Динес авыл биләмәсенә караучы торак пунктларда былтыр болардан тыш та бик күп мөһим төзелеш һәм төзекләндерү эшләре башкарылган.
Узып киткән Күсе елы дөнья һәм ил күләмендә коронавирус таралуга бәйле зур сынаулар елы булса, Федоровка районының Динес авыл Советына караучы торак пунктларда яшәүчеләр өчен ул мөһим төзелешләр һәм төзекләндерү эшләре белән билгеләнгән. Аерым алганда, Динес авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсим Гафаров белдерүенчә, былтыр Веселовка авылында, мәсәлән, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында мәктәп түбәсе яңага, заманчага алыштырылган. Бу максатка 833 мең сум юнәлтелгән. Гомумән, соңгы дүрт елда әлеге программа буенча шушы рәвешле өч мәктәпнең түбәсе яңартылган.
Биләмә үзәге булган Динес авылында исә фельдшер-акушерлык пункты түбәсен яңартырга “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” программасы ярдәмгә килгән. Аның кысаларында бүленгән 383 мең сум акчага башкарылган эшләр нәтиҗәсендә хәзер ФАП түбәсе калай белән балкып тора. Ә иң зур эш күләме Динес һәм Кирюшкино авыллары янында Ашкадар елгасы ярын чистарту буенча башкарылган.
Рәсим Сәйфулла улы белдерүенчә, биредә Русиянең Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы финанслаган федераль программага ярашлы, әлеге авыллар янындагы елга яры 5 километр аралыкта ике яктан да җидешәр метр киңлектә чүп-чардан, корыган агач-куаклардан тазартылган. Җәмгысы 1,2 миллион сумлык эш башкарылган. Һәм, Рәсим Гафаров белдерүенчә, бу эш агымдагы елда да дәвам иттереләчәк.
Новомихайловка авылында яшәүчеләр дә былтыр зур шатлык кичергән. Биредә авыл эченә күтәртелгән юл салганнар. Шул рәвешле хәзер авыл халкына да, Новомихайловка янәшәсендә генә урнашкан Изге су чыганагына килүчеләргә дә юл йөрү җиңелләшкән. Дөрес, әлегә Изге су чыганагына кадәр юлны төзеп бетерү бурычы тора. Новомихайловка авылындагы юл төзелешен үз исәбенә башкарып чыккан кебек, район бу мөһим төзелешне дә озакка сузмый җиренә җиткерергә планлаштыра.
Әлбәттә, Динес авыл биләмәсенә караучы торак пункт-ларда яшәүчеләр үзләре активлык күрсәтмәсә, әлеге территориядә эш иткән Фрунзе исемендәге кооператив һәм “Азат” җәмгыяте һәрдаим һәм һәр башлангычта ярдәм кулы сузмаса, бу кадәр колачлы төзелешләрне алып барып булмас иде. Мәсәлән, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы шартларына ярашлы, аның кысаларында бүленгән акчаның 10 процент өлешен — шушында яшәүче халык, тагы да 10 процентын спонсор бирергә тиеш.
— Бу җәһәттән безнең биләмәгә караучы авылларда беркайчан да халыктан акча җыюга бәйле проблема булганы юк, мөһим эшкә кешеләр аны үзләре китереп бирә. Спонсор булып исә һәрвакыт халык җанлы җитәкче Фәйрүз Галиев рәислегендәге Фрунзе исемендәге кооператив чыгыш ясый. Программа кысаларында гына түгел, аннан тыш мәшәкать-чыгымнар булса да, хуҗалык һәрвакыт ярдәм кулы суза. “Азат” җәмгыяте дә ярдәменнән калдырмый. Әлбәттә, мәсьәләгә шундый караш, бердәмлек, хәстәрлек һәм ярдәм булганда әллә нинди таулар актарырга мөмкин. Шуңа да мин урындагы халыкка да, хуҗалык җитәкчеләренә дә, безне даими хәстәрләп торучы район хакимиятенә дә, шундый мөһим программаларга башлангыч биргән республика һәм ил җитәкчелегенә дә чиксез рәхмәтләремне белдерәм, — диде бу уңайдан Рәсим Гафаров, башкарылган эшләрдән зур канәгатьлек белдереп.
Биш авылны берләштергән һәм 1800 кеше яшәүче Динес авыл биләмәсендә, әлбәттә, агымдагы елга да хәл итәсе мәсьәләләр, башкарасы бурычлар аз түгел. Әйтик, Кирюшкино авылы халкы быел “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасына мәктәп тәрәзәләрен алыштыру проекты белән керергә теләк белдергән. Бу мәсьәлә май аенда каралачак. Янә килеп, Новоселкада — балалар бакчасын, Веселовкада клуб диварларын төзекләндерү, авыллардагы мәдәният учреждениеләрен заманча җылыту системасына күчерү, фельдшер-акушерлык пунктлары буенча аерым эшләр тора. Хәер, Динес авыл биләмәсендә яшәүчеләр һәм эшләүчеләр, һәрвакыттагыча, бердәмлек, активлык, дәүләт ярдәме һәм үз көчләре белән бу бурычларны да нәтиҗәле һәм үрнәкле итеп башкарып чыгар дияргә кирәк. Чөнки уңыш нәкъ әнә шундый тырышларга, булдыклыларга, бердәмнәргә һәм активларга юлдаш!