+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
5 гыйнвар 2021, 09:35

Хезмәтләре белән дан алдылар

Фотожурналист Әгъләм Зараевның шәхси архивыннан.

Фотожурналист Әгъләм Зараевның шәхси архивыннан.
Совет чорында Уфада үтүче тантаналы һәм эшлекле чараларга төрле тармакларда аеруча югары казанышларга ирешкән хезмәт батырлары да чакырыла, ә без, журналистлар, тәнәфес вакытларында аларны “эләктереп алып”, фотога төшереп, сөйләшеп калырга һәм гәзитнең иртәгәсе санында алар турында материал чыгарырга тырыша идек. Аеруча Әгъләм Зараев мондый мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмый иде. Нәкъ менә аның фидакарьлеге нәтиҗәсендә республиканың меңнәрчә данлы уллары һәм кызлары фотога төшерелде һәм ул фотоматериаллар кабатланмас архив экспонатларына әверелде.
Бүген без гәзит укучыларга шундый кадр тәкъдим итәбез. 1974 елның 7 ноябрендә Бөек Октябрь революциясенең 57 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасына килгән Социалистик Хезмәт Геройлары — Уфа моторлар эшләү заводы мастеры Флүр Галимҗанов (сулдан уңга), Уфаның Бензин станциясе хезмәт алдынгысы Мәх-мүт Әминев һәм данлыклы 21нче төзелеш трестының ташчылар бригадиры Рафаил Гәрәев төшерелгән анда. Бу өчәү турында кыскача белешмә: Флүр Галимҗан улы Галимҗанов 1932 елның 1 февралендә Балтач районының Иске Илекәй авылында туган. Хезмәт юлын 1949 елда “Очкын” колхозында хисапчы булып башлый. Бер елдан Дәүләт игенчелек культуралары фонды системасына бухгалтер итеп күчерәләр. 1951-55 елларда Хәрби диңгез флотында хезмәт итеп кайткач, Уфа моторлар эшләү заводына килә. Кыска гына вакыт эчендә ул үзен югары квалификацияле белгеч, эшне оста оештыручы итеп таныта. Артта калган участокка җитәкче итеп тәгаенләнеп, аны алдынгылыкка чыгара. Участок коллективы планнарны ай саен 125-130 процентка үти башлый. Эшче-ләрнең 60 процентына “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеме бирелә. Флүр Галимҗан улы, эштән аерылмыйча укып, Уфа авиация институтын тәмамлый. Талантлы инженер-конструктор буларак, күп кенә рационализаторлык тәкъдимнәре кертә. Ул тәкъдимнәрне тормышка ашыру заводта кыйммәтле материалларны янга калдыру мөмкинлеге бирә. СССР Югары Советы Президиумының 1971 елның 26 апрелендәге указы белән ул “Социалистик Хезмәт Герое” исеменә лаек була. Арытабангы елларда Флүр Галимҗанов инструментлар цехы начальнигы урынбасары, моторлар эшләү производство берләшмәсенең әйдәүче инженеры булып эшли. Фидакарь эшчән һәм талантлы инженер 2010 елның 28 гыйнварында вафат була.
Мәхмүт Шәймәрдан улы Әминев 1925 елның 7 ноябрендә Уфада туган. Башлангыч кына белем алып, хезмәт юлын унбиш яшендә чәч алучы булып башлый. 1943 елның гыйнварында армиягә алына, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1947 елның октябрендә демобилизацияләнгәннән соң, Уфадагы “Фоторәссам” артелендә чәч алучы булып эшлә-вен дәвам итә. 1949 елның маенда Куйбышев тимер юлы Башкортстан бүлекчәсе Бензин станциясенә эшкә керә. Бире-дәге вагоннар депосында тимер юл цистерналарын пар белән юдыртучы булып ун ел эшләү дәверендә гаять югары хезмәт казанышларына ирешә. Һәр сменада норма буенча 10 урынына 20-21 цистернаны юдыртып, Уфа нефть эшкәртү-челәренә кулланучыларга ягулык-майлау материалларын тизрәк төяп озату мөмкинлеген тудыра. 34 яшендә, 1959 елның 1 августында, аңа “Социалистик Хезмәт Герое” исеме бирелә. 1961 елның маеннан 1975 елда (50 яшендә) лаеклы ялга чыкканга кадәр вагоннар депосында мастер ярдәмчесе булып эшли. Мәхмүт Әминев 1984 елның 27 гыйнварында вафат була. Рафаил Закир улы Гәрәев 1930 елның 15 сентябрендә Мишкә районының Бәләкәй Шады авылында туган. Уналты яшендә шушындагы “КИМ” колхозында хезмәт биографиясен башлый. 1949-50 елларда Черниковкадагы ФЗОда ташчы һөнәрен үзләштерә. Шуннан башлап 21нче трестта ташчы, механикалаштырылган күчмә колонна ташчылары бригадиры булып эшли.
Уфа шәһәре һәм Благовещен районы төзелешләрендә ул гаять югары хезмәт күрсәткечләренә ирешә. Аның актив катнашлыгында Уфа нефть эшкәртү заводы корпуслары, өч мәктәп, клуб, бик күп торак йортлар, колхоз-совхозларда терлекчелек биналары төзелә. Рафаил Гәрәев шулай ук балта остасы, арматурачы, кирпеч салучы һөнәрләрен дә үзләштерә. Рационализаторлык тәкъдимнәре кертә. Аңа “БАССРның атказанган төзүчесе”, “РСФСРның атказанган төзүчесе” исемнәре бирелә. Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнә. 1971 елның 5 апрелендә “Социалистик Хезмәт Герое” исеменә лаек була. Механикалаштырылган күчмә колоннаның участок начальнигы вазыйфасыннан 1996 елда пен-сиягә чыккан данлыклы төзүче 2010 елның 11 гыйнварында арабыздан китте.
Фәрит Фаткуллин.
Читайте нас