-10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 декабрь 2020, 22:20

Ярдәм 290 миллион сум тәшкил итте

Дәүләт ярдәме республикада сөт һәм ит юнәлешендәге терлекләрне яңартырга ярдәм итте.

Дәүләт ярдәме республикада сөт һәм ит юнәлешендәге терлекләрне яңартырга ярдәм итте.

Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре агымдагы елда 6589 баш токымлы эре мөгезле терлек сатып алды. Хуҗалыклар күпчелек сөтчелек юнәлешендә 5814 баш терлек сатып алган. Карантинлы чараларга карамастан, күп кенә предприятиеләр таналарны Европадан кайтарта алды, Германия, Дания, Венгрия һәм Чехиядән 1261 мал алынды. Моннан тыш, төбәккә ит юнәлешендәге 775 баш терлек китерелгән.

Исегезгә төшерәбез, токымлы терлек сатып алу федераль һәм республика бюджетларыннан бер баш терлеккә 60 мең сум исәбеннән субсидияләнә. Быел ике дәрәҗә бюджетлардан терлек сатып алуга 290 миллион сум бүленгән.

Токымлы терлекләрнең баш санын иң күбе Ярмәкәй районының «Северная Нива Башкирия», Мәләвез районының «Ашкадар», Авыргазының «Уңыш» һәм Балтач районының «Җиңү» авыл хуҗалыгы предприятиеләре алган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары елның 11 аенда 702,3 мең тонна сөт савып алган, бу - узган елга карата 104,4 процент. Сөт сыерлары саны 135,2 мең баш тәшкил итә.

Фото: правительстворб.ру
Читайте нас: