-10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 декабрь 2020, 21:10

Күрсәткечләр былтыргыдан да зур

Республикага инвесторларны күбрәк авыл хуҗалыгы җәлеп итә.

Республикага инвесторларны күбрәк авыл хуҗалыгы җәлеп итә.
Быел Башкортстанның тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 177,1 миллиард сум тәшкил итә. Бу узган елгы дәрәҗәдән алты процентка югарырак. Тармакта җитештерү үсеше индексы уртача Русия күрсәткечләреннән шактый югары. Бу хакта төбәкнең вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе сөт (узган елга карата 101,5 процент) һәм ит (107,4 процент) җитештерүнең тотрыклы үсешен билгеләп үтте, аңа быел гамәлгә ашырылган инвестпроектлар нәтиҗәсендә ирешеп булды. Бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю планын шактый арттырып үтәү, ашламалар һәм элита орлыклар, заманча җиһазлар һәм техника куллану аркасында төбәк аграрийлары шундый нәтиҗәгә иреште. Башкортстанда кече хуҗалыкларны үстерүне дәвам итәләр. Быел авыл хуҗалыгында 43 яңа кооператив эшли башлаган.
Республиканың авыл инфраструктурасын үстерү эше дәвам итә. Авыл халкының 385 гаиләсе торак шартларын яхшыртуга субсидияләр алган, ә 2 200 гаилә 4,5 миллиард сумлык ташламалы авыл ипотекасын рәсмиләштергән. Илшат Фазрахманов министрлыкның 2021 елга бурычларын да билгеләде. Бу - азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү, төбәк брендларын алга әйдәү, бакчачылыкны үстерү һәм авыл хуҗалыгында санлы технологичләр кертү.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: