+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
29 декабрь 2020, 15:50

Ат үрчетү матур традицияләрне дә тергезәчәк

Бүген "Авыл сәгате" форматында узган киңәшмәдә сүз шул турында булды.

Бүген "Авыл сәгате" форматында узган киңәшмәдә сүз шул турында булды.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Авыл сәгате» форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә уздырды. Анда республикада ат үрчетүне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә башында республика Хөкүмәте вице-премьеры - авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов «Авыл сәгате» форматында эшнең төп нәтиҗәләре турында сөйләде.
2020 елда барлыгы 14 тематик киңәшмә узды, аларда Башкортстанның агросәнәгать комплексын үстерүнең мөһим мәсьәләләрен карадылар. Тармакта бу эшнең нәтиҗәләре бар инде. Республиканың ит продукциясе җитештерүчеләренең 2020 ел йомгаклары буенча социаль учреждениеләрдә тәкъдим ителеше 77 проценттан 87 процентка кадәр артты. Төбәк хуҗалыклары 87 гектар яңа бакча төзеде, шуларның 23 гектары - интенсив типтагы бакчалар. 2-3 елдан алар җиләк-җимеш продукциясенең беренче уңышын бирәчәк. Бөртекле культуралар үстерү, сөт эшкәртүне үстерү, хуҗалыкларның техник паркын модернизацияләү яхшы динамика күрсәтте.
2020 ел йомгаклары буенча Елкычылык өлкәсендә Башкортстан Русиядә кымыз җитештерү буенча беренче урында тора, атлар саны буенча - икенчедә, аларның саны 8,3 меңнән артык. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ит продукциясе һәм кымызны сәүдә оешмаларына, социаль һәм дәвалау-савыктыру учреждениеләренә озаталар. Тармакны алга таба үстерү, милли традицияләрне саклап калу өчен республикада «Башкортстан Республикасында елкычылыкны үстерү» программасы эшли. Программа кысаларында 2020 елда продуктив, нәселле һәм спорт атларын үрчетүне үстерүгә 110 миллион сум акча юнәлдерелде. Аннары «Авыл сәгате» катнашучылары алдагы тематик киңәшмәләр йомгаклары буенча йөкләмәләрне үтәү турында фикер алыштылар. Шул исәптән - 2018-2020 елларга авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүнең республика программасын 2021 елга озайту. Документның эшләнеп беткән версиясе шулай ук кулланучылар кооперациясенә ярдәм итү механизмнарын үз эченә ала. Бу кооператив хәрәкәтенең комплекслы үсешенә ярдәм итәчәк. Программаны гамәлгә ашыруга акчалар Башкортстан икътисады өчен кризиска каршы өченче пакет белән каралган.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас