чыгымнар — минемчә үзен акламаячак. Ә инде гранул рәвешендә экспортлый алсак, кем әйтмешли, бездән дә баерагы булмас иде. Шаяртуның да сәбәбе бар, әлбәттә. Әгәр СССР чорындагы кебек, бүген дә күп хуҗалыкларда үлән киптерү агрегатлары булса, бәлки, ул үзебездән дә артмас иде. Минем әлегә Башкортстаннан “диңгез артында”гы фермерга печән сатып баеган кеше турында ишеткәнем булмады. Печән, печәнлек үзебезнең аграр хуҗалыклар өчен дә бик мөһим. Мәсәлән, бер баш сыер малына елына уртача 2 гектарда үскән үлән таләп ителә. Малның органик калдыгы тирес рәвешендә басуга кертелә. Анысы җирне табигый ашлый. Киптерелгән үлән мал азыгы күләмендә мөһим урын ала. Бу җәһәттән бер тонна печән туклыклылыгы буенча ике центнер солыны алыштыра. Бер тонна печән 20 процент азык берәмлегенә тиң. 500 килограммлы бер төргәк печән якынча 6 центнер сөт алырга җитә. Аграр хуҗалыкларның соңгы елларда мал азыгы культураларына күбрәк мәйдан бирүе дә очраклы түгел. Печәнлеге мул булганнар иртә яздан кыш башына кадәр “яшел конвейер” белән дә тәэмин ителә. Кыскасы, бүгенге шартларда яшел массаны чит илгә сатмыйча да, минемчә, табыш алып була. Авыл ихаталарында мал саны кимүе дә күмәк хуҗалыкларның таралуына, колхоз карамагындагы мал азыгын урлауга киртә куелу белән бәйле. Минемчә, әгәр аграр предприятие, фермер урындагы халык малы өчен дә шул ук печән хәзерләүне үз өстенә алса — авылда мал ишлерәк булыр иде. Халыкта әзер печәнне сатып алырлык кына акча бар бит. Килешү төзеп, печәнне ихатага кадәр китерүне оештырып булыр иде. Әлбәттә, Русиянең печән экспортына юл ачуы яхшы күренеш. Аграрийлар өчен дә ул кызыксындырырлык бизнес юнәлеше. Кабатлап әйтергә телим: киптерелгән табигый үләнне, товар йөзе ничек кенә зәвыклы булмасын, төргәкле килеш сатып булмый. Димәк, элекке совет чорындагы кебек, куәтле үлән гранулы җитештерү заводлары кору турында уйланырга кирәктер? Мондый бурыч куелган очракта, билгеле, дәүләт тарафыннан да максатлы ярдәм булырга тиеш. Тәгаен чаралар билгеләнсә, авыл хуҗалыгы үсешенә яңа этергеч бирәчәк.

Олег Төхвәтуллин

Читайте нас: