+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 гыйнвар 2021, 14:55

Ул тормышны яратты

Азат Ганиев халык күңелендә якты эз калдырды.

Азат Ганиев халык күңелендә якты эз калдырды.
Үткән гасырның 50нче елларында “Правда” колхозы иң артта калган хуҗалыкларның берсе иде. Сугыштан соңгы елларда аны Ш. Габбасов җитәкләде. Колхозда барлык эшләр дә кул көче белән башкарылды. Ул хаклы ялга киткәч, колхозга рәис итеп К. Гаитовны тәгаенләделәр. Ул эшләгән чорда да күп эшләр кул көче белән башкарылды. Чәчүлекләр дә уңдырышсыз булып, уртача уңыш гектарыннан 6-8 центнер гына тәшкил итә иде. Шуның өчендерме, хуҗалык хөкүмәт заданиесен үти алмады, ел саен бурычлы булып кала бирде.
Чәчү орлыклары беркайчан да элита сортлы булмады. Шуның өчен уңыш та бик түбән иде. Ә малчылыкны әйтеп торасы да юк, салам ашатып кына сыерлардан сөт алып буламы соң?! 50нче еллар азагында хуҗалыкка җитәкче булып Ә. Зиннәтуллин килде. Ул эшли башлагач та тезгенне каты тотты: “озын акчага” йөрүчеләрне тыйды, хуҗалыкның барлык ресурсларына, ат-арбаларына, трактор, машина һәм чәчкеч, сабан кебек кирәк- яракларына каты контроль булдырды. Язга һәрвакыт элита орлык кайтарды, чөгендер, бәрәңге, суган чәчү, бакча культуралары үстерү киңрәк кулланылды. Һәм нәтиҗә дә озак көттермәде. Бөртекле культураларның гектар көче бермә-бер артты. Акрынлап хуҗалык та аякка баса башлады. Ә инде 70нче еллар башына колхозның хәтта 7,5 миллион сум ирекле акчасы да барлыкка килде.
Хуҗалык районда иң беренчеләрдән миллионер булды. Әлбәттә, бу акчаларны хуҗа юк-барга туздырмады: авылга клуб, мәктәп, тегермән, идарә бинасы, почта, ындыр табагында келәтләр, автогараж, кибет һәм башка бик күп объектлар салдырды. Терлекчелектә дә шактый үзгәрешләр кертте ул. Яңа абзарлар салынды, кул көче белән саву механикалаштырылды. Еллар шулай үтә торды. Чәчүлекләр дә киңәйтелде. Хуҗалыкка бихисап техника кайтарылды, терлекчелектә токымлы маллар үрчетелде.
1985 елда Ә. Зиннәтуллин хаклы ялга чыкты. Үзенә алмашка шул ук хуҗалыкта партия оешмасы җитәкчесе булып эшләгән Азат Ганиевны калдырды. Азат Ганиев 1938 елның 20 апрелендә Никифар авылында гади колхозчы гаиләсендә туган. Аңа 3 яшь тулганда илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисен сугышның беренче көннәреннән үк диярлек фронттка алалар. Гаиләдә иң өлкән малай булып 9 яшьлек абыйсы кала. Сугыш чорындагы һәм аннан соңгы чорда бик күп михнәтләрне татып үсә Азат. Никифар мәктәбендә, Бәләбәйдә механизаторлар курсында белем ала. Күп еллар колхозда тракторчы булып эшли. Читтән торып авыл хуҗалыгы институтының “агрономия” факультетын тәмамлый. Гаилә кора. Хатыны Никифар участок дәваханәсендә баш табиб була. Тырыш Азатны, әлбәттә, район хуҗалары күрми калмый. Берничә тапкыр аны район советы депутаты итеп сайлыйлар, ә 70нче еллар азагында партия оешмасы җитәкчесе итеп тәгаенлиләр. Бик уңган оештыручы итеп күрсәтә ул үзен бу эштә. Ә инде хуҗалык рәисе булып тәгаенләнгәч, җиң сызганып эшкә керешә. Ул җитәкчелек иткән чорда хуҗалыкта чәчүлекләр тагын да киңәйтелә, гектар көче 25-30 центнерга җитә. Терлекчелектә дә яңа технологияләр кертелә. Сөт савып алу күрсәткече дә бермә-бер арта. Хәтта кайбер савучылар уртача еллык савымны 4000 килограммнан да арттырып җибәрә. Хуҗалыкка булдыклы, үз эшен белеп башкаручы белгечләр кайта.
90нчы елларда хуҗалык Мәскәүдә ВДНХда катнашып, Мактау грамотасына лаек була. Бу чорда әле колхозның “тиелгесез” запас акчалары тотынылып бетмәгән була. Азат Ганиев хуҗалык акчаларының хәрәкәтсез ятуына юл куймый: колхозчылар өчен 60 фатир салдыра. Элек уңдырышлылыгы аз булган мәйданнарда икешәр фатирлы коттедж итеп салынган өйләр белән ике урам барлыкка килә. Аның белән генә чикләнмичә, 50 урынлык дәваханә салына. Шулай ук, хуҗалыкка кибет, ындыр табагы, складлар, автогараж, икмәк пешерү цехы, май сыгу заводы, асфальт җитештерү заводы, фермаларда яңа абзарлар, Алдар фермасында бозау абзары, ел әйләнәсенә эшләүче балалар лагере, Балгаҗы авылында клуб, мәктәп һәм МТМ, башка бик күп объектлар төзелә. Авылларны су белән тәэмин итү җайга салына. Авылга газ кертелә. Юлларга асфальт салуда да аның тырышлыгы зур булды. Колхозчыларга лаеклы эш хакы түләнә, яшь гаиләләргә, торакларын яңартырга теләүчеләргә ярдәм күрсәтелә. Авыллар төзекләнә, матурлана, зур өйләр калкып чыга, урамнар төзекләндерелә. Шул төзелешләргә карап дәртләнеп, шатланып эшли Азат. Ә еллар бер-бер артлы үтә тора.
Менә дәһшәтле 90нчы еллар да килеп җитә. 70 ел яшәгән СССР таркала, илдә буталыш китә. Күп производство участоклары юк ителә, я шәхси кулларга тапшырыла. Илдә акчаның бәһасе кими. Банкларда сакланган акчаның өчәр нулен юк итәләр, халык һәм колхозлар бөлгенлеккә төшә. Элек “миллионер” булган “Правда” колхозы да икътисади көрчеккә терәлә. 1998 елда хаклы ялга чыга Азат. Ул киткәч, яңа рәис колхозны аякка бастырырга тырышып карый, ләкин хуҗалыкка кирәк-ярак алырлык та акча булмый. Иң беренче булып ферма малларын сатып акча эшлиләр. Автогараж, трактор паркы бушап кала, тегермән, икмәк пешерү цехы, май заводы ябыла. Азат боларны бик авыр кичерә. Яшь чагында киемсез, ачка җәфаланып үскәнгәме, әллә шушы кичерешләрдәнме, Азат соңгы елларда каты гына авырый башлый. Аңарда шикәр чире табалар. Ике-өч ел авырый ул. Ә инде узган елның сентябрендә тоташ урынга ята һәм 26 ноябрьдә фани дөньяны мәңгелекә калдырып китә...
Азат Миңнегали улы тормышны бик яратты. Бергә эшләгән авылдашларын күрсә, сөйләшеп туя алмас иде. Үзе авыруы турында сөйләргә яратмады, гел кешеләрнең сәламәтлеге хакында сорашыр, кайгыртыр иде. Гомер — язмыш ул, диләр. Азатның язмышы якташлары язмышыннан һич тә аерылмады. Бәлки, шуңадыр да, башкарган эшләрен авылдашлары сагынып, Азатка рәхмәтләр укып искә ала.
Фуат Мусин.1
Әлшәй районы, Никифар авылы.
Читайте нас: