+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 гыйнвар 2021, 14:15

Правда”ның көче — булдыклыларда!

Агрофирма пай җирләре өчен үз эшчәннәренә алтышар центнер ашлык биргән.

Агрофирма пай җирләре өчен үз эшчәннәренә алтышар центнер ашлык биргән.
“Правда” агрофирмасы” җәмгыяте Стәрлебаш районында тармакта аграр реформалар дәвам иткән чорларда да үз йөзен югалтмады. Һәм ул бүген дә үз эшчеләренә яхшы хезмәт хакы түләүче, җитештерүне елдан-ел арттыра баручылар арасында лидер булып тора. Райондагы тулай сөт җитештерүнең өчтән бер өлеше — “Правда”лыларда. Җәмгыять, шулай ук, районда токымчылык буенча бердәнбер репродуктор да булып тора. Быел төрле хуҗалыкларга утыздан артык токымлы тана сатканнар. Агрофирма дүрт авылны берләштерә. Крестьян ихаталары саны 300дән артып китә. 4600 гектар сөренте җиргә ия алар. Төрле тармакларда даими эшләүчеләр саны сиксәннән артмый.
Аграр хуҗалыкта Яңа ел алды көннәрендә булган идек. Авыл тормышының үзенчә матур, җан-ланып алган чагы. Кышкы гүзәллек-не, ап-ак карга төренгән табигатьне генә күз уңында тотмыйм. Сугым вакыты. Абзар кыекларында һаман да эленеп торган каз түшкәләрен күргәч тә биредә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш хәлләренең яхшы булуын күз алдына китереп була.
— Безнең як халкы күмәк хуҗалык эшеннән кайткач та матур итеп дөнья көтәргә вакыт таба, — ди агрофирма идарәчесе Айрат Закиров. — Үрнәк итеп сөйләрдәй гаиләләр аз түгел. Петр Егоров, мәсәлән, быел бер мең баш каз үстереп, зур өмә ясады. Илдар Баһаветдиновның су кошлары да 200 баштан ким булмады. Сергей Баһаев белән Фәнил Гафиевлар елкычылык белән шөгыльләнә. Алар хәзерләгән сугым итен Стәр-летамактан кадәр эзләп киләләр. Бәләкәйрәк көтүгә ия булганнар да аз түгел. Авылда малны күп асраучылар турында сүз чыккач, әлбәттә, терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләре дә кызыксындырды.
Айрат Закир улы биредә үзе озак еллар рәис булып эшләгән. Һәр йортта кемнәр яшәвен дә, абзарда күпме мал асравын да биш бармагы кебек белә. — Күмәк хуҗалыкта беркайчан да эшчеләргә, белгечләргә хезмәт хакының кысып түләнелгәне булмады, — ди ул.
— Эшенең нәтиҗәсе булган һөнәр иясе тиешлесен алырга хокуклы. Быел, мәсәлән, хуҗалыкта уртача айлык эш хакы 20 мең сумнан ким булмады. Ә механизаторлар белән терлекче-ләрнеке аның белән генә чикләнми. Өстәвенә, быел пай җирләре өчен дә ашлык күбрәк бирелде. Халык бик тә канәгать. Белешмә. Район хуҗалыкларында пай җирләрен файдаланган өчен аларның хуҗа-ларына ашлык культураларын түләүсез бирү тәртибе каралган. “Правда” җәмгыяте, мәсәлән, быел үз эшчеләренә пайлар өчен бушлай 6шар центнер ашлык тараткан. Салам алучылар да түләми. Механизааторлар үз хуҗалыклары өчен печәнне өмә ясап хәзерли һәм анысы өчен дә акча түләү каралмаган.
“Правда”ның бөртеклеләр мәй-даны 2,5 гектар тәшкил итә. Һәр басуның үзенчәлеген исәпкә алып, югары уңыш өчен көрәшәләр. Аерым культураларга ел саен ки-мендә берәр центнер ашлама кертү бурычы куелган. Быел уртача гектар куәте 18әр центнерга җит-кән. Таулы мәйданнар өстенлек иткән хуҗалык өчен бу яхшы дип исәпләнә. Ә уҗым бодае гектарыннан 46 центнер биреп куандырган. Стәрлебашлылар үзләре үстер-гән көнбагыштан май сыгу белән республикада күптән билгеле. Тирә-якта эшкәртүче заводлар да бар. Иң мөһиме — Стәрлетамак шәһәре якын. Сәүдә базарында башка районнардан сатарга ки-лүчеләр күренми дә диярлек. Айрат Закиров сүзләренә караганда, быел биредә көнбагышны 600 гектарда үстергәннәр. Уртача гектар төшеме дә 20 центнерга җиткән. Монысы да югары күрсәткеч. Көнбагышны 9,3 мең центнер сатып, агрофирма яхшы гына табыш алган.
Ике ел элек “Правда”га җитәкче итеп моңа кадәр башкалада зур бизнес хуҗасы булган Дато Кардаваны тәгаенлиләр. Дөресрәге, республика дәрәҗәсендәге чиновник аңа авыл хуҗалыгында аграр бизнес белән шөгыльләнергә тәкъ-дим ясый. Моңа кадәр авыл хуҗа-лыгыннан ерак торган бизнесмен әнә шулай җир эшенә “чума”. Билгеле, шикләнеп караучылар да булгандыр. Әмма Дато Гивиевич авылга ниндидер икеләнү яисә шәхси мәнфәгатьләрен өстен куеп эшләү теләге белән килми. Халык аңа яңа ышаныч-өметләр белән карый. Хәзер инде авылда аны һәркем үзебезнеке дип кабул иткән.
— Җитәкче “дилбегәсенә” җигелгәч үк шуны аңладым: хуҗалыкны бер юнәлеш буенча гына үстереп булмый. Ите дә кирәк, сөте дә. Көнбагыш мае белән дә акча эшләп була. Әмма, әлеге бурычлар, беренче чиратта, кадрларга һәм техникага бәйле. Быел гына 14 берәмлек яңа техника алдык. Үзебезнең акча да бар иде, лизинг та ярдәм итте. Агрофирма эшчеләренең тотрыклы хезмәт хакы ул нәрсә җитештерүгә генә түгел, ничек сата белүгә дә бәйле. Сәүдә базарын өйрәнәбез. Кеше-ләргә эше булгач, авылларыбыз да таралмый, — ди Дато Гивиевич. Терлекчелек, нигездә, Бакый бригадасында тупланган. Эре терлек саны 1060 башка җитә, 365е — савым сыерлары. 2020 елга һәр сыердан уртача 6400 килограмм сөт савып алу бурычы куелган булган. Әлеге вакытта көн саен 7 тонна чималны Бәләбәй сөт комбинатына озаталар. — Безнең авылларга килүче-ләрнең барысы да соклануын яшерми. Аллаһка шөкер, мәктәп, балалар бакчасы эшли. Кибет ишекләре дә беркайчан да ябылмады. Хәтта медпунктларны да тирә-якта япканда, без саклап калырга тырыштык. Анда стоматология кабинеты эшли, район үзәгенә барасы да юк. Авылда кемнән сорасагыз да тормышларына беркем дә зарланмас. Ялкаулансаң, булмый инде ул. Үзебездә эшче көчләр җитә. Быел авылга ике гаилә килен төшерде. Икесе дә фермада эшләргә теләк белдерде. Әлеге вакытта яшь терлекчеләрне “тәртә арасына” керергә өйрәтәбез. Безнең якта яңа эшкә килеп өйрәнүчеләрне шулай шаярталар, — ди хуҗалык идарәсе бухгалтеры Раушания Баһаветдинова.
Агрофирманың урындагы авыл Советы белән бер максатта, уртак хәстәрлекләр белән эшләве дә яхшы нәтиҗә бирә. Бакый авыл Советы хакимияте башлыгы Фәнүр Вәлишин сүзлә-ренә караганда, монысы биредә яшәүчеләрнең имин тормыш нигезе булып тора. Халык та һәр башлангычны күтәреп алырга әзер. Республика күләмендәге программаларда катнашып, чишмәләрне тәртипкә китерү, зиратларны төзек-ләндерү һәм авыл урамнарына ямь өстәү юнәлешендә зур эшләр башкарылган. Белешмә. Биредәге авыл ихаталарында 170тән артык савым сыеры бар. Якынча исәпләүләр буенча, аларда уртача 3-4әр баш терлек симертелә. Биш авылда яшәүче һәр дүр-тенче гаилә җиңел машинага яисә башка техникага ия.
Олег Төхвәтуллин.
Стәрлебаш районы.
Читайте нас: