"Победа” хуҗалыгы рәисе Рәсүл Фәйрүзов аның кадерен белергә чакыра.
Бәрәкәтле Чакмагыш җиренең елның-елында игенчелектә һәм терлекчелектә республикада тиңе булмаган уңышлар белән сөендерүе — тәү чиратта, биредә яраткан хезмәтен бөтен тырышлыгын салып башкаручы җитәкчеләр, белгечләр, гади хезмәткәрләрнең бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе ул. Андыйлар арасында “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы-колхозы идарәсе рәисе, Башкортстанның атказанган укытучысы, Салават Юлаев ордены кавалеры Рәсүл Фәйрүзовны телгә аласы килә.
Матур табигатьле, иркен басу-яланнары мул уңыш биреп сөендерә торган бәрәкәтле туфраклы Каразирек авылында 1955 елның 24 декабрендә дөньяга килгән ул. Кечкенәдән актив булып, тәүдә әти-әнисенең кул арасына кереп, мәктәп елларыннан ук туган хуҗалыгында ярдәмләшеп, крестьян хезмәтенең бөтен авырлыгын татып үсә ул. Спортны үз итә, пионер, комсомол оешмаларында активлыгы, яхшы өлгереше, үрнәкле тәртибе белән аерылып тора. Туган авылында сигез сыйныф тәмамлагач, Имәнлекулда урта белемгә ия була. 1973-74 уку елында Каразирек сигезьеллык мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли, аннары Стәрлетамак педагогия институтының физика-математика факультетында югары белем ала. Дипломлы яшь белгеч 1979-83 елларда туган Каразирек урта мәктәбендә математика укытучысы була. Бер үк вакытта Каразирек брига-дасының комсомол оешмасын җитәкли, пропаганда-агитация эшендә кайный.
Мәктәптә укыганда ук чаңгы спортында көчен сынаган егет студент елларында республика, Русия Федерациясе беренчелекләрендә призлы урыннар яулый, спорт мастерлыгына кандидат нормативын үти. Тарткан атка йөкне күп төйиләр, диләр бит. 1983 елда талантлы педагог, оста оештыручыны Яңа Каръяуды урта мәктәбе директоры итеп тәгаенлиләр. Егерме ике елдан артык ул шушы уку йортының матди-техник базасын ныгыту, иҗади эшләүче коллектив туплап, уку-укыту эшчәнлеген яңа биеклекләргә күтәрү юнәлешендә зур эшләр башкара. Бу елларда Рәсүл Гата улы бай тәҗрибәгә ия була, туган ягыбыз тарихын, мәдәниятен үстерү хакына зур тырышлык сала. Укучылары предмет олимпиадаларында саллы уңышлар яулый, спорт ярышларында, мәдәни чараларда активлыклары белән аерылып тора, коллективы белән бергә мәк-тәп директоры үзе дә белемен күтәрә, төрле бәйгеләрдә катнаша, мәртәбәле үрләр яулый. Фидакарьлеген бәһаләп, аңа “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән югары исем бирелә.
Рәсүл Гата улының тормышына яңа юнәлеш биргән 2006 ел аның күңелендә җуелмас тәэссоратлар белән уелып калды. Муниципаль район хакимиятендә үзе туып-үскән “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы идарәсе рәисе дилбегәсен аңа тапшырып ялгышмадылар, авылдашлары да күмәк җые-лышта аның кандидатурасын бердәм хуплады. Хуҗалык итү тәҗрибәм юк, дип тормады, бөтен күңелен салып, беренче көннәрдән үк белгечләр һәм хезмәткәрләр белән уртак фикергә килешеп, бергәләп эшләп алып китте алар. Логик фикерләү сәләтенә ия, нинди чыгымнарның үзен аклаячагын алдан исәпләп тотынган математик авыл хуҗалыгында да шактый тирән йөзә башлый. Һәрвакыт белемен күтәрә, камилләштерә баруы да эзсез узмый.
Рәсүл Гата улы җитәкчелек иткән чорда сөт җитештерү күрсәткечләре сизелерлек үсте, игелгән культуралар уңышы бермә-бер артты, хезмәт җитеште-рүчәнлеге шактый югары үрләде. Интенсив технологияләр нигезендә чәчү әйләнешен тотып, һәр ел бөртекле-ләрнең гектар куәтен 30-40ар центнердан да киметмиләр, шикәр чөгендеренең уңышы 500әр центнердан артып китә. Туфракны минималь эшкәртү технологияләре чыгымнарны байтакка киметергә һәм үсемлекчелекнең үзкыйммә-тен дә түбән тотарга булышлык итә. Игенчелектә бүген рентабельлелекнең 34 процент тәшкил итүе әнә шундый логик фикерләү, алдан һәммәсен күзал-лап эш итүнең куанычлы нәтиҗәсе булып тора. Эшчәнлекне өр-яңа заман технологияләрен файдаланып алып баруны рәис барлык белгечләрдән, һәммә хезмәткәрләрдән дә таләп итә, биредә шулай ук фәнни экспериментлар үткә-рүдән дә читләшмиләр. Хуҗалык, зур булмаса да, аякларында нык торучылардан исәпләнә. Һәр ел техника паркын яңартуга зур игътибар бүләләр, терлек санын югары продуктлы токымлы маллар исәбенә арттырырга тырышалар. Соңгы елларда игенчелектән һәм терлекчелектән алынган саф табыш күләмнәре шактый. Бу исә хезмәткәрләрнең уртача эш хакы артуында да чагылыш тапты. Өстәвенә, ай дәвамында эшендә җитешсезлекләр табылмаса, һәркайсына төп хезмәт хакының 40 проценты күләмендә премия исәпләнә. Нәтиҗәдә, хезмәт кешеләренең матди хәле елдан-ел яхшыра. Бу исә авылларда бер-бер артлы калкып торган матур, төзек каралты-кураларда, ихата саен диярлек чит ил маркалы автомашиналарда ачык чагылыш таба. Әйткәндәй, төзелеш алып барган һәр кооператив әгъзасына бушлай автотранспорт, төзелеш материаллары сатып алганда матди ярдәм белән хуҗалык булышлык күрсәтә. Сабыйлары туган яшь гаиләләрне матди дәртлән-дерү дә биредә күркәм гадәткә әверелде. Биредә шулай ук хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклауга һәм ныгытуга да игътибар зур. Һәр ел медицина тикшеренүләре үткәрелеп тору өстенә, ял йортларына, шифаханәләргә юлла-маларның зур өлешен хуҗалык күтәрә.
Даими хәстәрлеккә җавап итеп, кооператив әгъзалары үз эшләрен җиренә җиткереп башкарырга омтыла. Бүген биредә алар йөзләп исәпләнә, язгы чәчү, печән, мал азыгы хәзерләү, урак чорларында сезонлы эшләргә тагын өч дистәләп кеше өстәлә. Һәммәсенә дә хезмәт хакы вакытында һәм эшенә карап түләнелүен яхшы белеп, алар хуҗалык күрсәткечләрен киметмәс өчен бөтен тырышлыкларын сала. Әлеге хуҗалыкка юл төшкәндә Рәсүл Гата улын һәрвакыт я басуда, я фермада, я җәйләүдә очратасың. “Җирне яратырга кирәк – ул безне туендыра да, киендерә дә, яшәтә дә, – ди хуҗалык рәисе. – Кендек каныбыз тамган, үзебезгә яшәү көче биргән җирне данлап яшәү барыбызның да мөкатдәс бурычы булып калырга тиеш”. Тормышта ныклы уңышларга ирешеп яшәр өчен ышанычлы терәк-таянычың булу мөһим. Бу җәһәттән Рәсүл Гата улының горурланырлыгы бар – яшьлегендә бергә спортта кайнаганда танышкан, дүрт дистә еллап бер-берсенә чиксез сөю саклаган гомерлек яры Рита белән бик бәхетле алар. Рита Җиһанур кызы да укытучы булды, балаларга төпле белем, ныклы тәрбия бирү хакына хезмәтләре өчен шулай ук “атказанган укытучы” исеменә лаек булды. Кызлары Анжела да – әти-әнисенең горурлыгы, хәзер инде үзе студентлар укытучы галимә. Матур тормышта парлы-барлы яшәп, әти-әнисен онык сөю бәхетендә дә йөздерә. Үтелгән гомер елларына байкау ясап, Рәсул Фәйрүзов канәгатьлек белдерә ала: алар заяга узмаган. Һәр елы тырыш хезмәт белән үткән тормыш сукмаклары да тирән эзле. Бөтен белеме, сәләте, тырышлыгы туган җиренә игелек китерүче олы хезмәткә багышланган. Төрле елларда ирешкән казанышлары, олы бүләкләре янына быел Халыклар бердәмлеге көне алдыннан тагын да югарырагы өстәлде – республика Башлыгы Радий Хәбиров аның күкрәгенә республиканың югары бүләген – Салават Юлаев орденын такты. Эшеңне күрә-бәһали белүләре яңа көч, яңа дәрт өстәп җибәрә бит ул. Рәсул Гата улы да әлеге тантанадан канатланып, яңа максатлар белән әйләнеп кайтты. Әле таң беленә башламаган, ә хуҗалыкта эшләр кайный да инде. Рәсүл Гата улы күптән аяк өстендә – ул фермадагы хәлләр белән таныша, һәр хезмәткәр белән әңгәмәләшә, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерә. Арытаба машина-трактор мастерскоена кереп, техника ремонты белән танышыр, ындыр табагына кереп, фураж әзерләү белән кызыксыныр, эш кабинетына кайтып, көндәлек мәшәкатьләргә керешер. Ә эшлисе эшләре дә, тормышка ашырачак планнары да шактый күп әле. Бу юлда аңа какшамас ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа казанышлар юлдаш булуын телибез.