-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 гыйнвар 2021, 11:05

“Безгә аек акыллы кешеләр кирәк!”

Балтач районы буенча җиңү яулаган Көндәшле халкы бәйгенең республика этабына әзерләнә.

Балтач районы буенча җиңү яулаган Көндәшле халкы бәйгенең республика этабына әзерләнә.

Агымдагы ел республикада сәламәтлек саклауны үстерү һәм гомерне озайту мәсьәләләренә багышланачак. Чыннан да, соңгы вакытта халык теленнән төшмәгән “иң мөһиме — сәламәтлек” гыйбарәсенең никадәр зур әһәмияткә ия булуын бик яхшы аңлыйбыз хәзер. Ләкин әле коронавирус инфекциясе тарала башлаганчы ук сәламәт тормышка игътибарны бермә-бер арттырган идек инде. Төрле спорт комплекслары төзү, дөрес туклануга, халыкны актив тормышка чакыру кебек чаралар, әлбәттә, яшәү сыйфатын күтәрүгә өлеш кертте. Моннан тыш, төрле начар гадәтләрдән арынуны пропагандалау да бу өлкәдә зур урын алып тора. Шундый башлангычларның берсе – “Аек авыл” конкурсы республикада инде берничә ел зур оешканлык белән уза. Шунысы шатлыклы, конкурста катнашучылар саны елдан-ел арта, димәк, алкогольле эчемлекләр кулланучылар саны да акрынлап азая бара.

Күптән түгел Балтач районының Көндәшле авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтте. Яңа ел чорында үткән бу чарага районнан бик күпләр килде, бүген читтә яшәүче якташлар бер мәйданга җыелды. Бәйрәмне оештыручылар барлык хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүгә дә зур игътибар биргән иде. Ул көнне авыл халкы чыршы янында күңел ачты. Моңа сәбәпләр дә җитәрлек. Беренче­дән, бәйрәм авылдашларны очрашты­ру чарасы булса, икенчедән, авыл биләмәсе районда үткән “Аек авыл” конкурсында җиңү яулаган.
— Хөрмәтле көндәшлелеләр, сезне чын күңелдән Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! 2020 елда ирешел­гәннәр күп булса да, ел үзенең авырлыклары белән дә истә калачак. Алдагы елда һәр­кайсыгызга сәламәтлек телим. Районыбыз һәрвакыт алдынгылар сафында булсын. Биредә рәхәт итеп арытаба да яшәргә язсын безгә.
Көндәшле авылы элек-электән эштә дә, төрле чараларда да үзен сынатмады. Алдагы көннәрдә дә шулай бергә районыбызны үстерербез, дигән теләктә калам, — диде Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм район тормышының төрле тармакларында озак еллар тырыш хезмәт салганнарга истәлекле юбилей медальләре һәм Мактау грамоталары тапшырды.
Көндәшле авылы “Аек авыл” конкурсында катнашуга бик җитди карый. Авыл ел әйләнәсенә эчкечелектән баш тартуны алга куеп, бик күп спорт уеннары, лекцияләр, аерым кешеләр белән сөйләшүләр алып барган, легаль булмаган аракы сату нокталарын юк иткән. Аеруча яшьләрне заман афәтен­нән курчалап, аларның игътибарын спортка җәлеп итү максатында футбол, хоккей, велоси­пед, чаңгы ярышлары үткәрүгә зур көч сала авыл җитәкчелеге.
— Эчүчеләр күп дип әйтә алмыйм, шулай да безнең авылда бу гадәт юк дип әйтеп булмый. “Аек авыл”га кушылгач, яшьләр, мәсәлән, урамда яисә кайдадыр җыелып эчүне бөтен­ләй туктатты. Өлкән­нәр дә сәламәт тормыш рәвешенә тартыла. Күпләр мәчеткә йөри, икенчеләр спорт белән шөгыль­ләнә башлады. Гөлсинә Сәе­това, мәсәлән, авыл хатын-кызларын җыеп, гарәпчә укырга өйрәтә башлады. Пандемия башлангач, бу дә­ресләр онлайн форматка күч­­те. Шунда ук гореф-гадәтләр тер­гезелә. Шуны да әйтәсем килә, ничек кенә сәер яңгырамасын, бүген авыл кешесе эшсезлектән дә эчә... Халык­ның буш вакытын нәрсә беләндер тулыландырырга кирәк. Шуны алга куеп, төрле ярышлар, бәйрәмнәр, укулар оештырылды да инде, — ди Көндәшле авыл биләмәсе башлыгы Илгиз Сә­хипов.
Кайчандыр Көндәшле авылы район­ның иң зур авылларының берсе булган. Үзгәртеп корулар аны да читлә­теп узмаса да, район үзәгеннән шактый ерак урнашкан авылда бүген балалар бакчасы, унбер еллык мәктәп эшли. Ә бу — авылның килә­чәге барлыгын күр­сәтә.
Бүген исә авыл конкурсның республика этабына әзерләнә. Яңа ел бәйрәмнәренең һәр көнендә халыкны аек тормыш алып баруга чакыруга юнәлтелгән чаралар үтте.
— Билгеле, без февральдә үтәчәк конкурста районны республика дәрә­җә­сендә тәкъдим итәчәкбез. Әлбәттә, авыл халкы тырышлыгы белән бер­рәттән, район башлыгы Илгиз Субу­шев һәм мәдәният бүлеге дә безгә зур ярдәм күрсәтә, — ди Илгиз Сә­хипов.
Чыннан да, соңгы берничә елда авыл күзгә күренеп үзгәргән. “Аек авыл” район конкурсында җиңгән өчен бирелгән акча исә авыл урамнарын як­тыртуга тотынылган. Соңгы ике елда гына да авылны чүп-чардан арындыру һәм төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарылган. Иске өйләр сү­телгән, күлләр чистартылган, урам коймалары яңартылган, клуб тө­зеклән­дерелгән. “Эшлекле гамәл-ләр” программасы буенча әлеге авыл биләмә­сенә кергән Курач авылына музыка аппаратурасы алынган, агач­лар кисел­гән, урам утлары алмаштырылган. Узган елда “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасына кереп, Көндәш­ле авылында “Дан скверы” төзелгән. Бүген ул — авылның иң күркәм урынна­рының берсе. Шуннан ерак түгел балалар мәй­данчыгы урнашкан. Узган ел, шулай ук, авыл халкы белән бер­лектә Рәхим­күл авылында сквер тө­зелгән.
— Әлбәттә, боларның һәркайсы җитәкчелек ярдәме белән башкарыла. Тик авылны төзекләндерүгә урындагы халыкны җәлеп итү дә кирәк. Югарыда әйтүемчә, авылны чүп-чардан арындыруга зур көч салабыз. Атна саен диярлек оештырылган шимбәләр тиз арада авылның йөзен үзгәртте. Үзем шуны аңладым: нәр­сәгәдер әйдәү өчен кешеләрне үз артыңнан ияртергә кирәк. Мин үзем һәрвакыт кулга балта, көрәк һәм башка кораллар алып, эшкә чыгам, аннары калганнар да миңа кушыла. Кемнең нинди вазифа билгеләве мөһим түгел, һәркайсыбызның туган авылы бу, шуңа да аның торышына һәркем җаваплы карарга тиеш, дип исәплим, — ди икенче ел авыл биләмә­се башлыгы булып эшләүче Илгиз Рәшит улы.
“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрә­мендә авыл үсеше өчен көч салганнар бүләкләнде. Арытаба урамнар бер-берсе белән төрле ярышларда, конкурсларда көч сынашты.
— Ышанам, республика күләмен­дә үткән конкурста да җиңә алабыз. Чөнки, әйтүемчә, авыл халкы бу башлангычка бик җитди карый һәм бүген инде алар үзләре төрле идеяләр белән килә. Бәйгедә җиңү матди чыгым таләп ит­кән кайбер проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Әмма конкурс белән генә эшләр тәмамлан­мый. Киләчәктә дә яшьләр­не сәламәт тормышка җәлеп итәргә, эчкечелек аркасында авыр тормыш юлында калганнарга ярдәм итәргә тиешбез. Чөнки нәкъ аек акыллы кешеләр авылның киләчәген билгели, — ди җитәкче.

Гөлия Гәрәева.
Балтач районы.
Читайте нас: