-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 декабрь 2020, 18:20

Авыл хуҗалыгы эше макталды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ел йомгаклары буенча үткәрелгән оператив киңәшмәдә Авыл хуҗалыгы министрлыгы эшен аерым билгеләп үтте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ел йомгаклары буенча үткәрелгән оператив киңәшмәдә Авыл хуҗалыгы министрлыгы эшен аерым билгеләп үтте.

Шул ук вакытта ведомство киләсе елда әлеге дәрәҗәне саклап кала алмау мөмкинлеген да әйтте.

“Быел Авыл хуҗалыгы министрлыгы бик актив эш күрсәтте. Без инвестицион сәгатьләргә йомгак ясадык һәм республикага инвестицияләр күбрәк авыл хуҗалыгы линиясе буенча килгән, дигән нәтиҗә ясадык. Гәрчә бездә шундый куәтле сәнәгать предприятиеләре булса да. Илшат Илдусович шулкадәр актив эшләде, зур рәхмәт Сезгә. Киләсе елда бу планканы тотып кала алмассыз, дип куркам, чөнки монда сәнәгать линиясе буенча да планнарыбыз зур”, – диде Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе шулай ук авыл хуҗалыгын модернизацияләүнең, иске техникадан, үсемлекчелектәге һәм терлекчелектәге иске алымнардан китүнең “яхшы тенденция” булуын билгеләп үтте.

Республика эшкәртү күләмнәре буенча 6нчы урында тора. “Идел буе федераль округында иң эре субъект булып, ит җитештерү буенча Русия Федерациясендә тулаем әйләнеш буенча 1нче, 2нче урыннарны алып, без киштәләргә чыга торган продукция белән 6нчы урында торабыз. Менә безгә юнәлеш,” - диде Радий Хәбиров.

Фото: башинформ
Читайте нас: