-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 декабрь 2020, 14:20

Җитештерәләр дә, эшкәртәләр дә, саталар да!

Tуймазы районы мәктәпләренең һәм балалар бакчаларының яртысын диярлек агымдагы елдан муниципаль заказ буенча ит һәм сөт белән “Мәтәүтамак” хуҗалыгы тәэмин итә.

Tуймазы районы мәктәпләренең һәм балалар бакчаларының яртысын диярлек агымдагы елдан муниципаль заказ буенча ит һәм сөт белән “Мәтәүтамак” хуҗалыгы тәэмин итә.
“Мәтәүтамак” җәмгыяте — Туймазы районында иң көчле һәм нәтиҗәле үсешүче хуҗалыкларның берсе. Үсемлекчелек юнәлешендә хуҗалык 2500 гектар мәйданда эш алып барса, аның ферма кураларында 700 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 200 баш савым сыеры асрала. Әйтергә кирәк, биредә ике юнәлеш тә ныклы үсеш алган. Агымдагы ел исә хуҗалык өчен аеруча нәтиҗәле булган.
“Мәтәүтамак” җәмгыяте җитәкчесе, Баш-кортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мөнир Гарифуллин белдерүенчә, бөртекле культуралар быел 1800 гектарда үстерелгән. Барлык агротехник чараларның да төгәл үтәлүе, басуда фәкать яңа һәм куәтле техника эшләве, аларга үз һөнәренең осталары булган чын хезмәт батырлары идарә итүе һәм, әлбәттә, югары оешканлык нәтиҗәсендә, бодай да, арпа да, арыш һәм солы да мул уңыш белән сөендергән. Гомумән, агымдагы елда хуҗалыкта бөртеклеләрнең уртача гектар төшеме 25 центнердан арткан. Калган 700 гектардагы мал азыгы культуралары, берьеллык һәм күпьеллык үләннәр басуларын, печәнлекләрне вакытында тәр-бияләп, ашлап, яңартып торгач, алар да мул уңыш белән сөендергән. Шул рәвешле хуҗалыктагы һәр баш малга, фураж һәм төрле витаминлы катнашмалардан тыш та 45 центнер күләмендә азык берәмлеге хәзерләнгән.
Хәер, “Мәтәүтамак”та елның-елында мал азыгын 1,5-2 елга җитәрлек запас белән хәзерләү яхшы традициягә әверелгән һәм бу һич очраклы түгел. Чөнки хуҗалык элек-электән үсемлекчелек продукциясен турыдан-туры сатудан тыш, аны терлекчелек аша үткәреп сатуга йөз тота. Быел “Мәтәүтамак”лылар җитештерелгән терлекчелек продукциясен үзләрендә үк эшкәртүне дә җайга салып җибәрде.
— Мәгълүм булуынча, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров югары вазыйфада тәүге эш көннәреннән үк мәктәп һәм балалар бакчалары ашханәләрен республикада, шушы җирлектә үстерелгән, җитештерелгән экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итү бурычы куйды. Бу эшне тормышка ашырганда ул аеруча фермерлар, урындагы җитештерүчеләр продукциясенә өстенлек бирелергә тиешлеген дә ассызыклады. Республика җитәкчелегенең әлеге башлангычы, урындагы җитештерүчеләрне шулай хәстәрләве безне күрше Карамалы-Гобәй авылында булган сөт эшкәртү цехын хуҗалыкка сатып алырга дигән ныклы фикергә этәрде. Без аны 3 миллион сумга сатып алдык һәм барлык тиешле документларны, продукция җитештерүгә рөхсәт кәгазьләрен рәсмиләштергәннән соң, агымдагы елның 13 гыйнварында эшкә куштык, — ди Мөнир Мансур улы.
Мәтәүтамак һәм Карамалы-Гобәй авылларыннан 10 кеше хезмәт салган һәм барлык ГОСТ таләпләренә җавап биргән заманча цехта бүген тәүлегенә хуҗалыкта җитештерелгән 1500 литр сөт эшкәртелә. “Метев” сәүдә маркасы астында чыккан сөт, каймак, кефир, эремчек, май тулысынча диярлек Туймазы районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары ашханәләренә озатыла.
— Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләгән бурычны тормышка ашырып, без үзебездә җитештерелгән югары сыйфатлы һәм экологик яктан чиста продукцияне ике дистә чамасы мәктәп һәм балалар бакчалары ашханәләренә илтәбез. Мондый эшчәнлектән һәр як та канәгать. Балалар чиста продукция белән туклана, хуҗалык исә муниципаль заказ буенча эшләгәч, вакытында акча белән тәэмин ителә, читтән сатып алучылар эзлисе түгел, — ди Мөнир Гарифуллин.
Әлбәттә, һәрдаим алга карап эш итүче хуҗалык җитәкчесе киләчәктә үз продукциясе белән якын-тирә авыллар һәм районнар ки-бетләренә чыгу максатын да куя. — Әлегә тулысынча диярлек муниципаль заказга эшлибез. Арткан продукция Мәтәүтамак авылы кибетендә генә сатыла. Ә продукциягә сорау бар. Шуңа да тәүлегенә 2 тонна сөт эшкәрү куәтенә ия цехны киләчәктә тулы куәткә эшкә кушу максаты куябыз. Моның өчен исә хуҗалыкта сөт җитештерүне тагын да арттыру бурычы тора. Сыер көтүен әледән-әле токымлы сөтлебикәләр белән тулыландыруыбыз, аларның продуктлылыгын арттыру юнәлешендә башкарылучы эшләр нәкъ шушы максатны күздә тота, — ди Мөнир Мансур улы.
Әйтергә кирәк, “Мәтәүтамак” хуҗалыгы муниципаль заказга сөт продукциясе белән генә түгел, экологик яктан чиста ит белән дә кергән.
— “Мәктәп туклануы” системасы аша ай саен биш баш симертүдәге сыер малы, ягъни 1,5 тонна чамасы чиста ит мәктәп һәм балалар бакчалары ашханәләренә җибәрелә. Ягъни фермадагы калган 500 баш мал бездә шушы юнәлештәге муниципаль заказны үтәүгә һәм токымны яңартуга эшли. Әлбәттә, бу юнәлештәге эшчәнлек тә хуҗалык өчен шактый тоемлы керем чыганагы булып тора, — ди рәис.
Хәер, шулай булмаса, керемнәрен даими рәвештә арттыру хәстәрен күрмәсә, хуҗалык ел саен берничә берәмлек куәтле техника сатып алалыр идеме соң?! Әйтик, быел гына алар югарыда телгә алынган 3 миллион сумлык сөт эшкәртү цехыннан тыш, 6 миллион сумга барлык җиһазлары белән “Полесье” мал азыгы хәзерләү комбайны, лизингка “Вектор” урып-җыю комбайны сатып алганнар.
— Заманча техника һәм технологияләргә, әлбәттә, күп нәрсә бәйләнгән. Шулай да һәр эшнең уңышын, беренче чиратта, үз һөнәренең чын осталары булган хезмәт батырлары билгели. Бу уңайдан үсемлекчелектә хуҗалык Радик Мөҗипов, Финат Фәйзуллин, Рифат Вәлиев кебек басу батырларына таянса, терлекчелек үсешендә мал караучы Ренат Фәйзуллин, савучылар Илмира Фәйзуллина, Рузилә Бәзгытдинова кебек фидакарьләр гаять мөһим роль уйный. Сөт эшкәртү цехының нәтиҗәле һәм өзлексез эшчәнлеген исә аның җитәкчесе Лира Хәбибуллина, аның җәмәгате, корылмаларны хезмәтләндерүче Илнур Хәбибуллин, Физәлия Шәрәфетдинова кебек җитештерү процессын җиренә җиткереп башкаручы операторлар тәэмин итә. Бүген без үзебездә үк җитештерәбез дә, эшкәртәбез дә, сатабыз да һәм шул рәвешле яңадан-яңа үрләр яулыйбыз икән, бу гомум коллективның бердәм тырышлыгы һәм фидакарь эшчәнлеге җимеше, — ди Мөнир Мансур улы.
Йомгаклап, “Мәтәүтамак” хуҗалыгына алдагы елда да уңышлар гына юлдаш булсын, дип телисе кала. Сыер-үгез маллары үрчетүне өстенлекле юнәлеш итеп алган хуҗалыкны Үгез елы яңадан-яңа казанышлар белән сөендерсен!
Илдар Фазлетдинов.
Туймазы районы.
Читайте нас: